поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
09.01.2025 Мәдәният

Тинчурин театрының «күренми торган» кешеләре

Без театр артистларын гадәттә күрүгә таныйбыз һәм аларны нинди роль уйнавыннан истә калдырабыз. Ә бит актерлардан тыш спектакльне зур бер команда сәхнәгә куя. Сезне театрның «күренми торган» кешеләре белән таныштырырга булдык.

Альбина Сираева, 26 яшь, Ульяновск шәһәреннән. Тинчурин театрында 2019 елдан бирле эшли.

– Мин Ульяновскида рус мәктәбендә укыдым, шуңа күрә Казанга күчкәнче татар телендә бөтенләй сөйләшми идем. Казан дәүләт мәдәният институтында Азат Зарипов курсында белем алдым. Гаиләбездә иҗат кешеләре булмагач, үземне кайчан да булса театрда эшләрмен дип күз алдыма китерми идем. Тинчурин театрына бергә укыган дус кызым тәкъдиме белән бардым һәм 2019 елның 26 ноябрендә «Төш» спектаклендә режиссер ярдәмчесе булып эшли башладым.

Режиссер ярдәмчесе ул – режиссерның уң кулы: спектакльнең иң беренче көненнән алып соңгы минутына хәтле алып баручы һәм спектакльгә хилафлык китермәс өчен күп нәрсә өчен җавап бирүче. Безнең эшне оркестрдагы дирижер эше белән чагыштыра алам, чөнки күпме кешене җайларга кирәк: 40 тан артык артист, ут куючылар, сәхнә эшчеләре, тавыш операторлары, костюмерлар һәм грим салучылар. Репертуардагы 60 процент спектакльдә режиссер ярдәмчесе вазифасын башкарам. Аларның һәрберсе дә якын, аерып әйткәндә, «Идегәй» спектакле сәхнә артында күп нечкәлекләре булуы белән ошый. Бу спектакльдә сәхнәнең бер башыннан икенче башына чабасың. «Яратам, бетте-китте» спектакле дә күңелемнең бер өлешен алып тора, андагы актерлар составы икенче гаиләмә әверелде.

Спекталь куюдан тыш, Тинчурин театры сәхнәсендә уйнау бәхете дә елмайды. «Хыялый»да – Йолдыз, «Яратам, бетте-китте»дә – башта Алия, хәзер Җәмилә, «Ут күбәләгендә» – Сания, «Кияүләр»дә кунак кызын уйныйм, «Турандык»та хорда җырлыйм. Әгәр театр булмаса, программист һөнәрен үзләштерер идем. Мин мәңге студент – укырга бик яратам. Театрдан тыш интернетта төрле курслар үтәм. Мине хезмәттәшләрем «китап корты» дип йөртә. Ике айда Гарри Поттерның 7 китабын укып бетердем.

Резеда Фазлыева, 23 яшь, Кукмара районы Нырты авылында туган. Тинчурин театрында 2019 елдан бирле эшли.

– Әнием мәдәният өлкәсендә эшли: ул – авыл клубы мөдире. Ижатка тартылу, мөгаен, аннан күчкәндер. Кечкенәдән клубтагы төрле чараларда, концертларда катнашып үстем

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында филология һәм журналистика белгечлегендә укыдым. Тинчурин театрына 2019 елда студент чагымда килеп электем. Ул чагында әле режиссер ярдәмчесе булып түгел, билетер (милли киемнән тамашачыны каршы алып торучы) булып эшкә урнаштым. Ул вакытта эшем вакытлыча гына дип уйлаган идем. Институтның соңгы курсында укыганда театрдан киттем, ләкин озакка түгел, 2 айдан диктор-тәржемәче булып әйләнеп кайттым. Бер елдан соң режиссер ярдәмчесе итеп куйдылар.

Эшкә урнашкач та, миңа «Ашина» спектаклен тапшырдылар, шуна күрә ул миңа бик якын. Шуннан соң «Флешка, рэп һәм мәхәббәт», «Былтыр мажаралары» интерактив спектаклен чыгардым. Аннары алдан чыккан спектакльләрдә дә эшләргә туры килде, алар – «Гомер буе сине көтәм», «Беренче мәхәббәт», «Эх, алмагачлары» һ.б. Киләчәктә үзем режиссер буларак кешене уйландыра торган спектакль куяр идем. Спектакльне карагач, тамашачы үзенең үткәне, хәзергесе һәм киләчәге турында уйланып йөрерлек булсын.

Театр ул гаҗәеп дөнья, монда бер генә җирдә утырмыйсың – безнең эш шунысы белән кызыклы да. Без төрле шәһәр-районнарга гастрольләргә йөрибез. Ел саен Мәскәүгә барабыз, фестивальләрдә катнашабыз. Бу юлдан китмәгән булсам да, барыбер ижат белән бәйле һөнәр сайлаган булыр идем. Театрдан тыш, психология белән кызыксынам. Психология белән бәйле китаплар укыйм, видеолар карыйм. Филолог булгач, текстлар редакциялим, тәрҗемә белән шөгыльләнәм.

Ләйсән Вәлиәхмәтова, 25 яшь. Теләче районында туган. Тинчурин театрында 2022 елдан бирле эшли.

– Кечкенәдән иҗади бала идем: беренче сыйныфтан ук дәресләрдән соң бию, җыр, рәсем ясау түгәрәгенә йөрдем. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтына Фәрит Бикчәнтәев курсына укырга керергә теләдем. Максатчан рәвештә шунда керер өчен әзерләнгәнгә, училищега документларымның копияләрен тапшырдым. Театр училищесында керү имтиханнары институтка караганда иртәрәк башлана. Нәтиҗәдә, мәрхүмә Тәслимә Хәләфовна курсына кабул ителгән 17 кеше арасында мин дә бар идем. Ә күңелемдә һаман икеләнү борчый: документның оригиналын институтка тапшырдым бит, әмма анда алалармы әле, анысы билгесез. Шул билгесезлектән коридорда утырдым да еладым. Шунда миңа Тәслимә Хәләфовна: «Әгәр институтка керә алмасаң, беренче сентябрьдә монда килерсең», – диде. Институтта нибары 4 бюджет урыны иде, керә алмаган очракта, түләп укыйсым килмәде. Әти-әнием театр юлыннан китүемне болай да хуплап бетермәде, алардан акча түләтеп укыттыру дөрес булмас иде. Институтта баллар буенча бишенче урынга калуым язмышымны Казан театр училищесы белән бәйләде дә куйды. Бу карарым өчен бер генә дә үкенмәдем, училище миңа театр дөньясына юл ачты. Әти-әнием театр өлкәсендә укуымны хупламасалар да, бүгенге көндә эшем белән кызыксыналар Тәслимә Хәләфовнаны гел рәхмәт белән искә алам, бер ел гына укытып калса да, нигезле белем, тормыш дәресе бирде.

Тинчурин театрына курсташым, якын дустым Венера Низамова чакыруы буенча килдем. Киләчәктә сәхнәдә уйнау теләге белән янсам да, режиссер ярдәмчесе вазифасы буш булгач, театр ишекләрен ачып кердем. Бер спектакль дә режиссер ярдәмчесеннән башка куела алмый, минемчә. Эшемә гашыйк була барам, һәр спектакльне йөрәгем аша үткәрәм. Чыгарган спектакльләрем: «Хан кызы Турандык», «Җилкәнсезләр», «Туган-тумача», «Жан Баевич», «Аферист», «Умай» лабораториясендәге спектакль.

Әйткәнемчә, мин бирегә театр артисты булу теләге белән килдем. «Туган-тумача»да массовкада уйнагач, илһамланып киттем. Күбрәк рольләр уйнарга насыйп булсын иде. Ә режиссер буларак күптән инде пластик спектакль чыгарасым килә. Үзем балачактан хореография белән шөгыльләнү сәбәпле, сүзсез спектакль чыгару теләгем бар. Бүгенге көндә хореография коллективы җитәкчесе белгечлегенә укыйм, шулай ук мәктәпләрдә укытам, биюләр куям.

 

Рәфидә Галимҗанова.

Фирүзә Вәлиева фотолары.

Идел 


---
Тинчурин театры
№ --- | 09.01.2025
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы