|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2024 Җәмгыять
![]() Йомырка, ришвәт һәм караклык турындаРишвәт һәм караклык – бертуганнар. Икесе дә эшләмичә генә ниндидер байлыкка омтылуны күздә тота. Хәер, эшләмичә дип әйтү бик дөрес тә булмас. Ришвәтчеләр эш урыныннан, вазыйфасыннан файдалана. Карак ялгызы гына да урлаша ала, ә ришвәт “эшендә” ике яки берничә кеше катнаша. “Һәркемнең бармагы үзенә таба кәкре” дигән әйтем бар. Мәгънәсен барыбыз да аңлый. Без инде җитәкче урыннарда эшләүчеләрнең капчык-капчык акчалар, зур-зур ришвәтләр белән тотылганын күргәләп-ишеткәләп торабыз. Комсызлыкларына гаҗәпләнәбез, тузынып алган булабыз. Әмма теге әйтемне искә төшерик тә, әлеге ришвәтче-түрә урынына гади бер хезмәт иясен куеп карыйк. Мәсәлән, кондукторны. Менә ул автобус яки транспорт салоны буйлап пассажирларга билет сатып йөри. Күпләр хәзер банк картасы яки юл картасы белән түли. Акчалата түләүче булганда, кондукторларның шактые: “Сезгә билет кирәкме?” – дип сорый. “Юк” дип әйтүчеләр әз түгел. Кондуктор уңга-сулга карап ала да (карап тормаучылар да бар), теге пассажир түләгән билет бәясенең 5-10 сумын кире кайтара. Пассажир, әлеге кондукторны бик яхшы һәм игелекле кешегә санап, канәгать елмая. Кондуктор үзе эшли торган оешманың кассасына керергә, үзенең һәм хезмәттәшләренең хезмәт хакына, премия фондына кушылырга яки транспорт чарасын карап-ремонтлап тору исәбенә күчәргә тиешле акчаны үз кесәсенә салып куя. Ул да канәгать... Нәрсә бу: ришвәтме, караклыкмы? Бездәге менталитет бу, теге бармак кәкрелеге. Әлеге кондукторны яки пассажирны теге ришвәтче-түрә урынына куйсалар, ул меңләп-миллионлап үзләштермәс идеме? Ай-һай...
Караклыкның, гомумән, әллә нинди төрләре бар. Интернет та хәзер бу “кәсеп”не үз итүчеләргә күп мөмкинлекләр ача. Матди байлык үзләштерү турында гына әйтмим. Кайчакта берәрсенең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән авторын күрсәтмичә генә язылган матур җөмләләр, акыллы фикерләр, хәтта кыска хикәяләр укыйсың да: “Шәп! Әмма кайдадыр укыган идем кебек”, – дип уйланасың, җөмлә төзелешенең бик татарча ук булмавына да игътибар итәсең. Ә ул В.Гюго, Ф.Достоевский, А.Чехов яки башка бер язучының, психолог, журналист, философның җөмләләре, фикерләре булып чыга. Үз күңелеңә хуш килгәнне бүтәннәр белән дә уртаклашасы килү гадәти күренеш. Цитаталар, афоризмнар битеннән алып урлаучылар үзләрен карак дип саныймы икән? Өзек-цитаталарны гына түгел, шигырь, хикәяләрне дә шулай алу, хәтта автор итеп үзен күрсәтү очраклары да бар икән. Яман күренеш.
Каракны безнең якларда бур дип йөртәләр. Русчадагы вор сүзенең шулай татарчалаштырылган варианты инде бу. “Ул кеше бур бит!” Каты яңгырый, тупасрак та.
Йомырканың ни катнашы бар дисезме? Монысы тагын кызыклы бер нәрсә. Күптән инде кибеттә бер әбинең, ике ячейканы ачып, йомыркаларны берсеннән икенчесенә әвеш-тәвеш китергәнен күргән идем. Минем гаҗәпләнеп караганны күрде дә: “Ватыкларын алмаштырам”, – диде. Гомер буе кибеттә эшләгән апаның исә сатып алучыларның әйберләрне бик күп урлаулары, каплы май, шоколад, коньяк ише нәрсәләрне, хәтта йомырканы да бер-икешәрләп кесәгә салып алып чыгулары турында әйткәләгәне булды. Мин үзем йомырканы аерым бер кошчылык фабрикасының (исемен язмыйм, реклама булмасын) сайлап алынган, ягъни отборный категориялесен алам. Эре, әйбәт. Ячейканы кибеттә ачып караганым юк, кайчакта чатнаганнары да эләккәли. Менә бүген дә алып кайттым. Йомыркаларны суыткычка куйыйм дип капны ачтым да, кычкырып көлеп җибәрдем. Ун йомыркалык капта тугыз гына иде. Шушы хәл менә бу язмама этәргеч булды инде.
фото: ru.freepik.com
Гөлфәния НӘҖМИЕВА |
Иң күп укылган
|