поиск новостей
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Ноябрь
  • Илфат Абдрахманов (1961-2020) - диктор
  • Рифат Фәттахов - продюсер
  • Гөлнара Мулланурова - җырчы
  • Рауль Мир-Хәйдәров - язучы
  • Рафил Сәлахетдинов - эшмәкәр
  • Латыйф Җәләй (1894-1966) - тел галиме, әдәбият тәнкыйтьчесе
  • Павел Павлов (1957-2019) - дин әһеле
  • Фәрит Мәмәш (1944–2004) - актер
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
Архив
 
05.01.2025 Җәмгыять

Бар да арта: яңа елның беренче аенда безне нинди үзгәрешләр көтә?

Яңа штрафлар, яңа түләүләр, пенсиядә үзгәрешләр, авыллардагы банкоматлар… Яңа ел тормышыбызның төрле өлкәләренә шактый гына үзгәрешләр алып килә. Шуларның иң мөһимнәрен барлыйк.

Татарстан
 
Түләүле юл өчен түләмәүчеләргә – штраф. Яңа ел алдыннан берьюлы ике түләүле юл – Вознесение трактының икенче өлеше һәм Алексеевск – Әлмәт юлы кулланышка тапшырылды. Шушы юлларда йөрү өчен түләмәүчеләргә штраф салына башлый. Йөк автомобильләре һәм пассажир автобуслары өчен штраф күләме 5 мең сум булса, башка барлык транспорт чаралары өчен – 1,5 мең сум. Әлегә исә яңа юлларда йөргән өчен акча сорамыйлар. Вознесение трактының икенче өлешендә 11 гыйнварга кадәр бушлай йөреп була. Алексеевск – Әлмәт юлы да бер-ике ай дәвамында тест режимында ачык булачак.
 
Этләрне теркәү мәҗбүри. Ел башыннан Татарстанда эт асраучылар йорт хайваннарын мәҗбүри рәвештә теркәргә тиеш. Бу исә республикадагы йортсыз хайваннар санын киметү мәсьәләсен җайга салу өчен эшләнә.
 
Якыннан бирәчәкләр. Чаллының күпбалалы гаиләләренә якын-тирәдәге районнардан – Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Сарманнан җир кишәрлекләре бүленеп бирелә башлый.
 
Түләү арта. Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер мәртәбә түләнә торган акча күләме 2,2 млн сумга җитәчәк. Бу – илдәге иң зур суммаларның берсе.
 
Ярдәм итүдән туктамыйлар. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары 2025 елның 31 декабренә кадәр озайтылды.
 
 
Россия
 
Авылда да салдырып булачак. Картадагы акчаны теләсә кайсы авыл кибетендә салдырып, шулай ук кәгазь акчаны да картага салып булачак.
 
Минималь хезмәт хакы күләме арта. Ел башыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 16,6 процентка арттырылды. Хәзер ул узган елгы 19 242 сум урынына 22 440 сумны тәшкил итәчәк.
 
Яшәү минимумы күләме арта. 1 гыйнвардан Россиядә яшәү минимумы 17 773 сумга кадәр арта. Эш яшендәгеләр өчен ул – 19 329 сум, пенсионерлар өчен – 15 250 сум, балалар өчен 17 201 сум тәшкил итә.
 
Күбрәк эшләсәң, күбрәк түлисең. НДФЛ күләме керемнәр күләменә карап билгеләнәчәк. Ел дәвамында 2,4 млн сумга кадәр акча эшләүчеләр, элеккечә, 13 процент салым түләячәк. 1 гыйнвардан 2,4–5 млн сум еллык кереме булганнар – 15 процент, 5–20 млн сум кереме булганнар – 18 процент, 20–50 млн сум акча эшләүчеләр – 20 процент, керемнәре 50 млн сумнан артык булганнар 22 процент күләмдә салым түли башлый.
 
Яңа кагыйдәләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ерак төньякта эшләүчеләргә кагылмый. Алар, керемнәре күпме булуына карамастан, салымны 13 процент күләмдә генә түли.
 
23 яшькәчә. Махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның тол хатыннары һәм ирләренә пенсия түләнәчәк. Әлеге түләү аларның уртак балаларына 23 яшь тулганчы гамәлдә булачак. Бердәнбер шарт: алар яңадан гаилә кормаган булырга тиеш.
 
Дәүләт пошлиналары арта. Быелдан рәсми рәвештә аерылышу өчен түләнә торган дәүләт пошлинасы 5 мең сумны тәшкил итә. Моңа кадәр ул 650 сум иде. Моннан тыш, исем, фамилия яки әтиеңнең исемен рәсми рәвештә алыштыру өчен дә 5 мең сум (моңа кадәр 1,6 мең сум иде) түлисе була.
 
Шушы ук закон нигезендә физик затлар өчен күчемсез милеккә бәйле килешүләрне теркәү өчен дәүләт пошлинасы объектның кадастр бәясенә бәйле булачак.
 
Индексацияне кайтаралар. Билгеле булганча, эшләүче пенсионерларның пенсиясе 2016 елдан индексацияләнми. Быелдан аны яңадан исәпли башлаячаклар. Аларның пенсиясе гамәлдәге пенсия күләменнән чыгып түгел, әлеге чор өчен индексацияләнгән акчадан чыгып исәпләнәчәк.
 
Моннан тыш, эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясен 7,3 процентка арттырачаклар. Шулай итеп, бер пенсия коэффициенты 142,76 сумны тәшкил итәчәк. Картлык буенча иминият пенсиясе 8728,73 сумга кадәр артачак. Шул рәвешле, 2025 елда эшләмәүче пенсионерлар 24 мең сумнан артык пенсия алачак, ә эшләүчеләрнең уртача пенсиясе 20 мең сумга җитәчәк.
 
Тупланма пенсия алу срогы арттырыла. Быелдан ул 270 айны, ягъни 22,5 елны тәшкил итәчәк.
 
Яңа ташлама. Волонтерларга медицина хезмәтләре өчен түләгәндә салым ташламасы кертелде. Әлеге льгота, әйтик, медицина оешмаларында ярдәм итүчеләр өчен гамәлдә булачак.
 
Караучыларга түләү арта. I төркем инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларны караган өчен түләү күләме 1200 сумга арта. Әлеге өстәмә акчаны алу өчен караучы кеше гариза язарга, гаризаны ул караган кеше расларга тиеш.
 
Нотариус раслагач кына ярый. Күчемсез милек бүләк итү шартнамәсе нотариус раслаган очракта гына кабул ителәчәк. Әлеге үзгәреш 13 гыйнвардан гамәлгә керә. Күчемсез милекне нотариустан башка гына ир белән хатын яки якын туганнар – әти-әниләр, әби-бабайлар, әбиләр һәм оныклар гына бер-берсенә бүләк итә яки калдыра алачак.
 

Лилия ГЫЙМАЗОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.01.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы