|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.07.2011 Җәмгыять
Сатып алырга акчаң булмаса...Бүген авылдан килүчеләр генә түгел, шәһәрдә туып үсүчеләр дә гаилә корганнан соң яңа торак эзләргә мәҗбүр. Кемдер бу хәлне ипотека аркылы чишә, кемдер кеше фатирында яшәп тора. Статистика мәгълүматларына караганда, фатирларын арендага биреп торучыларның 20 проценты гына дәүләткә тиешле салымны түли. Калганнары исә күләгәдә калуны кулайрак күрә. Нәтиҗәдә дәүләт казнасы миллионнарча табыштан коры кала. Россиянең Риэлторлар гильдиясе күрсәткечләренә караганда, Татарстандагы торак бәяләре июнь аенда 0,58 процентка арткан. Хәзерге вакытта башкаладагы торакның бер квадрат метры уртача 44 мең сум бәяләнә. Социаль ипотека программасына эләгә алмаганнар өчен бу бик зур бәя. Шуңа да фатир сатып алу күбесенең көченнән килми. Боларны истә тотыптыр инде, хәзерге вакытта аренда йортларын төзүне җәелдермәкче булалар. Аларны икенче төрле табыш йортлары дип атыйлар. Аналитиклар фикеренчә, бу – Россиядәге торак белән тәэмин ителеш проблемасын хәл итүнең бердәнбер юлы. Икенче яктан исә, әнә шул күләгәдә калган салым түләмәүчеләрне дә әлеге табыш тармагыннан кысрыклап чыгарырга мөмкин булачак.
РФ Икътисад үсеше министрлыгы планнарына караганда, 2020 елга илдә төзелгән йортларның биштән бер өлеше шушы табыш йортларыннан гыйбарәт булачак. Инде сентябрь ае беткәнче барлык төбәкләр дә мондый торак төзеләчәк җир кишәрлекләренең исемлеген булдырырга тиеш. Татарстанда бу уңайдан “2011-2015 елларга ТРда торак төзелешен үстерү” максатчан программасын кабул иттеләр. Әлеге программа кысаларында күбесенчә табыш йортларын төзеп тапшыру күздә тотыла.
Мәскәүдә мондый табыш йорты 2003 елда төзеп тапшырылган. җиде ел узуга да карамастан, ул әле һаман да “тәҗрибәи” статусында. Чөнки заманча төзелгән элиталы торак, нигездә, командировкага килүче чит ил гражданнары өчен каралган. Шуңа да мондый фатирның аренда бәясе аена 12 мең долларга кадәр җитә.
Социаль дәрәҗәсе уртача булган катлау өчен мондый табыш йортларын төзү табыш китермәячәк, дип саный белгечләр. Әйтик, башкаладагы 30 квадрат метрлы торакны төзеп тапшыру өчен инвесторга ким дигәндә бер миллион ярым акча чыгарып салырга кирәк. Ә арендага 10 мең сумга биреп торган очракта, әлеге акчасы аңа дистә елдан соң гына әйләнеп кайтачак. Бу торакны җиһазларга, салымын түләргә, тәэмин итеп тә торырга кирәк. Белгечләр фикеренчә, дәүләт ярдәменнән башка гына, урта катлау кешеләре өчен төзегән очракта, бу бизнесны җәелдереп булмаячак. Шуңа күрә гыйнвар аенда Казанда үткән Дәүләт Советы утырышында да әлеге мәсьәлә юктан гына күтәрелмәгәндер. Ул чакта торак милеген арендалауга зур игътибар биререлергә тиешлелегенә кат-кат басым ясалды.
Дәүләт ярдәм кулы сузган очракта, төзүчегә ташламалы инвестиция режимыннан файдаланырга мөмкин булачак. Әмма бу очракта проектның киләчәге тулысынча дәүләт кулында дигән сүз. Табыш йорты төзү өчен муниципалитет бушлай җир кишәрлеге бүлеп бирә, төзүче исә төбәк җитәкчеләренең ышанычы астында банктан ике елга кре дит рәсмиләштерә. Торак йорт төзелеп беткәннән соң, аны җирле хакимият тарафыннан гамәлгә куелган идарәче компания (ипотека торагын кредитлаштыру агентлыгыннан 20 елга алынган кредит акчасына) сатып ала.
Мондый табыш йортлары элек тә булган. Ул чакта байлар зур йортлар төзеп, андагы бүлмәләрне торыр урыннары булмаганнарга биреп торган. Баксаң-күрсәң, инде Казанда да мондый йортларны төзи башлаганнар. Универсиадага хәтле беренче шундый торакларны тапшырырга да планлаштырыла. Башкалада төзеләчәк мондый йортның проекты Мәскәүнекеннән аерыла, әлбәттә. Ул Павлюхин урамы тирәсендәге җирдә, 112 мең квадрат метр мәйданда урнашачак. Шуның яртысы кешеләргә арендага биреләчәк. Әлеге комплекс уртача керемле яшь белгечләр өчен планлаштырыла. Аның инфраструктурасына сәүдә үзәге, кунакханә, фитнес үзәге, балалар бакчасы, ресторан-кафелар, офис биналары керәчәк. Инде 2013 елга аның беренче чиратын тапшырырга планлаштыралар.
Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|