поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.07.2011 Ир белән хатын

Без ирләрдән киммени?

Гарәп Әмирлекләрендә, хатын-кызларның машина руле артына утырырга теләп, илдәге законнарга протест белдерүе бөтен дөньяны шаулатты. Анда гүзәл затлар кибеткә, мәктәпкә яисә эшкә барырга кирәк булса, ир туганнары яисә хәләл җефетләре илтеп куйганны “көтеп утырырга” тиешләр икән. Хәллерәк гаиләләрдә 300-400 долларга шәхси машина йөртүче яллыйлар, имеш. Әмма монда хатын-кызның үзенә руль артына утыру катгый рәвештә тыелган. “Тимер ат”ны “йөгәнләүче”ләрне хәтта төрмәгә дә ябарга мөмкиннәр, имеш. Ислам динендә хатын-кызга машина йөртү тыела дигән канун юк-югын. Миңа калса, бөтен сәбәп Гарәп Әмирлекләре короленең хатын-кызларны әле дә булса ир-атларның колы итеп санавындадыр, мөгаен.

Мин яши торган йорттан ерак түгел генә балалар бакчасы бар, юл аркылы гына чыгасы. Һәр көн иртәнге җиде тулып киткәч, тирә-як урамнардагы аналар сабыйларын кайсысы җитәкләп, кайсы күтәреп бакчага китерәләр. Ә аннан соң тукталышка чабалар, чөнки эшкә өлгерергә кирәк. Иртән ирләрен ашатып-эчертеп эшкә озату хакында әйтеп тә тормыйм. Кайбер ирләрне киендереп үк җибәрергә кирәк бит! Кичен тагын баланы бакчадан алып өлгерергә кирәк, вакытында алмасаң, тәрбиячеләр “мырлый” башлыйлар. Ирнең кайтышына ашарга да пешерәсе бар. Ял җиттеме, хатын-кыз кер юа, өй җыештыра, ашарга пешерә. Гаиләдә укучы бала булса, аның көндәлеген тикшерәсе, дәресләренә күз саласы бар. Ирләрнең исә эш “хутта”! Кайткан җиренә ашы пешкән, өе чиста! Пешкән ашны салып(!) алдына китереп куясың. Ул ашый да, диванга менеп ята. Телевизордан футбол яисә хоккей мазар күрсәтсәләр, өйдә чебен очкан тавыш та булмаска тиеш. Ә син кечкенә балага аңлатып кара атасының футбол буенча дөнья чемпионатын караганын! Баланың уйныйсы, әтисе белән дә аралашасы килә.

 

Ә без, хатын-кызлар, бер нәрсәдән дә зарланмаска, гаиләне дә алып барырга, эшкә дә өлгерергә тырышабыз, бала-чаганы тәрбияләү дә күбесенчә безнең өскә төшә. Гаиләдә тынычлык, гармония булдыру шулай ук безгә йөкләнгән. Моның өчен күпме көч, нервы кирәк! Шулай булгач, без сездән кимме, ир-егетләр?

 

Берничә ел элек күршебез вафат булды. Хатыны өч бала белән тол калды. Шул балаларны өчесен дә тәрбияләп үстерде, кеше итте. Быел кечкенә кызлары мәктәпне тәмамлый. Илле сутыйга якын бакчалары бар. Шуны тутырып бәрәңге, чөгендер утырталар, болын кадәр өйләре кайчан керсәң дә чиста, абзар тутырып терлек асрыйлар. Шушы хатын-кызны көчсез дип әйтергә кайсысының гына теле әйләнер икән? Әле бит ул өендә генә утырмый, хөкүмәт эшендә дә эшли. Шуның өстенә быел тәрбиягә ике бала алды. Тол килеш биш ятимне аякка бастырган хатын-кызга ирләр кол итеп карарга тиеш түгел, аларга һәйкәл куярга кирәк! Ялгызы гына өч бала үстергән, шуның өстенә тагын ятимнәрне дә сыендырган ир-атларны күргәнегез бармы сезнең? Минем әлегә юк. Моның өчен арыслан йөрәкле генә булу аз, фил йөрәкле булу кирәктер.

 

Тагын бер мисал. Без мәктәпне тәмамлыйсы елны БДИ дигән “афәт” тулы көченә эшли башлады. Шуңа күрә сыйныфташым белән кыш буе математика укытучысының өенә барып әзерләндек. Һәр көнне укытучыбыз Рәисә апа мәктәптә математика, физикадан алтышар дәрес биреп кайта. Мөстәкыйль эшләр, контроль эшләр эшләтә, мәктәптән кайткач аларны тикшерә, иртәгесе көнгә дәрес планы яза. Шуның өстенә сыйныф сәгатьләре, класстан тыш эшләр алып бара, сайлаулар вакытында сайлау комиссиясендә эшли. Ничек өлгерә диген: йорт җире ялт итеп тора, илле сутыйга якын бакчасында бер чүп әсәре дә тапмассың! Мәктәптән эт булып арып кайтса да, безне өйрәтүдән туктамады. Һәр кич математикадан БДИга әзерләндек. Әле мәктәп кенә түгел, Рәисә апаның гаиләсе дә бар бит! Ул ялгызы гына уңган, акыллы, чибәр кыз үстерде. Кызы гармунда уйный, үзе көйләр яза, шигырьләр иҗат итә, җырлый да. “Май чүлмәге тышыннан билгеле” ди бит халык, баласы да әнисе кебек бар яктан килгән. Менә шул хатынны ничек итеп ирләр белән бер хокукларга ия түгел дияргә була инде, җә?

 

Үзебезнең гаиләдә дә ирләр белән бергә тормыш йөген тартучы хатын-кызлар шактый. Өч ел элек апамның ире бик нык авырып китте. Ул чагында алар таштан йорт салып яталар иде. Менә шул йортны апам үз көче белән төзеп бетерде, балаларын укытты. Алай гына да түгел, авыру ирен бала караган кебек карый. Кирәк икән машинасын да йөртә, комбайнына да утыра, өен дә төзи, бакча тутырып җиләк-җимешен, яшелчәсен дә үстерә, өен дә гөлләргә күмә. Урыс әйтмешли, чапкан атны да туктата, янган утка да керә безнең хатын-кызларыбыз! Әмма безне яратырга, хөрмәт итәргә һәм сирәк кенә булса да безнең тырышлыкларыбызны күрә белергә генә кирәк. Безнең дә йомшак күңелле, назлы булып каласыбыз килә.


Лилия ЛОКМАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 3 | 7.07.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»