поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.07.2011 Җәмгыять

Кемгә акча кирәкми?

– Ә син, апаем, яшәп кара! – Вак тиенле акчалар белән сдача кайтарган апа тузынуын дәвам итте. – Син менә яшәп кара: ирең исерек, кызың эшсез, ике яшьлек баласы белән ирдән аерылып кайтып минем җилкәне кимерә. Мин менә шулай акыртып кеше талыйм инде!

Ачуланмый иде апа, гарьләнүдән иңрәп елый иде ул. Базарда печенье-конфет ише тәм-томга чират торганда килеп чыккан күңелсез хәлдән ул, шөкер, җиңел котылды. Минем алда торган апаң сатучының 37 сумга арттырып акча алуын, җитмәсә, үлчәвенә эленгән «бавын» тотып алгач, мин инде эш хокук саклау органнары белән тәмамланыр дип көткән идем. Алдана язган хатын акчасын кайтарып алды, үлчәткән печеньеларын ташлап китеп барды, чираттагы халык ләгънәт укып таралды.

 

– Монда күптән эшлисезме соң, – дим, сатучы яныннан кузгалып китәргә ничектер кыенсынып.

 

– Күптән дип, ике елдан артты инде, – ди үзен Наташа дип таныштырган апа. Керәшен милләтеннән икән үзе, гомере буе диярлек Казанда яшәсә дә, татарчасы да әйбәт. – Минем эшләп карамаган эш, интекмәгән җир калмады. Күп җирдә урлашу өчен тотылдым. Әмма мин карак түгел! Мин яшәремә акча җиткезә алмыйм, апаем. Инде ире дә чурт с ним, кемнеке эчми, гүләйт итми дигәндәй, балаларымны кеше итәсем килде. Олы кызым кеше буласы кебек иде – әйбәт кенә мәктәп тәмамлады, техникумга укырга керде. Хы, бөтен кеше дә югары уку йорты тәмамлый алмый, кәнишне. Акыллы гына бала иде үзе, 16-17 яшендә идән юарга урнашты. Аннан шунда йөремсәккә әйләнде дә бугай инде. Корсак тутырып, кияүгә барганда унтугызы да тулмаган иде. Мин инде чәчем белән җир себердем – туйга утыз мең эшләдем. Урлаштым, да! Урлашмый гына сигез меңлек хезмәт хакына мин ничек ай буе яшим дә, балаларны да киендерим, ашатыйм да, мая да туплыйм ди? Менә синең кебек сатып алучылардан 30-50-90 сумнан бөртекләп җыйдым...

 

– Балаларым, дидегез, димәк, тагын берәү бар?

 

– Хәзер юк инде. Малай үлде. Чукынып үлде. Баш түбәсе юка булганлыктан. Эчте, сугышты, наркота белән дә мавыкмагандыр, дип тә әйтә алмыйм. Белмим... Иптәш малайлары белән мотоциклда куышып-узышып йөрде дә бәрелеп үлде. Анысыннан кеше чыгар, дигән өметем дә юк иде инде. Минем бит аны карарга, тәрбияләргә вакыт та булмады. Теге имгәк (ире – Г.Җ.) лыкынганчы эчә иде, мин эштә булдым. Кайсыдыр вакытта кулдан ычкынды. Мин аның үлемен ишеткәч тә, ничектер салкын кабул иттем бугай. Әллә Ходай Тәгалә белдерткән инде шунда. Бар иде, юк булды.

 

– ?..

 

– Мин бит җүнсез әни, җүнсез кеше, җүнсез җан! Үземнең баш булмаган. Исерек булачагын сиземләгән килеш нигә чыккан мин ул иргә? Ник тапканмын мин аннан бала? Берне түгел, икене бит! Үзем дурак, үзем пешмәгән. Үзем ясадым мин бу тормышны. Урыслар әйтмешли, үзем пешергән ботка – инде үземә ашыйсы.

 

– Язмышыгызны бал булган икән, дип әйтә алмасам да, тулаем бер кавем кешеләр язмышыннан гайре табигый дип тә санап булмый. Бер кешенеке дә бал түгел ләса – һәркемнең бәхет чите китек...

 

– Һәркемнең мөмкинлеге тигез түгел – безнең илнең бөтен проблемасы шуннан килә. Эшлисең бит, җигелеп эшлисең – ә җан асрарлык акча эшләп булмый. Мин дә, урлашмасам, менә бүгенгедәй тотылмас идем. Минем дә горур, тәкәббер, тормыш алып барырлык акчалы буласым килә. Шул акчага гына барып тоташа бәхет дигәнең – мөмкинлегем булса, үз-үземне карап, башка ир карата алган булыр идем, балаларым ким булып үсмәс, җитешле тормышта, югары белем алып, нормаль гаиләдән тиң яр табар, көн-таң атса җитмәүчелек аркасында тавыш-низаг тумас иде.

 

– Күпчелек кеше югы белән бай булып яши инде. Булганын җиткерә белә.

 

– Юк белән бай була алсаң, җинаятьчелек тә, урлашу да, кеше үтерү дә булмас иде ул. Җан асрарлык акчаң булмагач, кайдан күңелең үссен? Санап күрсәтимме: аена 9 меңгә тулар-тулмас акча алам, шуның 3300ен фатирга түлим. Кала 5 мең ярым. Һәр көн бер кирпеч ипи белән сөткә 50 тәңкә китә дип санасаң, мең ярым бетә. Кала 4 мең. Ирем, кызым, оныгым, мин – безнең бит әле калган хаҗәтләр дә бар. Кызымның бала пособиесе бетте, эшкә урнаша алмый. Нишлим мин, куып чыгарыйммыни үз баламны? Мин бит баер өчен урлашмыйм, җан асрар өчен урлашам. Әнә теге өсте-өстенә байлык җыеп, кеше талап яткан түрәләрне тотсыннар, шуларга ләгънәт укысыннар иде ул. Безнең кебек тиен җыеп, җан асраган мәхлукларга түгел!

 

* * *

 

- Журналист буларак кеше белән аралашканда нәкъ менә шунысы кыен да инде аның – чарасызлык чигендә булган кешенең күңеленә ачкыч ярата алмау. Бер караганда, башка кеше акчасын урлаштырган апаны да гаепсез дип булмый, икенче яктан, итәк-чабудан тарткан чарасызлык, өметсезлек баткагын да аңлап була. Ил төкерсә, күл була дип сатып алучылардан тиенләп җыйган акчасына ул бит гаилә тамагын кайгырта. Кеше дә сатмый, ил байлыгын да таратмый кебек. Язмышы да хезмәтенең төп атрибуты – үлчәү кебек: бу ягына гер куйсаң, бер якка, теге ягына куйсаң, икенче якка авыша. Кемгә генә кирәкми дә кемне кая аудармый ул акча дигәнең...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»