|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.07.2011 Мәгариф
![]() «Минем исемем Гарри. Мин татарча сөйләрмен...»Кайбер милләттәшләребез татар телен тиешле дәрәҗәдә белеп бетермәгән вакытта, Татарстанда укыган АКШ студентлары туган телебезне «су кебек эчә». Кайберләре телне архивларда һәм китапханәләрдә документлар өйрәнерлек дәрәҗәдә үзләштергәннәр. Америка студентлары өчен рус һәм татар телләрен өйрәнү программасын ТДГПУ оештырган. Программа кысаларында быел океан артыннан Казанга 32 студент килгән. Алар университет ректоры Рәдиф Җәмәлетдинов белән очрашып, программадан алган тәэсирләре белән уртаклашты, татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен күрсәтте.
«Безгә АКШ студентлары инде 4 ел рәттән килә, – дип таныштырып китте ректор программа белән. – Әлеге курс аларның теләге буенча оештырыла». 2008 елда 11 студент килгән булса, быел стажировкага инде 32 кеше килгән. Рәдиф Җәмәлетдиновның сүзләре буенча, студентлар татар телен бик теләп өйрәнәләр. Моның өчен уңай шартлар да тудырылган: алар мондагы татар һәм рус гаиләләрендә яшәп, 8 атна буенча тел үзләштергәннәр, тарих һәм мәдәният белән танышканнар. Стажерларның университеттагы уку программасы шактый тыгыз: атнасына биш көн, көнгә дүрт сәгать. «Киләсе елларда безнең студентлар да Америкага инглиз телен өйрәнер өчен барыр дигән өмет бар», – дип, планнарын ачыклады ректор. ТДГПУ бу турыда АКШ университетлары белән сөйләшүләр алып бара икән инде.
Университет җитәкчелегенең чыгышларыннан соң, сүз Америка студентларының үзләренә бирелде. «Минем исемем Гарри. Мин татарча сөйләрмен», – дип кистереп әйтә ап-ак тешле Техас егете, ә ректор, «нарасые»ның тел өйрәнү юлындагы уңышларына канәгатьлеген белдереп, җылы итеп елмаеп куя. – Казанга инде икенче тапкыр килдем. Минемчә, татарлар – Россиядә иң мөһим милләтләрдән берсе. Татар халкы минем өчен бик кызыклы, бигрәк тә аның тарихы, дине. Америкалылар татарларны аз беләләр. Шуңа күрә аларны өйрәнү безгә бик кирәк, файдалы. Аеруча минем өчен: мин архивларда һәм китапханәләрдә татарча документлар белән эшләргә җыенам», – дип, планнары белән уртаклаша егет. Сүз уңаеннан, Гарри СССР заманында татарларның дини, сәяси һәм мәдәни тормышы, рус-татар мөнәсәбәтләре турында диссертация яза. Техас студентының сүзләренчә, татар телен өйрәнү аларга җиңел бирелә. «Текстлар укып, сүзләр ятлап, фильмнар карап өйрәнәбез. Практика күп кирәк», – дип, берничә ай эчендә татар телен өйрәнүенең серләрен ача егет. «Укытучыларыбыз да бик әйбәт. Безнең белән бик яхшы эшлиләр», – ди Гарри, читтәрәк торган укытучысына күз кысып. «Күреп торабыз: бүгенге көндә татар теле белән дөньякүләм кызыксыну бар һәм ул арта бара», – дип, фикерләре белән уртаклаша ректор. – Күп телләр өйрәнгән балага башка дисциплиналар җиңел бирелә». Алар туган якларында да кәләпүшләребезне киеп йөриләр. Шушы яктан да мәдәниятебезне танытабыз бит инде без. Бу очрашуның ахырында да ул чит ил студентларына кәләпүшләр кидерде. «Әлегә монда буласыз, дәресләргә дә шушы түбәтәйләрне киеп йөрерсез инде», – дип шаяртты Рәдиф Җәмәлетдинов. Америкалылар исә, үзләренчә киң итеп елмаеп, фотографлар алдына чыга-чыга, ректор белән кәләпүшләр кигән килеш фотога төшеп калырга тырыштылар.
Стажерларга Тукай телен ТДГПУның өлкән укытучысы Айгөл Әюпова өйрәтә. «АКШтан килгән студентлар арасында тарихчылар, филологлар, музыкантлар, медицина хезмәткәрләре бар. Татар теле рус теле белән чагыштырганда аларга җиңелрәк тә бирелә», – дип күзәтүләрен бәян итә педагог. Айгөл АКШ Дәүләт департаментының «Фулбрайт» мәгариф программасы кысаларында Америкада да татар телен укытып кайткан. «Аризона штаты университетында укытканда, төркемемдә 10 студент бар иде. Татар телен бик теләп һәм кызыксынып өйрәнделәр», – дип, тәҗрибәсе белән уртаклаша укытучы. Хәер, соңгы вакытларда республикабызда татар телен өйрәнүнең методикасы катлаулы дигән фикерләр тарала башлады. Ә менә әлеге чит ил студентларының кыска вакыт эчендә туган телебезне камил дәрәҗәдә үзләштерүләре исә мондый фикерләрнең уйдырма икәнен күрсәтә һәм, нигездә, татарча белү-белмәүнең теләк һәм шәхси тырышлыкка гына бәйле булуын дәлилли.
Илдар ГАБИДУЛЛИН |
Иң күп укылган
|