поиск новостей
Көн мәзәге
  • Шәһәрдә юллар шул кадәр начар иде ки, “Без аны югалттык бугай” дигән сүзне ишеткәч, “Ашыгыч ярдәм” машинасы шоферы пациентны эзләргә дип кире борылган иде.

Бүген кемнәр туган
  • 06 Июнь
  • Фәнис Фәтхи (1961-2018) - журналист
  • Илдар Хәйруллин - актер
  • Айгөл Сагынбаева - җырчы
  • Әсгать Айдар (1906-1959) - шагыйрь
  • Лилия Газизова - шагыйрә
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
18.12.2024 Дин

Догалар кайсы вакытта кабул була?

«Дога ул бәлаләрдән саклый, хәтта кешенең тәкъдирен дә үзгәртә ала» (Хәдис).
Һәрвакыт дога кылган кеше беркайчан да үзен ялгыз итеп тоймас, чөнки Аллаһ кешенең догасын җавапсыз калдырмый. Әмма дога кабул булуның шартлары бар.

1 шарт: хәләл ризык белән туклану, хәләл кием кию һәм хәләл кәсеп белән шөгыльләнү.  

2 шарт: доганың кабул булуы өчен ихласлык кирәк. Сораганымны Аллаһ кабул итәрме-юкмы икән, дип шикләнергә ярамый. 

3 шарт: өмет һәм сабырлык белән дога кылу. Булса була, булмаса – юк, дип торсаң, әлбәттә, кабул булмый, ихластан, өметләнеп сорасаң, чынга ашу ихтималы да арта. 
 
Догада шуны аңларга кирәк: син Хуҗаңнан сорыйсың, ә калганын Ул хәл итә. Шуны да белик: кеше, дога кылу өчен, Аллаһка теләсә кайчан мөрәҗәгать итә ала. Шулай да, дога каб­ул булу ихтималы зур булган кайбер вакытлар динебез тарафыннан аерып күрсәтелгән.
 
Мәсәлән:
Төнге намаз вакытында. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Доганың кабул булу ихтималы зур булган вакыт ул – төнге намаз – тәһәҗҗүд вакыты», – дигән.  
Азан әйткәндә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Мөәзин азан әйткәндә, күк капкалары ачыла һәм догаларга җавап бирелә», – дигән (Әл-Хәким, Әбү Ягълә).
 
Фарыз намазыннан соң. Пәйгамбәребездән: «Кайсы догалар тиз кабул була?» – дип соралгач, ул: «Төн уртасында һәм һәр фарыз намазыннан соң кылганнары», – дип җавап биргән (имам Әт-Тирмизи).
 
Җомга көнне. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Җомга көнне дога кабул була торган яшерен бер вакыт бар», – дигән.
 
Яңгыр яуганда. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Ике очракта Аллаһы Тәгалә доганы һичшиксез кабул итә: намазга азан әйткәндә һәм яңгыр яуганда», – дигән (Җәмигуль әхәдис).
 
Хөрмәтле дин кардәшләрем, димәк, яңгыр – Аллаһның рәхмәте ул! Һава торышлары үзгәргәндә сабыр итеп, догада булыйк, Раббыбыздан хәерлесен сорыйк.
 
Фото: https://ru.freepik.com/

Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 18.12.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы