|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2024 Спорт
![]() Мәрхәмәтле футболчыСенегалда туып-үскән 32 яшьлек футбол йолдызы Садио Мане Англиянең “Ливерпуль”, Германиянең “Бавария” кебек данлыклы клубларында уйнаган кеше. Елына 15 миллион доллардан артык акча эшләүче уенчы, күп кенә спортчылардан аермалы буларак, үзе эшләгән миллионнарының күбесен башкаларга ярдәм итүгә тота. Ул үзе туган авылда больница, мәктәп төзеткән, авылга интернет керткән. 2019 елда бер матч алдыннан Маненың ватык экранлы айфон тотып төшкән фотосы бөтен дөньяны диярлек айкап чыккан иде. Күпләр моны күреп нык гаҗәпләнделәр. Чыннан да, бер сәгать эчендә йөздән артык айфон алырлык акча эшләүче танылган футболчы шлкадәр саранмы әллә?! Юк, киресенчә, футболчы үзе эшләп алган гонорарларының күпчелек өлешен иганәчелеккә тота икән.
Бервакыт бер газетага биргән интервьюсында Мане болай дигән: “Нәрсәгә миңа ун Феррари машинасы, нәрсәгә миңа егерме бриллиант сәгать яки ике самолет? Әлеге әйберләр мине тагын да рәхимлерәк итәләрме? Мин кечкенәдән үк ачлыкның ни икәнен күреп, белеп үстем, басуда эшләдем. Минем ныклы белем алырга да вакытым һәм мөмкинлеген булмады. Бүген, Аллага шөкер, футбол уйнап күпмедер акча эшли алам һәм шуның белән, үзем кебек меңләгән ватандашларыма ярдәм итә алуыма нык шатмын”.
Сенегалда бүген дә авылларда яшәүче хатын-кызларның күпчелеге бала тапканда үлә икән, чөнки больницалар җитешми. “Яхшы хәтерлим, әни кечкенә сеңлемне өйдә тапты, чөнки безнең тирә-якта бернинди больница да юк иде. Кешеләргә киләчәккә өмет уяту өчен төзеттем мин бу больницаны”, -- дигән ул. Футболчының туган авылы Бамбалида 530 мең еврога салган больницасын Аллаһы тәгалә бүләге дип кабул иткәннәр һәм соңгы елларда бу авылга яшәргә күчеп килүчеләр саны көннән-көн арта башлаган. Садио туып-үскән Бамбали авылын бүген Сенегалда гына түгел, ә бу ил урнашкан Көнбатыш Африкада да яхшы беләләр.
2019 елның язында Мане туган авылында мәктәп төзү өчен янә 250 мең фунт стерлинг акчасын корбан иткән. Һәм аеруча тырыш укучы авылдашларына 400 долларлык махсус стипендия түләп тора башлаган, аларга ноутбуклар да бүләк иткән.
Садионың әтисе авылда имам вазыйфаларын башкарган, шулай булса да аларның өендә кайчакта ашарга да җитмәгән, чөнки гаиләдә барысы 10 кеше булган. Мане кечкенәдән үк иптәшләре белән бергә туп типкән һәм үскәч танылган футболчы булып күп акча эшләргә, гаиләсен, авылдашларын хәерчелектән коткарырга хыялланган. Әмма аңа җиде яшь тулганда әтисе үлеп киткән. 11 яшендә инде ул өлкәннәр белән бергә басуда дөге һәм шикәр камышы үстерүдә катнаша башлаган. Ә инде буш вакыты килеп чыгуга иптәшләре белән бергә, эченә чүпрәк тутырып тегелгән туп типкән.
15 яшендә ул туганнарыннан акча җыеп, Сенегал башкаласы Дакарга футбол мәктәбенә укырга керергә дип киткән. Яхшы уенчы булырга теләп бирегә җыелган меңләгән үсмерләр арасыннан ул елны мәктәпкә нибары егерме малайны гына һәм шул исәптән Садионы алганнар. Тренерга Садионың туп белән жонглерларча идарә итүе, уйнаганда үзенең тирә-яктагыларны гына түгел, ә бөтен футбол кырын күз алдында тотуы ошаган.
Әлеге мәктәпкә алыну бер нәрсә, монда укырга да кирәк бит әле. Чөнки анда тулай торакта яшәүне һәм туклануны аларның ата-аналары, туганнары түләргә тиеш булган. Тренер үз кулына нинди асылташ килеп кергәнен аңлап, шушы чыгымнарны үз кесәсеннән түли башлаган. Дөрес, соңрак Садио аңа бу акчаларны артыгы белән кире кайтарган.
Талантлы һәм тырыш үсмер башкалар еллар буе үзләштергән күнегүләрне ике-өч айда өйрәнеп, 18 яшендә инде башкаланың беренче командасы составында уйный башлаган. 19 яшендә аның белән Франция клубы килешү төзегән, аннан ул Англиядә, Германиядә уйнаган. Бүгенге көндә Садио Мане Согуд Гарәбстанының “Әл Наср” клубында уйный (дөньяның иң атаклы футболчысы Криштиану Роналду белән бергә) һәм ун елдан артык инде Сенегал җыелма командасы өчен дә чыгыш ясый.
Футболчының авылдашларына больница, мәктәп бүләк итүе, авылны интернетка тоташтыруы хакында әйткән идек инде. Соңгы вакытта аның матди ярдәме белән авылында почта бүлекчәсе һәм автомобильләргә ягулык салу станциясе дә барлыкка килгән. Алай гына да түгел, инде бик күп еллар Садио авылдашларына кием-салымнар һәм дарулар сатып ала, аларның һәрберсенә аена 70 доллар түләп тора икән. Бу акча кешегә бөтенләй эшләмәскә дә мөмкинлек бирә, чөнки хәерче Африкада әлеге суммага җан асрап була.
2021 елда Африка Кубогы өчен барган матчларның берсендә Садио баш мие селкенеп больницага эләгә. Үзенең дә хәле авыр булуга карамастан, ул күрше палатада ятучы аяклары сынган малайның дәвалануы өчен дә түли.
Садио Мане – дин тотучы мөселман. Җанатарлар аның үзе гол керткәч һәрвакыт Аллагы Тәгаләгә башын ию гадәтенә күптән күнеккәннәр инде. Шул рәвешле, футболчы моны үзенең уңышы дип түгел, ә бары тик Ходайның казанышы дип күрсәтә.
Бервакыт интернетта аның җәмәгать бәдрәфендә идән юу видеосы таралды. Садио моны үзе болай дип аңлатты: мәчеткә җомга намазына килгәч, ул анда дустын очраткан һәм аны өенә кунакка чакырган. Ләкин дусты бара алмыйм шул, минем идән юасым бар дигән. Шуннан соң алар бу эшне икесе бергә башкарганнар.
Менә шундый киң күңелле, ярдәмчел, игелекле футболчысы бар Сенегалның.
Фото: liverpoolfc.ru
--- |
Иң күп укылган
|