поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин берәр кайчан балаларым туена киләчәкмен дә, табындагы җылы ризыкны ашамыйча нагетслар һәм чипсы сораячакмын.

Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
22.12.2024 Мәдәният

Зиннур Хөснияр: Телефон тоткан һәр бала «СалаваTik»ларны белә (ФОТО)

20 декабрьдә «Әкият» балалар үзәгендә «СалаваTik» вокаль ансамбле һәм «Салаватик» балалар студиясе укучылары катнашында Яңа ел концерты узды. Ел саен оештырыла торган җырлы-биюле тамашада быел беренче тапкыр «СалаваTik» балалар студиясе укучылары да катнашты.

«СалаваTik»лар мәктәбенә 60ка якын бала йөрде. Алар өчен дүрт юнәлеш буенча дәресләр алып барылды: бию, вокал, сәхнә осталыгы һәм татар теле. Менә шул алган белемнәрен алар «СалаваTik»лар белән бергә сәхнәдә, әкияти тамашада катнашып, үзләренең нәрсә өйрәнгәннәрен күрсәтәчәкләр», – диде «Сабантуй» журналының баш мөхәррире урынбасары, «СалаваTik»лар төркеменең кураторы Руфия Мөхетдинова.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-прозаик, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр дә балаларга бүләкләр белән тамашаны карарга килгән иде.

«СалаваTik» – «Салават күпере» журналының «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән бергә башлап җибәрелгән проекты. Ул гаҗәп кирәкле һәм кызыклы проект булды. Алар татар халкының бик матур җырларын башкаралар, ул җырлар олыларга да, балаларга бик ошый. Бу – балаларны җыр һәм моң белән тәрбияләү өчен булдырылган бик мөһим проект. Телефон тоткан һәр бала да «СалаваTik»ларны белә: аларны җырлый, ятлый, кушылып бии, шуңа күрә мин аны бөтен татар дөньясында шау куптарган уңышлы проект дип саныйм», – диде ул.

«СалаваTik»лар проекты 2021 елдан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Проект кысаларында барлыгы 75 җыр яздырылган, һәрберсенә видеолар төшерелгән. YouTube видеохостингында видеолар барлыгы 8 миллион карау җыйган. «СалаваTik»лар тарафыннан татар халык җырлары да, балаларда кызыксыну уяткан эстрада җырлары да, танылган автор-композитор җырлары да башкарыла.

Камилә Билалова.

Салават Камалетдинов фотолары.

Татар-информ

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы