|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.07.2011 Җәмгыять
Киемеңә карап каршы алсалар да...«Син үсең матур, сине киемең кенә поса», – дип әйткән ди кайчандыр бер чуаш агае дустына. Ахырын безнеңчә әйтсәк, сине киемең генә боза, дигән сүзтезмә барлыкка килә. Хәер, сүзтезмә генә түгел, бик мәгънәле итеп әйтелгән фикер дияр идем. Кием, дөрестән дә, кешене боза торган нәрсә. Беренчедән, сүз башындагы чуаш агае кисәткән кеше киенә белмәгәндер, мөгаен. Чыннан да, килешмәгән кием бик матур кешене дә бозып күрсәтә. Әйләнә-тирәбездә киенә белмәгәннәр бик күп бит, бигрәк тә хатын-кызлар арасында. Купшы булып күренәбез, кешедән арттырабыз дип, күбесе көлке хәлдә йөри аларның. Киенә белү сәләте кешегә тумыштан ук бирелә кебек. Шулай булмаса, мода журналларын кулына да алмаган, киенү сәнгате турында китаплар укымаган гади авыл кешеләре арасында очрар идеме икән күз төшәрлек матур киенүче кешеләр. Матур киенү – беренчедән, ул төсләрне дөрес сайлау, икенчедән – чиста, пөхтә кием кию, өченчедән – гәүдәңә килешле киемне вакытына, урынына, дәрәҗәңә туры китереп сайлый белү. Бүген бу шартларны үтәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: кием белән базарлар да, кибетләр дә тулган. Менә шушы кием муллыгы икенче яктан боза башлады халыкны. Кем белән генә сөйләшсәң дә, кая куярга белгән юк киемне, дип уфтана. Күпме кисәң дә тузмый торган тукымадан тегелгән әйберләрне ташларга да кул бармый, киеп тә булмый, чөнки мода дигәннәре елына биш-алты тапкыр үзгәреп тора. Алмасаң да, гел-гел алыштырып тормасаң да булыр иде ул киемне. Ләкин ничә еллар матур кием-салымга «сусаган» халыкны, үзем дә шул халыкның берсе буларак, мин бик яхшы аңлыйм. Яшерен-батырын түгел, юк иде бит инде матур өс-баш. Акчасы булганнар «Сорочий» базарыннан киенде, блаты булганнар прилавка астыннан юнәтте, Мәскәүгә барып, кибетләрдә ике чакрымлы чиратларда торып, бер-ике модалы кием алсаң, башың күккә тия иде инде. Аларны киеп урамнан узу ул инде икенче төрле бәхет. Менә мин нинди, барыгыздан да аерылып торам, янәсе. «Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар» дисәләр дә, акыллы килеш бер дә ямьсез кием киеп йөрисе килми иде шул беребезнең дә. Тырыша идек. Тегә белгәннәр – текте, бәйли белгәннәр – бәйләде. Ләкин бүгенге кием калейдоскобы белән чагыштырырлык та түгел ул еллардагыларны. Кытай һәм Төркия кебек илләрдән кием ташкыны килеп кергәч, барыбыз да матур киемгә ябырылдык. Буылып торган елганың плотиналары җимерелдемени, кирәксә дә, кирәкмәсә дә, күз төшкәнен күпләп ала башладык. Чемоданнар, сандыклар, комодлар, кием шкафлары инде тулды. Дәү-дәү шкаф-купеларга күчтек. Киеп туйганнарын, туймаганнарын да картон тартмаларга төя-төя тутырып, караңгы чоланнарга, келәтләргә, өй түбәләренә тезәбез. Кием чире, йогышлы авыру кебек, балаларыбызга да күчте. Күпме дәвам итәр бу тамаша – билгесез. Бар кешене дә бер калыпка салып үлчәү дөрес тә түгелдер анысы. Арада акыл белән яшәүче, берне, берәгәйлене алып киючеләр дә, киемгә битараф кешеләр дә бар. Ләкин бик сирәк. Күрми күреп бераз ялгыша халык. Үз-үзебезне кулга алып, юбилей саен, туй саен, бәйрәм саен яңа өс-баш алуны туктатсак та ярыйдыр. Дин буенча да әйберне исраф итү, кеше көнләштерерлек итеп киенү – зур гөнаһ. Ә күпме акча китә! Алганда алабыз да, акча янчыгы бушап калгач, үкенеп тә утырабыз бит кайчакта.
Кием, матур киенү турында тагын да гәп куертып булыр иде. Шунысы җитеп торыр. Сүз ахырында өлкән бер укытучыбыз безгә сабак итеп сөйли торган бер кыйссаны гына искә төшерәсе килә. Аның эчтәлеге болайрак...
Борын заманда бер шәһәр башлыгының җиткән кызы авырып китә. Бер дәваның да файдасы тимәгәч, күрәзәчегә китә болар. Күрәзәче: «Кызыгыз матур итеп киенеп шәһәр бәйрәменә чыккан булган, авыруы яман күздән булырга тиеш. Көн узып, «Аллага шөкер» дип йокларга яткан хатын-кызның күлмәген алып аңа кигезсәгез, кызыгыз тереләчәк», – дип әйтә боларга. Шәһәр башлыгының вәзирләре берничә тәүлек буе йокларга ятканда Аллага шөкер дип әйтүче хатын-кыз эзләп йөрсәләр дә, андыйны таба алмыйлар. Өй саен тавыш, барысына да теге кирәк, бу кирәк. Болар ахыр чиктә шәһәр читендәге иске генә бер өй янына туктала. Ни гаҗәп, ишетә болар үзләре эзләгән сүзне. Сөенешеп, бу хатынның күлмәген алырга дип ишекне ачтырып керсәләр, хәерчелеккә исләре китә. Ә Аллага шөкер иткән хатынның өстендә күлмәге дә булмый.
Менә шундый гыйбрәтле кыйсса. Бәлки ул хатын гаиләсе белән сау-сәламәт булып бергәлектә гомер уздыруына шөкер иткәндер, бәлки күлмәксез калдырырлык берәр бәхетсезлектән исән калгандыр – ул кадәрлесен беркем белми. Һәрберебез үзенчә нәтиҗә чыгарсын да, алдын да, артын да уйлап, бераз булса да кием чиреннән арынсын иде.
Лаеш, Имәнкискә
Гөлфия СОЛТАНОВА |
Иң күп укылган
|