|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.01.2025 Милләт
![]() «2 сендә эшкә чыгабыз»: Россиядән читтә яшәүче татарлар Яңа елны ничек каршы ала?Без шулай гадәтләнгән инде: кар яудымы, Яңа ел исе килә башлый. Ә бит бу бәйрәмне пальмалар арасында, чүлдә яки диңгез буенда да каршылаучылар бар. Сәхифәбезнең бәйрәм чыгарылышында, дөньяның төрле почмакларына «сәяхәт» итеп, төрле илләрдәге Яңа ел традицияләрен барлыйк. «Ноябрьдә үк башлана…» Адилә Әхмәтова (Германия): – Германиядә, гадәттә, Яңа елга әзерлек инде ноябрь ахырында ук башлана. 1 декабрьгә бөтен җир бизәлә, кая карама – чыршылар, Яңа ел атрибутлары. 6 декабрьдә барлык балаларга изге Николай килә һәм бүләкләр тарата. 24 декабрьдән 25 декабрьгә каршы төндә Раштуа бәйрәм ителә, ә 31 декабрь Сильвестр төне (ул IV гасырда яшәгән Папа Сильвестр хөрмәтенә шулай аталган) билгеләп үтелә. Германиядә Раштуа ярминкәләрен бик яраталар. Алар һәр шәһәрдә атналар буе дәвам итә. Чатырлар куела, анда кайнар шоколад, глинтвейн, милли ризыклар сатыла. Һәркем үз күңеленә туры килердәй шөгыль таба ала. Әлбәттә, без дә Яңа елны бәйрәм итәргә ниятлибез. Безнең гаиләдә матур бер традиция бар. Ул да булса – могҗиза тудыру. Һәм бу – Яңа ел бәйрәменең мәҗбүри шарты! 30 декабрьдән 31 декабрьгә каршы төндә безгә Кыш бабай килә һәм бүләкләрне чыршы астында калдыра. Моңа кадәр әти-әнием шулай эшли иде, хәзер инде бу традицияне мин үз гаиләмдә яңартам. «2 сендә эшкә чыгабыз» Әлфия Бәдретдинова (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре): – Дубайда, нинди генә бәйрәм булуына карамастан, аны бик матур, купшы итеп үткәрәләр. Хәтта Хеллоуин хөрмәтенә дә ел саен шәһәрне бизиләр. Ә инде Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә нигез салынган көнне – илкүләм бәйрәмне аеруча зурлап уздыралар. Яңа елга килгәндә дә, бөтен шәһәрдә төрле-төрле утлар яна. Чыршылар бизәлә. Яңа ел төнендә ел да фейерверк аттыралар. Кеше күп була, рестораннар тула. Кем ничек уздыра инде бәйрәмне. Бер елны без, мәсәлән, бәйрәмне чүлдә уздырган идек. Анда да бәйрәм итүчеләр бик күп була гадәттә. Салют аттырып, бергә-бергә күңелле итеп уздырабыз. Бәйрәмнәр Россиядәге кебек атна-ун көнгә сузылмый. Бездә рәсми ял көне 1 гыйнвар гына санала, ә инде 2 сеннән барыбыз да эшкә чыгабыз.
«Кәнфит, акча әзерләп куябыз…» Алсу Җиһангирова (Кипр): – Ноябрьдә Кипрда яши башлавыбызга җиде ел булды. Монда бик тә ошый. Аерым алганда, Кипрның ачык күңелле, ярдәмчел халкы ошый. Һәм, әлбәттә, климаты. Инде менә декабрь ахырына якынлаша, ә бездә – кояш! Агачларда әфлисуннар үсеп утыра, җиләк сезоны башлана. Кар бары тик тауларда гына ята. Анда менеп җитәр өчен чама белән берәр сәгать вакыт кирәк. Кыш айларында Кипрда яшәүчеләр шимбә саен тауларда ял итә, чаңгы-чана шуа, ярминкәләр оештыра. Кипрда яшәүчеләрнең күпчелеге – православ динендә. Аларның дингә бәйле традицияләре бик күп. Шул традицияләр аларның гаиләләрен ныгыта, туганлык, дуслык мөнәсәбәтләре көчле аларда. Яңа елга килгәндә, аларда 31 еннән 1 есенә каршы төндә бәйрәм итү традициясе юк. Кипр халкының иң мөһим бәйрәмнәре – Раштуа һәм Пасха. Раштуа бәйрәменә авыллар үзләренчә бик тырышып әзерләнә. Авыл, дигәндә, алар бездәге кебек түгел. Мондагы авыл халкы коттеджларда яши, һәр авылның үз мэры бар. Алар Раштуаны 15 декабрьдә үк бәйрәм итә башлыйлар. Күңел ачулар гыйнварның 10 нарына кадәр дәвам итә. Йорт тирәләрен матур итеп бизиләр, чыршылар куялар, көн саен җырлап, биеп, уеннар уйнап күңел ачалар. Андагы әкияти мохит!.. Без дә шундый бәйрәмнәр уза торган авылларга баруны традициягә әйләндердек. Анда бик күңелле! Ә инде Раштуа көне алдыннан олысы да, кечесе дә урамнарда йөри. Төрле музыка уен коралларында уйнап, җырлап, өй саен күчтәнәч җыеп, урам әйләнәләр. Без дә алдан кәнфит, акча әзерләп куябыз. Ә утрауда яшәүче башка милләт вәкилләре, аерым алганда, Россиядән күченеп килүчеләр, традиция буенча, Яңа елны 31 декабрь төнендә каршылый. Монда бит татарлар аз түгел. Бергә-бергә җыелып, Кыш бабай, Кар кызы белән бәйрәм оештырып та йөрүчеләр бар. Ә безнең гаилә инде өч-дүрт ел тирәсе Яңа елны башка илдә каршылый. Монысы да – безнең традиция. Яңа ел – гаиләбезнең иң яраткан, иң көтеп алган бәйрәме ул. Бер-беребезгә бүләкләр бирешәбез, дус-туганнарны котлыйбыз.
--- |
Иң күп укылган
|