поиск новостей
Көн мәзәге
  • Җәй ул эшкә барган арада кояшта кызыну чоры.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
Архив
 
26.08.2008 Спорт

ЛОНДОНДА ДА ҖИҢЕЛ БУЛМАЯЧАК

Якшәмбе көнне Пекинда Олимпия уеннары тәмамланды. Аларны спортка битараф булганнар да игътибар белән ка­рады. Әнә бит, ярышларны телевизордан 4,4 миллиард тамашачы күзәткән, диләр. Бу исә дөньяда яшәүчеләрнең өчтән икесе дигән сүз. Дүрт ел элек Афинада әлеге күрсәткеч 3,9 миллиард кеше булган. Сиднейдагы ярышларны исә 3,6 миллиард спорт сөюче күзәткән. Тамашачылар бигрәк тә баскетбол, йөзү һәм җиңел атлетика кебек төрләрне үз иткән.

 

Россия командалар ярышында өченче урынга Олимпия уеннары тәмамланырга ике көн кала гына күтәрелде. Аңа кадәр исә беренче дүрт көндә тәүге алтын медальне түземсезлек белән көттек, безнең спортчыларның җиңәргә тиешле төрләрдә уңышсызлыкларга дучар булуына көендек, Кытай атлетларының шулкадәр тиз арада спорт өлкәсендә алдынгы урынга чыгуына гаҗәпләндек һәм моны допинг тикшерүләре, хөкемдарлар чыгарган карарларның берьяклы булуы белән акларга тырыштык. Хәзер исә нәтиҗәләр дә чыгарырга мөмкин.

 

Күңелсез саннарга күчкәнче, республика спортчыларының күрсәткечләренә тукталып узыйк. Татарстан вәкилләре Пекинда 3 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза медаль яулады. Гомумән, Россия командасының күпчелек алтын медальләрен милли республика спортчылары алды. 3000 метрга киртәләр аша йөгерүдә Гөлнара Сәмитова-Галкина – алтын, шул ук ярышта Түбән Камадан Екатерина Волкова бронза медальгә ия булды. Тагын бер спортчыбыз – Елена Мигунова эстафетада көмеш медаль отты. Казанның нәфис гимнастика мәктәбендә тәрбияләнүче 17 яшьлек Дарья Шкурихина төркем ярышларында Олимпия чемпионы булды. Синхрон йөзүчеләр беренчелегендә Россия командасының алтын медаль яулавында Эльвира Хәсәнованың да өлеше зур. Билгеле булганча, ирләр волейбол җыелма командасы бронза медальләр алды. Анда элеккеге "Динамо-ТТГ"ның уенчылары Сергей Тетюхин, Александр Косарев һәм Вадим Хамуцких, Казан клубының яңа уенчысы Александр Корнеев та чыгыш ясады. Ә алтын медаль откан АКШ командасы составында башкаланың "Зенит-Казан" клубында уйнаучы Ллой Болл һәм Клэйтон Стэнли да чыгыш ясады. Стэнли Пекиндагы волейбол бәйгесенең иң яхшы уенчысы булып танылган.

 

Пекинда барлыгы 302 комплект медаль үз хуҗасын тапты. Узган еллардагы нә­тиҗәләр белән чагыштырсаң, безнекеләр начаррак чы­гыш ясаган булып чыга. Бигрәк тә ярышларның беренче көннәре ил спортының хәле хакында уйланырга мәҗбүр итте. Грузия, Украина, Һиндстан, Тунис, Ямайка, хәтта Монголия алтын медаль отты. Кытай белән АКШның беренче урыннары дистәдән артып китте. Безнекеләр исә Олимпиаданың беренче көннәрендә бер генә төрдә дә зур уңышка ирешә алмады. Россия спортының намусын бары тик көрәшчеләр генә саклап калды дисәң, әллә ни арттыру да булмас.

 

Ярышларның икенче атнасы башлангач кына тынычлана башладык. Җиңелмәс Елена Исинбаеваның чираттагы рекорды, Олимпия уеннарында тәүге тапкыр уздырылган стипльчез ярышында җиңеп, дөнья рекордын яңарткан Гөлнара Сәмитова-Галкинаның уңышы, Россия тарихында тәүге тапкыр 4х100 метрлы эстафетада җиңү яулаган хатын-кызларның батырлыгы, синхрон йөзү осталарының ике алтынны да отуы, хатын-кыз теннисчыларның берьюлы өч медаль яулавы – безнең өчен быелгы Олимпиада беренче чиратта әнә шул вакыйгалар белән истә калачак. Нәтиҗәдә, Россия командасы 23 алтын, 21 кө­меш, 28 бронза медаль отты. Афинада безнең спортчылар 27 – беренче, 27 – икенче, 38 өченче урынны алган иде.

 

Хәтерләсәгез, Пекинга китәр алдыннан илнең спорт түрәләре 38 алтын, 25 көмеш, 45 бронза медальгә өметләнгән иде. Бу хыял чынга ашса, Россия спортчылары АКШны да узып китәр иде. Тик чынлыкта хәлләр көтелгәннән күпкә начаррак булып чыкты. Шулай да сүзендә торучылар да булды. Көрәшчеләр, мәсәлән, 6 алтын, 2 көмеш һәм 2 бронза медаль яулады. Шуңа күрә Россия Дәүләт Думасы депутаты, өч тапкыр Олимпия чемпионы булып танылган Александр Карелин да көрәш ярышларын Көньяк федераль округ беренчелеге дип бәяләде. Ә Хәсән Бароев, Вартарес Самургешев, Георгий Кетоев кебек егетләр дә алтын медаль отса, бу күрсәткеч тагын да яхшырак булыр иде. Аның каравы, Бувайсар Сәйтиев өченче тапкыр үзенең дөньяда иң көчле көрәшче икәнен раслады. Җиңел атлетика вәкилләре дә яхшы күрсәткечләргә иреште. Ә бит Олимпиада башланганчы ук аларны допинг тикшерүләре ярдәмендә кысарга маташтылар. Ярышлар алдыннан җиңел атлетикада 15 алтын медаль яуларбыз дип фаразланган иде. Чынлыкта исә алар 6 алтын, 5 көмеш һәм 7 бронза отты. Хәтта СССР заманнарында да 4х400 метрлы эстафетада уңышка ирешә алмаган егетләр бу юлы бронза медальгә ия булды. Ә хатын-кыз теннисчыларга гомумән беркем дә каршы тора алмады. Бер тәүлек эчендә өч очрашу уздырган милләттәшебез Динара Сафинаның көмеше алтыннан ким түгел, әлбәттә. Синхрон йөзүдә дә Россия спортчыларына көндәш юк иде.

 

Ә менә йөзүдә безнекеләр бер ни майтара алмады. Хәер, башка ил спортчылары да дөньяның бүгенге "су патшасы" Майкл Фелпс күләгәсендә калды. АКШ спортчысы Пекинда сигез тапкыр беренче урынны алды һәм Олимпиадаларда яуланган алтын медальләр санын 14кә җиткерде. Велосипед спорты вәкилләре, Владимир Путинның үзеннән хәер-фатыйха алган дзюдочылар, Татарстанга медаль алып кайтырга хыялланган атучылар, Алексей Немовтан соң бөтенләй аска тәгәрәгән спорт гимнастлары – болар инде иң зур югалтуларыбыз. Баскетболда бер алтын һәм бер бронза өмет иткән идек. Нәтиҗәдә, хатын-кызлар өченче урынны алды, былтыр Европа чемпионатын откан егетләр исә төркем ярышларыннан да уза алмады. Волейболда бер алтын һәм бер көмешкә өметләндек. Нәтиҗәдә егетләрнең бронзасы белән генә канәгатьләнергә туры килде.

 

Россиянең Пекиндагы уңышсызлыгын допинг җән­җаллары, сәясәт һәм шуның аркасында хөкемдарларның гаделсезлеге белән аңлатучылар булды. Моны беркем дә кире какмый. Тик башка сәбәпләр дә бар. Спортка караш үзгәрергә тиеш. АКШта бассейннар саны бездә йөзү белән шөгыльләнүчеләр саныннан күбрәк. Кытайда исә һәр мәктәптә дистәләгән физик культура укытучысы бар. Олимпия уеннарындагы медальләрнең кими баруы илдәге вәзгыятькә бәйле. Тик бүгенгесенә генә түгел. Ярышларда чыгыш ясаучыларның күпчелеге спорт белән элеккеге СССР таралган елларда шөгыльләнә башлаган егетләр һәм кызлар. Тормыш яхшыра башлады дибез икән, димәк, тагын 10-15 ел түзәргә туры киләчәк. Ә инде медальләр саны шул рәвешле кими барса, Лондонда узачак киләсе Олимпиаданың нәтиҗәләре тагын да күңелсезрәк булачак. Җитмәсә, бу юлы Бөекбритания спортчылары бездән азга гына калышты. Үзләрендә узачак ярышларда исә алар үз тамашачысы алдында тагын да яхшырак чыгыш ясаячак. Ә АКШ белән Кытайны куып тоту турында уйлап та караучы юк. Шуңа күрә 2012 елда дүртенче урын турында гына хыялланырга туры килмәгәе.


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 180 | 26.08.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы