поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кыз: Сөйгәнемне ничек кире кайтарырга?
    Хатын: Иремне ничек әнисенә кире кайтарырга?
    Әби: Сталинны ничек кире кайтарырга?
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
20.12.2024 Җәмгыять

Россия мөселманнары диния нәзарәте дини күпхатынлыкны рөхсәт итте

Күпхатынлыкның төп шарты булып ирнең барлык хатыннарга гадел һәм тигез хокуклы мөнәсәбәте тора.
Россия мөселманнары диния нәзарәтенең голәмәләр советы, ирнең барлык хатыннарга гадел һәм тигез мөнәсәбәтләре шартларында, Россия мөселманнарына дүрт дини никах төзергә рөхсәт итте.

Әлеге фетваны чыгарган советның киңәйтелгән утырышы кичә булган.

"Ир-атка бер үк вакытта икенче, өченче яки хәтта дүртенче хатын белән дини никах төзү мөмкинлеге турында карар кабул ителде. Сәламәтлеге буенча хатын бала табарга сәләтсез булса, репродуктив яше яки башка объектив сәбәпләр аркасында, әйтик, ир белән хатынның җенси яктан туры килмәвенә бәйле рәвештә бу рөхсәт ителә. Хатынның бала табасы килмәү факты да исәпкә алына", – дип сөйләгән Аляутдинов.
 
Дин эшлеклесе хәбәр иткәнчә, күпхатынлыкның төп шарты булып ирнең барлык хатыннарга гадел һәм тигез хокуклы мөнәсәбәте тора.
 
"Ул барлык хатыннарны бертөсле матди тәэмин итүдә, һәркайсына аерым торак бирүдә, килешү буенча барысы белән вакыт тигез уздыруда чагыла. Әгәр бу шартлар үтәлмәсә, ир-атка күп хатынлык рөхсәт ителми, – дип өстәгән мөфти. – Никахта торучы ир-ат шулай ук хатынына икенче бер хатын белән никахлашырга нияте турында хәбәр итәргә тиеш. Ул бу хакта хәбәрдар булмаса һәм моның белән килешмәсә, никахны өзүне таләп итәргә хаклы (ислам нормалары буенча)".
 
Моннан тыш, никахта торган ир тагын бер дини никах төзегәндә барлык балаларны да уллыкка алырга, шулай ук нотариаль рәвештә васыять рәсмиләштерергә тиеш булачак.
 
Фәтва нигезләмәләре дини никахта торучы ир белән хатынның хокукларын һәм бурычларын аңлата, алар Россия гаилә законнары нормаларын алыштырмыйлар, дип билгеләп үтә Аляутдинов. Ул закон ЗАГС дәүләт органнарында махсус таныклык бирү белән төзелгән бер генә никахны таный, дип аңлата ул. "Дини никахта гына торган хатын-кызның хокуклары юридик яктан беркетелмәгән. Безнең дин белеме аңа хокукларын саклап калу өчен кирәкле гамәлләрне башкарырга ярдәм итәчәк" дип сүзен йомгаклаган мөфти.
Моның турында “РИА Новости”га Россия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов хәбәр итте. 
 
 
Фото: ru.freepik.com

---
Шәһри Казан
№ --- | 20.12.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы