поиск новостей
  • 15.05 "Башмагым" Камал театры, 19:00, 16+
  • 15.05 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 16.05 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 16.05 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 16.05 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 17.05 "Килмешәк" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 17.05 "Өйләнәм.tat" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 17.05 "Әлифба: хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
  • 17.05 "Ханума" Кариев театры, 10.30, 16+
  • 18.05 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 18.05 "Мәхәббәт бакчасы" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 18.05 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 20.00, 12+
  • 19.05 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Җанкисәккәем" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 20.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 21.05 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 21.05 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
19.12.2024 Мәгариф

Имтихан һәм нәтиҗә турында

БДИ турында кемнәрдән нинди генә фикер ишетмисең! Гомумән, уку-укыту эшчәнлегенә кагылышлы темаларга күпләр сөйләргә, аңлатырга, өйрәтергә ярата. Кайберәүләрне тыңлап-тыңлап торасың да, аңлыйсың: бу кеше мәктәпне би-ик күптән тәмамлаган бугай, анысы бер хәл, мәктәп программасын да бик яхшы ук үзләштермәгән булгандыр.

Хәзерге уку-укыту, БДИ тәртипләрен белми дә белми инде. Әнә күпләр яза бит “ЕГЭда тесттан җавапны төртеп сайлап утыру” турында. БДИ (шул ЕГЭ инде) биремнәрен күргәнең булмаса, моннан егерме ел элек ишеткәнеңне ник язарга, ник сөйләргә!

Кич утырганда гәпләшүчеләр генә булса бер хәл, канун-кагыйдә чыгаручылар арасында да шундыйлар бар бит. Әйе, имтиханның мондый төре кертелгәндә, эксперимент чорларында, аннары тагын берничә ел дәвамында биремнәр өч өлештән тора иде. Беренче өлештә бирелгән җаваплар арасыннан дөресен табып билгелисе, икенче өлештә сорау-биремнәргә җавапны төгәл итеп кыскача язасы, ә өченче өлешне тулысынча эзлекле итеп эшлисе. Өченче өлеш математика, информатика, табигать фәннәреннән мисал-мәсьәләләрне тулаем чишелеше белән эшләүне (нәкъ элеккечә язма имтиханнардагы кебек), филологик һәм иҗтимагый фәннәрдән иҗади эш башкаруны (сочинение, эссе) таләп итә. Гади тест формасындагы беренче өлешнең имтихан биремнәреннән алып ташланганына, формаларның үзгәргәненә шактый еллар инде.
 
Шуңа күрә БДИны тест дип кенә атау дөрес түгел. Сорау-биремнәр мәктәп программасы буенча гына түгел диючеләр дә ялгыша. Кайсыдыр темаларны үзләштерми калган булганнар яки онытканнар. Әйтерсең лә андый хәлләр элек, традицион имтиханнар вакытында булмый иде. Ничек кенә була иде әле!
 
Күп еллар дәвамында балалар белән эшлим һәм шуны әйтә алам: яхшы укыган, программаны үзләштергән укучылар имтиханны теләсә нинди формада да яхшы тапшыра. Ә балаларның уку хезмәтенә мөнәсәбәте дә, тырышлыклары да, сәләтләре дә төрле. Шуңа күрә имтихан нәтиҗәләре дә төрле була. Ул имтиханнарны язмача һәм телдән үз мәктәпләрендә биргән вакытларда да шулай иде. БДИ кертелгән беренче елларда авыррак булды, хәзер инде ул системага, тәртипкә салынды, укучылар өчен дә җайлы.
 
Мин эшләгән мәктәптә, имтиханнарын яхшы балларга (шул исәптән 100 балл) тапшырып, бернинди түрә баласы булмаган гап-гади укучыларыбыз да үзләре теләгән уку йортларына керә алдылар. Репетиторларсыз имтиханны бирә алмыйлар дигәне тагын дөрес сүз түгел. Дәресләрдә һәм үзлектән әзерләнеп, сораулары белән укытучыларына консультациягә килеп, күпләр репетиторларсыз да бик яхшы тапшыра.
 
11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен БДИ – бик яхшы форма. Без, мәсәлән, укуны тәмамлаганда, июнь ае буе мәктәптә имтиханнар тапшыра идек: җиде фәннән мәҗбүри, кирәк булганны гына сайлап та түгел. Ә август аенда тагын имтихан, анысы – укырга керү өчен. Ул мәктәптә бөтенләй тапшырылмаган фәннән булырга да мөмкин иде. Ә БДИ – мәктәпне тәмамлау өчен дә, укырга керү өчен дә шул ук. Үзеңә кирәклесен сайлап кына. Бик уңайлы.
 
Ә менә 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен ТДИ (ОГЭ), чынлап та, кирәкле форма түгел. Моның сәбәпләре берничә һәм бу – аерым бер тема.
 
Аерым бер тема дигәннән... Соңгы өч елда Татарстанда рус теле буенча БДИның уртача күрсәткече кими бара икән. Мәктәпләрдә прокурор тикшерүләре үткәреп, программаларны тиз арада үзгәртергә, кайбер дәресләр санын бик нык киметеп, рус теленә сәгатьләрне арттырырга мәҗбүр иткән мәгълүм вакыйгаларга җиде ел була. Арткан дәрес-сәгатьләрдә алган белемнең нәтиҗәләрен күрер вакытлар җитте менә. Нәтиҗәләр шундыйрак икән...
 
Фото: ru.freepik.com

Гөлфәния НӘҖМИЕВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.12.2024
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы