|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2011 Аш-су
Кыяр тозлыйбыз!Җәй уртасы җиттеме, бакчадагы яшелчәләрне кышка әзерләү процессы башлана. Кыяр тозлар өчен хәзер менә дигән вакыт. Тик кыярлар матур, тәмле булып пешсен өчен тырышырга кирәк. Кыярның уңышы турында җәй буе борчылсак та, кайвакыт җимешләре кәкре һәм ачы булып җитешә. Яшелчәнең тәме иң беренче чиратта нинди шартларда үсүеннән тора. Әгәр кояш нурлары һәм су җитми яки инде киресенчә, кирәгеннән артык икән, орлык эчеләнә, үсү процессы да әкрен бара. Салкын су сибү дә тәмне начарлата.
Шулай да бу - кыяр эче булса, аны ташларга кирәк, дигән сүз түгел. Чөнки тозлаганда ачы тәм югала.
Тозлау өчен җыеп куелган кыярлар начар саклана икән, димәк сез аларны кирәкмәгән вакытта җыйгансыз яки полиэтилен пакетка салып суыткычта калдырмагансыз. Кышка әзерли торган кыярларны иртән иртүк җыярга кирәк дигән кагыйдәне онытырга ярамый.
Тозлаган вакытта кыярларны озынлыгы, өлгерүе, сорты буенча җентекләп аеру мәҗбүри. Аш тозыннан кала тагын укроп, сарымсак, кузаклы борыч, кызыл карлыган, чия, имән яфраклары кебек тәмләткечләр салырга кирәк. Тәмләткечләр хуш ис кенә биреп калмый, витамин белән дә баеталар.
Тозлы һәм маринадланган кыярларны аш, солянка, салат, соусларга өстәп, яки гарнир һәм аерым ашамлык итеп бирә аласыз. Аларны кайбер төрдәге балыкларны пешергәндә дә кулланырга мөмкин.
Түбәндә кыяр тозлауның бер төрен тәкъдим итәбез. Тозлар өчен сайланган савытның зурлыгы мөһим түгел. Аның төбенә тәмләткечләр салырга кирәк. Мәсәлән, кара борыч бөртекләре (3-5 литрга 5 данә), эстрагон, кара карлыган, дәфнә агачы, чия яфраклары. Тоз салганда ялгышырга ярамый: бер литр суга 1 аш калагы туры килә. Әзер тозлы суны кыярлар һәм тәмләткечләр булган савытка салырга кирәк. Тозлану 4-5 көн дәвам итә. Аннан тозлы кыярларны тәмләткечләреннән башка тозлы кайнар су белән бергә стерильләштерелгән банкаларга тутырырга кирәк.
Банкаларны һава кермәслек итеп томалап, базда калдырабыз. Монда тозлы кыярлар үзләре консервлана, баштагы халәтен саклап кала ала. Бернинди дә тәмләткечләр кирәкми. Уңышыгыз бай булсын!
Ләйсән ЯКУПОВА |
Иң күп укылган
|