поиск новостей
  • 08.02 "Хуш, авылым" Камал театры, 12.00, 16+
  • 08.02 "Нәни куллар" Камал театры, 14.00, 6+
  • 08.02 "Гөргери кияүләре" Камал театры, 18.00, 12+
  • 08.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17:00, 12+
  • 09.02 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 18.00, 16+
  • 09.02 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17:00, 12+
  • 11.02 "Килемшәк" Камал театры, 19.00, 12+
  • 11.02 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 11.02 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 12.02 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 12.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 13.02 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры, 19.00, 16+
  • 13.02 "Алай түгел, болай ул" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 14.02 "Җанкисәккәем" Камал театры, 19.00, 16+
  • 14.02 "Хуш, авылым" Камал театры, Кече зал, 19.00, 16+
  • 14.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.02 "Шайтан. Егет. Кыз" Кариев театры, 18:30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 08 Февраль
  • Ильтани Илялова - театр тәнкыйтьчесе
  • Камил Исхаков - дәүләт эшлеклесе
  • Радик Гыймаев - журналист
  • Мәхмүт Газизов - шагыйрь
  • Дмитрий Менделеев (1834-1907) - химик
  • Шәхсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) - актриса
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
  • Холодильник сатыла. Саба районы. 8-93-93-68-65-40
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!)
  • Бер бүлмәле фатир или гостинка кирәк иде снимать итәргә. 89655819346
  • Казаннан гостинка или бер булмэле кв снимать итэм. 89393037580
  • Авиатөзелеш районында озак вакытка 2 бүлмәле фатир бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел. 89046753690
  • сатыла.джили атлас,2019 ел, бер кулда. 89600349053
  • Казанда Мәүлетов урамында урнашкан мәктәпкә ишегалды җыештыручы (дворник) кирәк. 89172935717
  • Сыер сую планлаштырыла,кирэк кешелэр тубэндэге телефонга мэрэжэгать итегез 8-927-043-74-36
Архив
 
14.12.2024 Язмыш

«Әнкәйне кеше рәхмәтләре яшәтәдер»: Нурфика Абдуллина 100 яшен тутырды

Актаныш районының Күҗәкә авылында гомер итүче Нурфика Абдуллина шушы көннәрдә 100 яшен тутырды. Аны үз телеграм-каналында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та тәбрикләде. Ул сугыш елларында госпитальдә эшләгән әбекәйне яшьләргә үрнәк итеп күрсәтте. Аңа ныклы сәламәтлек теләп, рәхмәтен җиткерде.

Нурфика әбекәйнең хәлен без дә белештек. Ул бүген дә үз аягында йөри, бөтен әйберне аңлый, үткәннәрен хәтерли. Гомере буе фельдшер булып эшләгән Нурфика әби әле дә балаларына, күрше-күләннәренә киңәшен биреп тора икән. Бәхетле әни ул – кызлары Дилбәр һәм Диләрә белән гомер итә.

– Әткәебез Әбүбәк 70 яшендә үлеп китте. Алар әнкәй белән 1949 елда гаилә корып, биш балага гомер бирәләр. Иң олы апабыз Илсөяргә – 75, кечебез Диләрәгә 63 яшь инде, – дип сөйли кызы Дилбәр. – Безнең әткәй укытучы булып эшләде. Әнкәй фельдшер иде. Икесенә дә сугыш авырлыгын күрергә туры килә. Әткәебез 1943 елда, 18 яшен тутыруга сугышка китә. Әнкәй дә шул елны мобилизацияләнә. Госпитальдә эшли. Ул катлаулы елларны әле дә искә ала ул. Госпитальдә дә эшләгәннәр, агач кисәргә дә йөргәннәр.

Нурфика белән Әбүбәк икесе дә туган якларына 1949 елда гына әйләнеп кайта. Танышалар, күрешәләр, очраша башлыйлар, хисләр уяна. Егет – күрше авылныкы. «Мин сине килеп алырмын», – дип ышандыра кызны. Килеп алыр көн озакка сузылгач, Нурфика борчыла башлый. Әбүбәкнең өйдә авыру әнисе булганын, егетнең аны ташлап китә алмаганын соңыннан гына белә ул. Әмма егет сүзендә тора. Җаен табып, абыйсы белән кыз сорарга киләләр. Кияүгә чыгам дигәндә генә хәзер инде Нурфиканы эшеннән җибәрмиләр. Үз урынына кеше табып биргәч кенә ирле була ул. –

Әнкәй пенсиягә чыккач та эшләп йөрде әле. Без әткәйнең әнисе тәрбиясендә үстек. Әнкәй исә бөтен авыл кешесенә ярдәм итте. Ул дөньяга килергә булышкан беренче балага да инде бүген 82 яшь тулыр иде. Безнең авылдагы барлык балаларның диярлек кендек әбисе ул. Кайчан чакыралар, шунда чыгып йөгерде. Әнкәйне әнә шул кеше рәхмәтләре яшәтәдер, дибез. Бернигә зарланмыйча, ничек матур итеп гомер итә бит, – ди Дилбәр апа.

Әтиләре китеп баргач, балалары Нурфика апаны ялгыз калдырмый. Башта иптәшкә дип Чаллыдан улы Әхмир кайта һәм авылда укытучы булып эшли.

– Киленебезгә дә рәхмәт инде. Әхмирнең авылга кайтып яшәвенә каршы килмәде, хәлебезгә керде. Ирем үлгәч, мин дә авылга кайттым. Ике ел элек Диләрә сеңелемнең дә ире китеп барды. Ул да безнең янга кайтты. Илсөяр апабыз Чаллыда җизни белән матур гына гомер итә. Әхмир дә гаиләсе белән Чаллыда инде хәзер. Искәндәребез дә хатыны белән шунда яши. Туганнарымның барысы да гел кайтып тора, – ди Дилбәр апа. – Әнкәй беркайчан да сыерын бетермәде. Әле дә маллар тотабыз. Авылда торып, мал да асрамасаң инде?! Тормышыбыз үз көенә бара инде хәзер. Әнкәйне кадерләргә тырышабыз. Мунчаны бик ярата ул. Әле менә өйгә душ ясамакчы булабыз.

Нурфика апаны авылдашлары да бик хөрмәт итә. Гел килеп хәлен белешеп китәләр икән. Дилбәр апа, кибеткә төшсәм, барысы да әнкәйне сорый, ди. Кайчандыр гомерен саклап калган, якты дөньяга туарга булышкан рәхмәтле кешеләр күп икән.

– Әткәй белән әнкәй безне күңелләре белән генә яраттылар. Кочаклап алып, битләрдән үбү булмады. Катырак булдылар, дип әйтимме соң? Элеккеге кешеләрнең тәрбия башкачарак булган инде ул, – ди Дилбәр апа. – Бернигә дә карамастан без бик бәхетле балалар идек һәм әле дә шулай. Шушы яшьтә дә әнкәең исән булу – зур бәхет инде ул! Аллаһы Тәгалә безне бигрәк зурлады. Әнигә дә сәламәтлекне өеп биргән инде. Үзе дә гел хәрәкәттә булды. 90 яшендә дә сыер сава иде. Ризыкны да карап кына, бик аз ашый. Чисталык ярата. Күңеле дә гел яхшылыкта аның. Без дә аны саклап кына торабыз. Ничә яшьтә булсаң да, әни кирәк!


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.12.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы