поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.07.2011 Җәмгыять

Ырым-шырым

Эшлисез-эшлисез, ә баеп китә алмыйсызмы? Әллә кәшилүгегездә акчаларыгыз рәт-рәт булып, матурлап салып куелмаганмы? Ачкычларыгызны өстәлгә ташлый торган гадәтегез бар мәллә? Өйдә себеркегез дә пумалалы башы белән “басып” тормыймы? Тиеннәрне акчага да санамыйча, теләсә-кайда ташлап йөрисезмени? И-и, алайса баюлар юк сезгә...

Уф, тагын кара мәче!

 

Безнең тормышта ырым-шырымнар, ышану-юраулар тулып ята. Алай гына да түгел, безнең һәр ым-хәрәкәтне, төчкерү-йөткерүне ниндидер ырым-ышануга бәйләргә мөмкин һәм “шырымнар” безне тәүлек әйләнәсе “эзәрлеклиләр”. Иртән караватның кайсы ягыннан, кайсы аяктан торып басудан башлап, көн дәвамында ниләр кылуыбыз, нәрсәләр күрүебез, ничек ятып йоклавыбыз – барысы да диярлек ниндидер ырымга барып тоташа. Үзеңне төксерәк тотсаң: “Сул аягыңнан тордыңмы әллә син?” – диләр. Авызыңны ачып, гел иснәп торсаң, бер дә и-и, мескен, йокың туймаган димиләр, күз тигән сиңа дигән булалар. Җиде елсыз өйләнмәссең дип, җиде-сигез яшьлек малайларны да өстәл почмагы турына утыртмаска тырышалар. Бар инде хәлләр.

 

Әйтик, спортчылар – зур ярышлар алдыннан, ә студент егетләр сессия алдыннан кырынмыйлар, кызларның кайберләре сессиягә тырнакларны буяп бару уңыш китерә дип саный, элекке студентлар исә имтиханга кергәндә аяк киеменә тимер биш тиен салсаң, яхшы билге аласың дип ышанганнар һәм кайсыдыр шәһәрдә мондый ышануны раслаучы һәйкәл дә бар әле (ботинка эчендә биш тиенлек сурәтләнгән). Кемнеңдер унөч саныннан коты алына. Кемдер кара мәче юлын кисеп үтсә, ул көнне күргән бөтен уңышсызлыгын шуңа сылтый.

 

– Машинада барганда юлны кара мәче кисеп үтсә, ирем юл кырыена туктап, берәр машинаны уздырып җибәрә, яки мәче узган җирдән як-ягына төкеренеп үтеп китә, – ди күршем Ләйсән.

 

Кара мәче узган җирдән үткәндә бер таякны урталай сындырып, юлның ике ягына ыргытсаң, уңышсызлыкка юлыкмыйсың дигән ышану да бар.

 

– Эштә зур көзге бар иде, беркөнне аны яңага алыштырдылар да, мин искесен өйгә алып кайттым, – ди кибеттә җыештыручы танышым Альбина. – Ләкин күршем өйгә иске көзге куярга ярамый диде. Хәзер көзгене нәрсә эшләтергә дә белмим...

 

Көзгеңне кешегә бирергә ярамый – бәла килә, бер көзгегә иптәш кызың белән икәү карарга ярамый – сөйгән яр уртак була, ватык көзге кыйпылчыгыннан карама – чирләрсең, кечкенә баланы көзгегә каратма – сөйләшә алмый яки тотлыга торган булыр... Көзгегә кагылышлы ырымнар гына да фәлән кадәр. Каян чыккан соң алар? Кем уйлап тапкан мондый ышану, сынау, кисәтү, юрауларны? Галимнәр ырым-шырымнарга ышану борын-борыннан килә диләр. Фәннең әле нәрсә икәнен дә белмәгән чакта кешеләр теге яки бу вакыйганы, күренешне ырым-шырымнардан аңлап төшенгәннәр. Ул вакытлардан соң инде фәлән гасырлар узса да, адәм затлары ырым-шырымнарга ышанудан әле һаман арына алмыйлар. Әллә нинди фәнни казанышлар да кешеләрне бу инану-шикләнүләрдән аралый алмый. Шунысы кызык, күңелле, яхшы ырым-шырымнар бик аз, ә “начар фал” дигәннәре буа буарлык.

 

Миңле, димәк, бәхетле!

 

“Яхшыга” дигәннәрен карап үтик. Урыслар савыт-саба ватылуны яхшыга юрыйлар, алардан күрмәкче, без дә берәр савытны төшереп ватсак яки кемдер ватса, “черек кул” дип чәчрәп чыкмыйбыз, ә “бәхеткә!” дигән булабыз. Ләкин өйдә ватык-китек савыт-саба тотмау хәерле, имеш. Тәнендә миңе күп кеше бәхетле була диләр. Миңнәре үзе күрә алмый торган җирендә, әйтик, аркасында булса, андый кеше бигрәк тә бәхетле, имеш. (Ләкин табиблар гына “күп миң – бәхеткә” дигән фикер белән никтер килешмиләр, миңнәрне кояштан сакларга, төсләрен үзгәртмиләрме дип, гел карап торырга кушалар). Малай кеше – әнисенә, кыз бала әтисенә охшаса бик бәхетле була, имеш. Элек баланы тугач та әтисенең күлмәгенә төргәннәр – бәхетле бала булсын дип. Ә хәзер яңа туган баланы әнисенең күкрәгенә салу (урысча бу күренешне “мамин поцелуй” дип атыйлар) балага бәхет теләү дип кабул ителә.

 

Кызыклы ырым-сынамышлардан тагын мондыйлары да бар: песи кашынып утырса, өй кыегына саескан кунса, мендәр төшсә – табыныңны әзерли башла, кунак килә дигән сүз. Идәнгә чәнечке, пычак төшүне – ир кунак, кашык төшүне хатын-кыз кунак килүгә дип юрыйлар. Димәк, идәнгә пычак, мендәр, кашык төшкәнче үк килеп кергән кунак, “дөрес” кунак түгел. Өй кыегына яки киртәгә, коймага кунган саескан авыру кешенең тиздән тереләчәген дә хәбәр итәргә мөмкин икән. Мәчегә бәйле сынамышлар да төрлечә аңлатыла, кайсыбер милләтләрдә кара мәчегә юлыгу уңышсызлык билгесе дип кабул ителсә, мисырлылар мәчене, нинди генә төстә булуына карамастан, яхшылык кына китерүче хайван дип саныйлар. Яңа йортка, фатирга да бит иң беренче итеп мәче кертеп җибәрү гадәте бар: монда матур, мул тормыш кичерергә язсын дигән теләк белән эшләнә бу.

 

Тулы чиләкле хатын-кызга очрау – уңышка очрау дип бәяләнә. Ә ир кеше буш чиләк белән очраса яхшы, имеш. Аш яки ботка артык тозлы булып китсә, димәк, хуҗабикә гашыйк булган дигән сүз. Ике адаш уртасына туры килсәң, сәгать телләре тәңгәл саннар күрсәтсә (әйтик 12.12), теләк теләргә кушалар, кабул була, имеш.

 

Көзгегә кара да, телеңне чыгар

 

Ырым-шырым, ышану-сынамышларның “яман фал” дигәннәре буа-буарлык. Тоз түгелсә, авылда тавыклар дәррәү кыткылдый башласа – пыр килеп әрләшү көтелә дигән сүз. Тозны ялгыш түксәң, өйдә тавыш чыкмасын өчен көлеп җибәрергә һәм маңгаеңа шапылдатып сугып куярга кирәк, ди сынамыш. Өйгә кош очып керү яман хәбәргә, имеш. Ишекләрне бикләп, өйдән чыгып киткәч, нәрсәңнедер онытып, кире керү – бетте, юлың уңмаячак дигәнне аңлата. Болай кереп-чыгып йөрүләр озын юлларга чыгу алдыннан бигрәк тә начар фал, имеш. Кире кермичә мөмкин түгел икән инде, өйдә көзгегә карап, үзеңә телеңне чыгарып күрсәтергә кирәк, диләр: шул кирәк сиңа, оешмаган, җыйнаксыз нәрсә дигән сүз буладыр инде бу, яки өйгә кергәч бераз утырып алырга кушалар. Юлга чыгар алдыннан утырып алу шуннан килеп чыккан диләр – берәр нәрсә онытылып калганы искә төшмәсме, янәсе. Туган көнне иртә уздыру, бүләкләрне иртә алу, бала тудыру йортыннан кайтып кермәс борын бәбинең “тәпиен юа” башлау – яман фалдан санала. Өстәлдә буш шешә тору – акчасызлыкка, өстәлдән ипи валчыгын кулың белән сыптырып төшерсәң – муллык күрәсең юк дигән сүз. Телегез кычытып тормаса, кешегә очлы әйбер, әйтик, пычак бүләк итмәгез – әрләшәсез. Киемегезне эчке ягы белән кия күрмәгез – кыйнап ташлаячаклар. Киемегездәге ертык-тишекләрне өстегезгә кигән килеш тексәгез – хәтерсезгә әйләнәсез. Киемне өстегездә килеш тегәргә туры килсә, тегеп бетергәнче телегезне булса да тешләп торыгыз.

 

Тор, буйдак, юкса кәләшең кылый була!

 

Кешедән нәрсә дә булса сорап аласың килсә, ул кеше тирәли өч тапкыр әйләнергә кирәк, имеш. Ай-һай, болай “җүләр сатып” йөрсәң сиңа кемдер нәрсәдер бирер микән? Тиле икән бу дип жәлләп бирсәләр генә инде. Кем белән дә булса араңны өзәсең килсә, аңа булавка бирергә кирәк, кеше кулъяулыгын алма – ул түгәчәк яшьләр сиңа күчәчәк, укый торган китабыңны ачык калдырма – аны җен укый да, шуннан син элек укыганыңны онытып бетерәсең, ди. Йорт саласы урында башта чокыр казып, анда төнгегә бал салынган савыт куеп калдырсаң һәм иртән шул савытка кырмыскалар җыелган булса, бу уңышлы, бәрәкәтле нигез булачак, ди. Йорт салганда аның читләренә вак акча сибеп (байлык өчен), йон куеп (җылы булсын өчен) калдырырга кирәк дигән ышану бар. Ирең яки хатының белән гомер буе ызгышып яшәмим дисәң, киеп карау өчен туй балдагын беркемгә дә бирергә ярамый, имеш. Күзәтеп-карап йөрсәң, әллә бездә бөтен кеше балдагын кемгәдер киеп карарга биргән инде дип гаҗәпләнәсең – бер генә гаиләдә дә савыт-саба шалтырамый тормый. Балдакны югалту да яхшы фал түгел, диләр. Түгел, билгеле, бу җыйнаксызлык, “ачык авызлык” билгесе ләбаса. Көянтә аша атлап чыксаң, көзән җыерыр, көянтә белән малларны кыйнасаң – балаң көянтәдәй кәкре туар, янчыгыңдагы соңгы акчаңны кешегә бирсәң – үзең акча чырае күрмәссең, аягыңны селкеп утырсаң – шайтан баласын тирбәтәсең, чәчеңне үзең киссәң – гомереңне кыскартасың дигән ырымнар да бар. Әгәр буйдак йокларга ярата икән, димәк, ул кылый кызга өйләнәчәк икән. Баш киемеңне өстәлгә куйсаң, акчаң булмас, имеш. Уң кулыңның учы кычытамы, димәк, акча керәчәк, сулы кычытса, киресенчә, чыгачак. Очкылык тотамы – димәк, сине кемдер исенә төшерә, битең янса – кемдер тетмәңне тетеп яманлый.

 

Исереккә “мунча тубыктан”

 

Фәнни яктан исбатланган ырым-шырымнар, сынамышлар да бар. Әйтик, карлыгачлар бик түбәннән очсалар, яңгыр явачак дигән сүз. Ягъни, яңгыр явар алдыннан атмосфера басымы түбәнәя һәм карлыгачлар туклана торган вак чебеннәр җирдән аз гына югары оча башлыйлар. Ырым-шырымнарга шыр томаналык белән ышанмыйча, башны бераз эшләтеп карасаң, күбесенә аңлатма табарга мөмкин. Әйтик, эт хуҗалыктан чыгып качмасын өчен, аның йонын бераз йолкып алырга һәм ишегалдында сакларга кушалар. Димәк, ул каядыр китсә дә, шул искә әйләнеп кайтачак. Өйдә кара тараканнар, кырмыскалар барлыкка килдеме – байлыкка, диләр. Таракан яки кырмыска күрүгә, әһә, хәзер бер капчык доллар ишелеп төшәчәк дип уйламыйбыз бит инде?! Димәк, азык-төлекне тиешенчә җыештырып куймаганбыз (шапшакларга акланырга, мактанырга менә дигән сәбәп: таракан – байлыкка). Тараканнарга кадәр барлыкка килгән икән, димәк, бу йортта байлар яши: ризыкны санап, барлап тормыйлар, дигән сүз. Ашыңа чебен төшсә – бүләккә, диләр. Нәрсә дисеннәр инде, “ашыңны түк, әрәм ит” димәсләр бит. Җирәнмәсәң, чебенеңне алып атып, ашыңны ашап бетерәсең һәм якын арада бүләк көтеп яшисең, йә ашыңны түгеп ач та, бүләксез дә каласың – шул гына. Камканы (божья коровка) үтермәскә кушалар – каза килә диләр. Монда да “табышмак” бик гади: камка авыл хуҗалыгы өчен бик кирәкле бөҗәк, ул үлән бетен ашый. Ир кеше хатынының мәрҗән-төймәсен тагып карарга тиеш түгел, юкса, чылбырда ничә мәрҗән бар, ир-атның шулкадәр бурычы җыелачак, имеш. Кайсы акыллы ир хатынының муенса-мәрҗәнен киеп карый инде! Бу аның бурычка батачагы турында түгел, ә бөтенләй гакылсызлыгы турында сөйли торган күренеш булыр иде. Мунчада төнге уникедән соң юынырга кушмыйлар, дөрес, ул вакытта нормаль кеше инде тәмле итеп йоклап ятарга тиеш. Исерек килеш мунча керергә ярамый, мунча иясе тиреңне каезлап алып, түшәмгә тарттырып куя, имеш. Бу кадәресе булмас-булуын, әмма исерекнең кайнар пардан яки судан тиресе пешү ихтималы бик зур.

 

“Бисмилла”ны күбрәк әйт

 

Ырымнар ярдәмендә без серле, зур дөньядан сакланырга омтылабыз кебек. Теге яки бу эшебез барып чыкмаса, ырым-юраулар акланырга менә дигән сәбәп тә: “Иртән юлымны кара мәче бүлгән иде, шуңа эшем бармый бүген, бигайбә, начальник иптәш”, – дисең. Вәссәлам! Гамәлләрең өчен өстеңә җаваплылык алмаска менә дигән форсат, ысул! “Фәлсәфә һәм медицина тере затлар арасыннан кешене – иң акыллысы, күрәзәлек һәм астрология – иң акылсызы, ә ырым-шырымга ышану – иң бәхетсезе иткән”, – дигән бер галим. Ырым-шырымга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, билгеле. Ырым-сынамышларга фәндә дә, диндә дә аңлатмалар бардыр, безгә бу серле дөньяны өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Безнең дин юк-бар “шырымнарга” ышанырга да кушмый. “Бисмилла”ны (догалар белсәң, бигрәк тә яхшы) күбрәк укып, хорафатларга бирелмичә, ырымнарны орып та бирмичә, яхшы уй-ниятләр белән генә йөрсәң, серле дөнья ямьле күренә, гомер матур, мәгънәле узадыр ул. Шулай узсын!

 


Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 4 | 9.07.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»