|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2024 Аш-су
![]() Белен рецептыБеленне яратмаган кеше юктыр. Аның рецептлары да бихисап. Бу юлы беленне сөткә кушып әзерлик әле? Кирәк
- тавык йомыркасы – 3 данә;
- 3,2 процентлы сөт – 1,5 стакан;
- су (кайнап торган) – 1 стакан;
- он – (югары сортлы) – 1,5 стакан;
- тоз – ярты чәй калагы;
- үсемлек мае – 3 аш кашыгы;
- бераз ак май.
1. Табага йомырка сытып, өстенә тоз сибәбез. Күпертеп алабыз.
2. Күпертүне туктатмыйча, өстенә кайнап торган су агызабыз.
3. Күпертүне дәвам итеп, он өстибез. Массаны яхшылап болгатып алабыз. Сөт чираты. Кабат яхшылап, төер калдырмыйча туглыйбыз.
4. Утка табаны куеп, яхшылап җылытабыз. Табаны майлап, өстенә камыр агызабыз. Белен бер яктан кызарып чыккач, аны җайлап кына икенче ягына әйләндерәбез. Кыздырабыз.
5. Табадан алынган һәр беленне, тәлинкәгә җәеп майлап барабыз.
6. Өстәлгә каймак, кайнатма, бал белән китереп, якыннарыбызның рәхмәтләрен тыңлыйбыз.
Тәрҗемә: Матбугат.ру
Чыганак: vilkivruki.ru
--- |
Иң күп укылган
|