поиск новостей
  • 16.12 "Җәйнең бер көнендә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 16.12 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 17.12 "Мең дә бер кичә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 17.12 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 18.12 "Сары елга" Камал театры, 19.00, 16+
  • 18.12 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.12 "К.Ү.Р.КӘ" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.12 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.12 "Көл" Камал театры, 18.00, 16+
  • 20.12 "Сөяркә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.12 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 21.12 "Сеңелкәш" Камал театры, 14.00, 12+
  • 21.12 "Сафлык музее" Камал театры, 17.00, 18+
  • 21.12 "Сөяркә" Камал театры, 18.00, 16+
  • 23.12 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 19.00, 16+
  • 24.12 "Башмагым" Камал театры, 19.00, 16+
  • 25.12 "Шүрәлене көттегезме?" Камал театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 25.12 "Көзге кайтаваз" Камал театры, 19.00, 12+
  • 26.12 "Шүрәлене көттегезме?" Камал театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 26.12 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры, 19.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Декабрь
  • Кави Нәҗми (1901-1957) - язучы
  • Фәридә Кудашева (1920-2010) - җырчы
  • Данил Гыйниятов - журналист
  • Диләрә Илалтдинова - җырчы
  • Габделбарый Болгарский (1884-1927) - актер
  • Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974) - шахматчы
  • Нуриәхмәт Сафин - актер
  • Хөсни Кәрим (1887-1965) - язучы
  • Марат Айзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Лилия Низамиева - актриса
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
  • Актаныш ул.южная 1о соток. Дача тел.89625751843
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
Архив
 
01.01.2025 Җәмгыять

2024 ел ниләр белән истә калды?

Узып баручы ел Россия һәм Татарстан тарихында ул нинди эз калдырды? Без шуларны барладык.

Сәясәт

Сәясәт өлкәсендә иң зур вакыйга – март аенда илебез халкы Россия Президентын сайлады. Сайлаулар өч көн – 15-17 март көннәрендә узды. 87,28 процент тавыш җыйган Владимир Путин ил башлыгы итеп сайланды. Татарстанда Владимир Путин өчен 88,74 процент тавыш бирелде. 
Татарстан өчен иң көтелгән вакыйга ул, әлбәттә, 22-24 октябрьдә узган БРИКС илләре саммиты. Казанда саммит чараларында 42 делегация, шул исәптән 24 дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары, шулай ук 6 халыкара оешма җитәкчеләре катнашты. БРИКС саммитының югары дәрәҗәдә оештырылуы күп урында билгеләп үтелде, һәм шуның белән Татарстан тагын бер кат дөньякүләм чараларны уңышлы үткәрә алуын раслады.
Узган елда шулай ук Казанда беренче тапкыр зур мультиспорт чарасы – «Киләчәк уеннары» узу да аерым билгеләп үтәргә лаеклы. 
 
Акча
 
Гыйнвардан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 18,5 процентка артты, хәзер ул 19 242 сум тәшкил итә.
Яңа елдан йөкле хатыннар өчен һәм 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособиенең максималь күләме артты. Ул хәзер 565 562 сум, ә элеккеге максимум 383 000 иде.
 
Баланы карау буенча пособие декреттан вакытыннан алда чыкканда да бирелә башлады. 
1 февральдән ана капиталы 7,5процентка индексацияләнде. Беренче балага – 630 380,78 сум, икенче балага – 833 024,74 сум бирелә.
 
1 гыйнвардан картлык буенча иминият пенсияләре 7,5 процентка артты. 
 
Медицина
 
Узган ел башында Татарстан табиблары беренче тапкыр сөяк миен аутотрансплантацияләде. Ягъни миелома белән авыручы ике пациентка кәүсә күзәнәкләрен күчереп утырттылар. 
 
Шулай ук Республика клиник хастаханәсе табиблары панкреонекроз вакытында уникаль операцияләр ясарга өйрәнде. Яңа методика мондый пациентлар арасында үлемне ике тапкырга киметергә мөмкинлек бирә. 
 
Ел дәвамында, болардан тыш, башка уникаль операцияләр дә ясалды. Болар барысы да кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итә. 
7 шәһәр хастаханәсе каршында перинаталь үзәк ачылды. Һәм шул үзәктә быел республикада бердәнбер өч игезәк туды.
Быел Россия медицинасы тарихына кереп калырлык иң зур вакыйга дип  рактан эшләнгән препарат клиник тикшеренүләрнең беренче фазасын уңышлы үтүен әйтергә була. Икенче бер зур яңалык – Россиядә Бехтерев авыруын дәвалау өчен дөньяда беренче препарат теркәлде. 
 
Төзелеш өлкәсе
 
Ел тәмамланып барганда, Татарстанда тагын бер юл – Кама елгасы аша Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен читләтеп уза торган юл ачылды. 
Шулай ук күптән түгел генә башкалабызда, төзекләндерелгәннән соң, Горький шоссесы ачылды. Ул шәһәрнең транспорт системасы өчен зур вакыйга санала. Магистраль алты буйга кадәр киңәйтелгән. Татарстанда беренче булган өч катлы чишелеш, эстакада, тоннель, борылыш элмәкләре, шулай ук җир өсте һәм җир асты җәяүлеләр кичүләре төзелгән.
 
Быелның ноябрендә Казанда Вознесение тракты дублеры буенча юл хәрәкәте ачылды. 
Сүз уңаеннан: Казанда трамвайлар һәм троллейбуслар яңа түләү системасына күчерелеп, кондукторсыз йөри башладылар. 
 
Казансу яр буенда республикада иң зур «Елмай» балалар паркы ачылды. Ул уен һәм ял итү зоналары, күп функцияле павильон һәм фонтан, 8 мең кеше сыйдырышлы вакыйга мәйданчыгы белән җиһазландырылган.
 
Галиәскар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасы чак кына быел ачылмыйча калды. Киләсе елга, шәт иншалла, һичшиксез ачылачак.
 
Дин өлкәсе
 
Татарстан мөселманнары диния нәзарәте Коръәннең яңартылган “Казан басмасы”н бастырды һәм Россиянең төрле төбәкләренә, Үзбәкстанда, Казахстанда, Беларусиядә таратты.
 
29 мартта Казанда 12 000 кеше катнашында  12 нче республикакүләм ифтар узды.
Кулъязма Коръәнне язу тәмамланды. 
2024 елда Татарстанда 19 мәчет үз ишекләрен ачты. 
 
Күңелсез вакыйга
 
21 декабрьдә Казан Украина хәрби көчләренең сигез пилотсыз очу аппараты һөҗүменә дучар булды: берсе сәнәгать предприятиесенә, берсе елга өстенә, алтысы торак массивына. Шөкер, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 01.01.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы