поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
24.12.2024 Дин

«Заманасы шундый, берни эшләр хәл юк. Фәрештә булып утырма әле»

«Начарлыкны күргәндә аңа шелтә белдерергә сиңа ни комачаулады?»
Берәр начар, гөнаһлы гамәл кылуын күреп, «нишлисең син, кешеләрдән оялмасаң, Аллаһтан оял» дип, кемне дә булса шелтәләсәң, «өйрәтмә мине, үзем белермен мин, сез генә изге зат, фәрештә, сез генә булдыгыз инде» дип, үзен-үзе аклый башлый.

Бу хәл барыбызга да таныш, шулаймы?

Кызганыч, кеше гөнаһка шул хәтле ияләнә ки, ул аның өчен гадәти хәлгә әверелә һәм бу кеше һичнинди шелтәләүне, кисәтүне, тәнкыйтьне кабул итми башлый һәм үзен дөрес дип саный. Бер туганыбыз тәмәке тартырга ярата, урамга чыгуга, иң беренче, шуңа ябыша. Иң куркынычы шунда: аның янында хәтта нәни сабыйлар йөрсә дә, исе китми, күпме генә кисәтү ясама, бер файдасы да юк. Аның җавабы бер: «Гомер буе тартам, яшим бит әле, һич тә зыянын күрмәдем, сез генә изге затлар булдыгыз инде». Ярар, үзе тартысын да ди, әмма балалар бит аны күрә, димәк, бу рөхсәт ителгән гамәл дип күңеленә сеңдереп үсә. Балалар бит сүзгә түгел, гамәлебезгә карый.
 
Әмма адәм балалары гөнаһлардан тыюны, кисәтүне яратмасалар да,  безгә алар сүзенә карап туктарга ярамый, кардәшләрем, сабыр гына, хикмәт белән, кирәкле урында йомшаклык күрсәтеп,  кирәк булса, катылык кулланып, күргән начарлыкны туктатырга тырышырга кирәк. Шулай эшләмәсәк, начарлык, бозыклык тагын да артачак. Раббыбыз Коръәндә шуңа чакыра бит: «Сезнең арагызда изгелеккә өндәүче, шәригатьтә танылганны боеручы һәм яманланганны тыючы бер төркем булсын. Алар – өстенлеккә ирешүчеләр («Гыймран» сүрәсе, 104нче аять)». Икенче аятьтә дә: «Сез кешелек дөньясы өчен чыгарылган иң хәерле өммәт булдыгыз. Сез шәригатьтә уңай дип танылганны боерасыз, яманланганны тыясыз һәм Аллаһка ышанасыз («Гыймран» сүрәсе, 110нчы аять).
 
Гөнаһлар артуның сәбәбе – шушы фәхеш гамәлләр турында сөйләмәү, начар ягын күрсәтмәү аркасында. Бүгенге көндә зина күп таралады, «гражданский брак»лар гадәти хәлгә әйләнә башлады, һәм, гомумән, зина төшенчәсен яшьләребез белми дә, әти-әни ул турыда сөйләми, йә ояла, йә курка. 
 
Нинди генә фильм карама, анда һәр унынчы кадрда – «түшәк» күренеше, хыянәт. Кеше фильмнар аша хыянәткә шул хәтле ияләнде ки, хатын яки ирнең сөяркәсе булмау бик сәер күренешкә әйләнде. Берсендә шулай танышым белән гаилә турында сөйләшеп киттек. Шунда бу әйтеп куйды: «Беләсеңме, хәзер сөяркәсез ирләр дә, хатыннар да юк. Аралашкан дусларымның барысының да сөяркәләре бар!» Минем, сәерсенеп, «куркыныч бит бу» дип әйтүемә көлде генә. «Җиргә төш инде, бүген бөтенесе шулай эшли. Дин әһеләре генә фәрештәме әллә? «Читкә йөрмичә» яшәп булганына ышанмыйм. Бер күлмәк киеп йөрү дә туйдыра бит, моның шулай икәнен ир дә, хатын да аңлый», –  дип җавап бирде. Күпме сөйләшсәк тә, үз фикерендә калды бу. 
 
Бу танышымның сүзләре белән килешмим. Бар кеше дә андый түгел. Әмма ул куркыныч, чыннан да, бар. Һәм безнең бурыч – менә шул гөнаһ турында, шуның нәтиҗәсендә куркыныч чирләр таралуын, авыру балалар тууын, хыянәт сәбәпле гаиләләр таркалуын, балаларның әтисез яки әнисез калуын сөйләп аңлату. Әйе, фәхеш гамәлләргә хәзерге вакытта төрле яклап та пропаганда көчле, шуңа да безгә читтән генә күзәтеп торырга ярамый. Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә кисәтә бит: «Чөнки алар гөнаһ эшләделәр һәм билгеләнгән чиктән чыктылар. Алар үзләре кыла торган яманланган эшләрдән бер-берсен тыймадылар. Чынлыкта, аларның кылган эшләре – бигрәк яман нәрсәләр! («Маидә» сүрәсе, 78-79нчы аятьләр)».
 
Биредә сүз зина турында гына түгел, җәмгыятьтә киң таралган башка гөнаһлар турында да бар. Рибага керү, ялган-алдау, ришвәт, наркомания, бер гаепсез кешенең намусын пычрату кебек начар гамәлләр гадәти хәлгә әйләнде. Иң аянычы шунда ки, болар турында сөйли башласаң, бер үк җавапны ишетәсең: «Заманасы шундый, берни эшләр хәл юк. Фәрештә булып утырма әле». Әмма каршылыкка очрап тукталып калырга ярамый, кардәшләрем, әйтергә, аңлатырга кирәк, бу – безнең бурыч, чөнки: «Без начарлыктан тыючыларны коткардык, ә золым кылучыларны, фасикълыклары өчен, коточкыч газап белән эләктердек («Әгъраф» сүрәсе, 165нче аять)». Гел куркып, вәгазь-нәсыйхәт кылмыйча яшәсәң, кеше өчен харам нәрсәнең дә хәләлләшеп куюы мөмкин. Ә шул кисәтү белән, бәлки, ун кешенең берсе генә булса да тыелып калыр, үзгәрер. Аллаһы Тәгаләнең хакыйкатькә кемнең йөрәген ачуы безгә мәгълүм түгел бит. 
 
Пәйгамбәребез дә صلى الله عليه وسلم:« Сезнең берәрегез начар эш күрсә, аны үз кулы белән төзәтсен. Моны эшли алмаса, теле белән төзәтсен. Моны да эшли алмаса, йөрәге белән төзәтсен. Бу – иманның иң зәгыйфь чагылышы», – дигән бит (Мөслим риваяте). Икенче риваятьтә килгәнчә, «Дөреслектә, Аллаһ, һичшиксез, кыямәт көнендә бәндәсенә сорау бирәчәк һәм: «Начарлыкны күргәндә аңа шелтә белдерергә сиңа ни комачаулады?» – дип әйтәчәк. Аллаһ бәндәсенә акланырлык нәрсәне әйтеп җибәрсә, ул: «Әй, Раббым, мин Сиңа өметләндем һәм кешеләрдән курыктым», – дип әйтәчәк» (Ибн Мәҗәһ риваяте). Менә бу хәдисләр дә безнең фикерне куәтли: кеше сүзеннән һәм фикереннән куркып тормыйча, гөнаһ кылуны кулыбыз белән, андый мөмкинлек булмаса, телебез белән күркәм нәсыйхәт, киңәш биреп туктатып калырга тырышырга кирәк. Анысына да көчебез җитмәсә, күңелдән ул гөнаһны күрәлмаска кирәк. 
Раббыбыз безгә адашмыйча туры юлдан барырга һәм гөнаһлардан ерак булып, башкаларны шул начар-бозык гамәлләрдән саклап калырга һидаять-тәүфыйк бирсә иде. Әмин!
 
Фото: https://ru.freepik.com 

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ
Шәһри Казан
№ --- | 29.12.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы