поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.07.2011 Җәмгыять

Үз-үзеңне җиңү

Узган елны Мисырда ял итүче рус туристларына диңгездә су коенганда акулалар һөҗүм итүе турында шактый шаулашканнар иде. Күптән түгел шул вакыйга корбаннары катнашында бер тапшыру карадым. Акула кулын тешләп өзгән хатынның шунда әйткән сүзләре исемнән чыкмый: «50 яшькә кадәр ике куллы килеш ничек яшәсәм, хәзер бер кулсыз калуга карамастан, алга таба да шулай яшәвемне дәвам иттерәчәкмен».

Ил буенча, һәлакәтләр нәтиҗәсендә, авыру яки бүтән сәбәпләр аркасында кулсыз яки аяксыз калган кешеләр саны бик күп. Кеше теләсә нинди физик авыртуларга түзә ала, тик андый очракларда авыруның аңына җан сызлау, күңел әрнү, эчке уй-кичерешләр газабы да нык тәэсир итә, аны баса-изә. Нәтиҗәдә үз халәтләреннән кыенсынып, күпләр кеше арасына чыкмый башлый, фатирларына бикләнә; тормышның ямен, яшәү мәгънәсен югалту аркасында, кайберәүләр хәтта үз-үзләренә кул салырга да мөмкин. Андый хәлләрдә, кулын акула авызында калдырган шул хатын кебек фикер йөртеп, үз-үзеңдә алга таба да тулы тормыш белән яшәргә көч таба алу мөһим.

 

...Юл һәлакәте 20 яшьлек Мишаны да шундый сайлау алдына куя. Үз эченә бикләнеп, язмышын каһәрләп, айлар буе өендә утырганнан соң, көннәрдән бер көнне ул: «Булды, җитәр, башкалардан минем кай җирем ким?!» – дигән фикер белән уяна һәм шул мизгелдән башлап ул «кешечә» яши башларга, тормышын яңача төзергә карар кыла. Хәзер, ике елга якын вакыт узганнан соң, тормышының ул өлешен Миша начар төш сыман гына искә ала.

 

Гомер юлын «үткәнге» һәм «бүгенге»гә бүлгән ул көнгә кадәр, Миша, яшьләрнең күпчелеге кебек, артык борчу-мәшәкатьләрне белмәүче гади бер егет була. Мәктәптән 9 нчы класстан китеп, Мәскәүнең бер техникумына укырга керә, анда уртача гына укый, әти-әнисе акчасына яши, буш вакытын дуслары белән күңел ачып үткәрергә ярата. Шулай авыр йөк машинасы белән очрашканга кадәр дәвам итә.

 

Мишаны дуслары шәһәр читенә ял итәргә чакырган булалар. Анда җыенганда да, барырга дип, дустының мотоциклына атланганда да Миша күңел ачу, шашлыклар ашау урынына аны операция өстәле көткәнен күз алдына китерә дә алмый. Мотоциклын шәһәр эчендә артык куа алмаган дус егете, кала читендәге иркен юлга чыккач, тимер иптәшенең бөтен куәтен тикшереп карарга була. Тик җил белән ярышу артык озак дәвам итми, яңгыр чылатып киткән бер урында дусты идарәне югалта һәм алар каршы юлдан килүче берничә тонналы йөк машинасы астына ук очалар. Мотоцикл хуҗасы урында ук җан тәслим кыла, Мишага бәхет елмая – ул исән кала. Үтеп баручылар чакырткан ашыгыч ярдәм машинасы күпсанлы җәрәхәтләр алган, башы яраланган, уң аягы чәрдәкләнеп беткән аңсыз Мишаны хастаханәгә илтә. Табиблар егетнең гомерен саклап калуга ирешәләр, сөякләре кыйпылчыкларга таркалган аягын гына бот төбеннән үк кисәргә туры килә.

 

Аңына килеп, аяксыз калуын белгәч, егет бик зур стресс кичерә. Миша котырына-шашына, язмышын, йөк машинасының йөртүчесен, табибларны сүгә. «Гарип калганчы, һәлакәттә вафат булуым яхшырак булган булыр иде!» – дип уйлана ул. Акылдан шашудан аны тынычландыра торган уколлар гына саклап кала.

 

Хастаханәдән өенә чыгаргач, шашыну халәтенә алмашка битарафлык, кирәгеннән артык тынычлану хисләре килә. Миша үз-үзенә йомыла, беркем белән дә аралашмый, берәүне дә ишетми-тыңламый, хәлен белешергә килгән дусларын күрергә теләми, телефонын алмый. Ул көннәр буе бер ноктага текәлеп ята ала. «Кайбер көннәрне төшемдә үземне аяклы килеш, рәхәтләнеп йөгереп, футбол уйнап йөргәннәремне күрә идем дә шуңа ышанып уяна идем. Зур өмет белән юрганымны ачып карап, буш балакны күреп алгач, күзгә яшьләр килә, күңелем үтереп әрни иде. Андый көннәрне мәгънәсен югалткан тормышым, бернигә дә ярамавым, әти-әниемнән башка беркемгә дә кирәк түгеллегем турындагы уйлар баштан чыкмый иде», – дип искә ала Миша. Шундый чакларда үз-үзенә кул салу, аны башкару ысуллары турында да уйлана егет. Тик аны әти-әнисенең мәхәббәте, авыр минутларда таяныч була белүе саклап кала.

 

Бер иртәдә Миша үзендә үтә дә көчле дәрт, рухи күтәренкелек сизеп уяна. «Ул төндә төшемдә якты киләчәгемне күрдем. Аны төзү өчен бары тик үз тырышлыгым, үз-үземә ышануым гына кирәк икәнлеген аңладым. Һәм, беренче эш итеп, миңа караватымнан аерылырга кирәк иде», – ди Миша. Хастаханәдән кайтуыннан соң, егет шул көнне беренче тапкыр урамга чыга, өч ай буе күрешмәгән-аралашмаган дусларына шалтырата.

 

Икенче көннән башлап Миша «җиң сызганып» тормышын җайга салу эшенә тотына. Уку йортына барып, читтән торып уку формасына күчү өчен гариза яза, интернеттан, газетлардан эш эзли башлый. Туганнары, дуслары, төркемдәшләре аңа һәр эштә ярдәм кулы сузарга әзер торалар. Шулчак Миша үзе уйлаганча әти-әнисенә генә түгел, тагын бик күп кешегә кирәклеген, әле күп төрле эшкә яраклылыгын аңлый. Тормышны сөю хисе егетнең күңеленә кире әйләнеп кайта.

 

Хәзерге вакытта Миша бәхетле киләчәген төзү өстендә актив эшли. Бер эре хосусый фирма, беренче төркем инвалид булуына карамастан, аны курьер итеп эшкә алган. «Офиста, телефон төбендә, өйдән торып эшләү тәкъдимнәре бар иде, тик мин бер урында утырып туйдым инде, миңа хәрәкәттә булу ошый», – ди егет. Аңа протез аяк та ясап биргәннәр, тик Миша култык таякларына таянып, бер аякта сикереп йөрүне кулайрак күрә. Аның өчен иң авыры – җәмәгать транспортында йөрү. Шуңа күрә Миша, үзе дә шактый акча туплап, әти-әнисе дә бераз булышып, машина сатып алырга җыенып йөри.

 

Миша бәхетле киләчәген болай күзаллый: тотрыклы керем китерүче шәхси бизнесы, шәһәр читендә уңайлы йорты, яраткан хатыны, балалары. Ул боларның барысына да үз көче белән ирешәчәгенә ышана. Аның киләчәге агачының орлыгы утыртылып, үсентесе баш калкыткан инде, тиздән ул тернәкләнеп, ныклы тамыр җибәрер, җимешләр дә бирә башлар. Һәм моңа Мишаның бер генә аяклы булуы берничек тә комачаулый, киртә була алмас. Иң мөһиме – ул теге чакта үз-үзен җиңә алган, тормыш авырлыкларын җиңү аңа хәзер чүп кебек кенә инде.


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»