поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.07.2011 Мәгариф

Уку йортларында «Урак өсте»

Чыгарылыш сыйныф укучылары бу көннәрдә үзләре сайлаган уку йортларын «штурмлый». Кичә генә мәктәп бусагасын таптаучылар, җелекләренә үткән БДИдан котылуларына сөенеп туярга да өлгермичә, документлар тапшыра, керү имтиханнарына әзерләнә, кабул ителүчеләр исемлегендә үз фамилиясе күренүне зур дулкынлану белән көтә.

20 июньнән (кайберләрендә июньнең беренче көненнән үк) уку йортларында кабул итү кампаниясе башланып китте. 2011 елда Татарстан мәктәпләрен 21,5 меңгә якын укучы тәмамлаган (узган ел бу сан 23 мең тирәсе иде). Быел абитуриент барлыгы биш уку йортына, аларның һәрберсендә өчәр белгечлеккә документларын тапшыра ала. Күпчелек уку йортларында, БДИ нәтиҗәләреннән тыш, өстәмә имтиханнар үткәрү дә каралган.

 

Узган ел гына шушы «сират күпере» аша үткәнлектән, абитуриентларның хәзерге халәте миңа аеруча таныш. БДИны яхшы балларга бирә алырмынмы, дигән куркуны сайлаган уку йортына үз көчем белән керә алырмынмы икән, дигәне алыштыра. Ә анысы, студент булып беренче сессияне япканчы, күңелдән китми. Әле бөтенләй үк онытылып бетмәгән халәтне тагын бер тапкыр кичерү нияте белән, шәһәр уку йортлары буенча сәфәргә чыктым.

 

«Югары»лар кытлык кичерми

 

Соңгы елларда чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге югары уку йортларына керүне максат итеп куя. Җәмгыятькә син сайлыйсы юнәлеш буенча белгечләр кирәкме-юкмы – анысы мөһим түгел, югары белем турындагы диплом гына булсын. Ата-аналарның да дус-ишләре алдында «акыллы» балалары белән мактанасы килә. Моның өчен алар акчаларын да, көчләрен дә, вакытларын да кызганмыйлар.

 

Абитуриентларның сайлау мөмкинлеге шактый зур. Бүген Казанда гына да 44 югары уку йорты бар, шуларның 19ы – филиаллар. 2010 ел белән чагыштырганда, чыгарылыш сыйныф укучылары азрак булса да, белем алырга теләүчеләр саны кимемәгән. Әле документларын тапшырып өлгермәүчеләр 25 июльгә кадәр бәхетләрен сынап карый алалар.

 

Мин килгән көнне Казан (Идел буе) федераль университеты ишек төбендә су буе чират иде. Ничек кенә кереп китим икән, дип йөргәндә, авылдашымны очраттым. «Иртәнге сәгать 8дә килеп баскан идек инде, ярты көн торсак та, һаман эчкә үтә алмыйбыз», – ди рус филологиясе факультетына документларын тапшырырга килгән Лилия.

 

КФУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Сергей Ионенко белдерүенчә, дүрт атна эчендә 6 меңләп абитуриенттан 15 меңнән артык гариза кабул ителгән инде. Узган ел кабул итү кампаниясе ахырына 21 меңләп укырга керергә теләүче җыелган, быел да шул чама булыр дип көтелә. Лидерлыкны математика һәм мәгълүмат технологияләре, геология һәм нефть-газ технологияләре институтлары, икътисад, юридик, журналистика һәм социология факультетлары алып тора. Биредә бер урынга 20 кеше туры килә. КФУ исә укыту рәвеше буенча тулысынча бакалавриат системасына күчте.

 

Быел ТДГПУның кабул итү комиссиясе дә КФУ бинасында урнашкан. Федераль университетка кушылу турында лицензия булмаганлыктан, абитуриентлар исәбе әлегә аерым алып барыла. Чит телләр һәм физика-математика факультетларын бигрәк тә үз итәләр икән.

 

Казан дәүләт технология университетының (КХТИ) кабул итү комиссиясе биргән мәгълүматларга караганда, быел тапшырылган гаризалар саны, узган ел белән чагыштырганда, әлегә азрак. Моны укучыларга аттестат һәм БДИ таныклыгының соңга калып тапшырылуы белән аңлаталар. Укырга керергә теләүчеләр саны узган ел белән бер чама булыр дип көтелә.

 

А.Н.Туполев исемендәге КДТУ (КАИ)да планның узган елдагы кебек артыгы белән үтәләчәгенә ышаналар. Инде бүген 1143 бюджет урынына 8 меңнән артык абитуриент дәгъва кыла.

 

КФУдан аермалы буларак, Татарстанның калган югары уку йортлары бакалавриат системасына тулысынча күчеп бетмәделәр әле. Мәсәлән, шул ук КДТУ (КАИ)ның биш факультетында белгечләр әзерләнәчәк. Тик Россиянең бөтен вузлары да берничә ел эчендә яңача укыта башлар дип көтелә. Бюджет урыннары быел тагын кимегән, бу яңа системага күчүгә дә бәйле.

 

«Илдә артык эшче куллар юк»

 

Яз көне Мәскәү өлкәсе училищелары студентлары белән очрашкач, Дмитрий Медведев шулай дип белдергән иде. Соңгы елларда эшче көчләр кирәк дип чаң кагулар ярдәм иткәнме, әллә, әлеге дә баягы, БДИ гаеплеме – бүген урта һөнәри белем бирүче уку йортлары кабул итү планын тулысынча үтәгән дияргә дә була. Имтиханнарны «гаепләвем» юкка түгел: быел яңадан 9 нчы сыйныфтан соң китү мөмкинлеге бирелде. БДИ тибындагы сынауны бер татып караган «тугызлар»ның күбесе, мәктәптә калып, тагын бер тапкыр утка керергә теләми, училище-көллиятләргә китүне кулайрак күрә.

 

Казан медицина көллияте быел беренче тапкыр 9 нчы сыйныфларны тәмамлаучыларны да кабул итә башлаган. Кабул итү комиссиясе сәркатибе Фәния Әлмиева белдерүенчә, бүгенгә план ике тапкырга арттырып үтәлгән. Шулай булса да, абитуриентлар кабул итү кампаниясе ахырына кадәр үзләре теләгән факультетларга документларын тапшыра ала әле.

 

Казан педагогия көллияте нигездә 9 нчы сыйныфтан соң кабул итә. Язылган гаризалар саны узган елгы белән бер чама. Бер урынга якынча 20 кеше туры килә.

 

54 нче юл-төзелеш һөнәри лицее ишекләре абитуриентлар өчен беренче сентябрьгә кадәр ачык. Биредә автомеханиклар әзерләүче факультет планны үтәгән инде. Атап шунда килүчеләргә башка белгечлекләрне тәкъдим итәләр. Биредә БДИны «икеле»гә тапшырганнарга да керү мөмкинлеге бар.

 

Бүген җитмеш төрле һөнәргә егетләр генә түгел, күпчелек кызлар да ия булырга тели. Югары белемне мәҗбүри санамаучы нәфис затлар сатучы, пешекче-кондитер, буяучы-штукатур, тегүче, хисапчы кебек белгечлекләрне сайлыйлар.  

 

Башта ук максат куеп, хәзерге заманда кирәкле һөнәр үзләштерергә теләп керүчеләр белән беррәттән, мондый уку йортларына бөтенләй уйламаганда килеп эләгүчеләр дә бар. Алар йә имтиханны «икеле»гә тапшырганнар, йә югарыракка үрмәләргә баллары җитмәгән. 

 

Кая керә алсам, шунда

 

Бүген булачак һөнәрне теләккә генә түгел, мөмкинлекләргә дә карап сайларга кирәклеге барыбызга да мәгълүм. Мөмкинлекләр дигәннән... Мәш килеп документлар тапшырып йөргәндә, кая укырга керергә уйлыйсың, дигән сорауга, үзебездән алдагы абитуриентлардан ишетеп, шаяртып, ӘККгә дип җавап бирә идек. Аңламаганы аңламый кала, яңа уку йорты ачылдымы икән дип уйлый, ә үз башыннан кичергәннәр бу сүзнең киңәйтелгән вариантын белә: Әти-әни Кая Кертә. Сер түгел: бүген әлеге «уку йорты» тулы көченә эшли. Булачак һөнәребезне күпчелек очракта якын кешеләр, туганнар сүзенә карап сайлыйбыз. Ата-ана йә үзләренә лаеклы алмаш әзерли, йә тормышка ашыра алмаган яшьлек хыялларын балаларына мәҗбүриләп тага, йә дус-ишләре алдында мактанырга тели. Быел Омскида рус әдәбиятыннан БДИ тапшырган кыз турында бөтен ил шаулады. Ул бланкларга, «Мин надан. Бернәрсә дә белмим. Гомумән, мин математика факультетына керергә җыенам, миңа әдәбият кирәкми», дип тутырган иде. Имтиханга, якын кешеләре таләп итүе буенча, әзерләнмәгән булса, соңгы мизгелдә генә кире уйлап, никадәр хезмәтен юкка чыгарыр иде ул.

 

Тагын ККА, ягъни Кая Керә Алам дигән «уку йорты» да бик популяр. Абитуриентлар үзләре биргән имтиханнар яраган бөтен факультетларга да документ копияләрен тапшыра. Берсенә үтмәсә, икенчесенә алырга мөмкиннәр бит. Баштан ук бөтен вариантларны уйлап, берничә фәннән имтихан сайлаучылар да бар. Узган ел журналист булырга хыялланган бер кыз минем белән бергә рус әдәбиятыннан БДИ тапшырды. Әти-әнисе кушуы буенча, физикадан да әзерләнгән. Уку йортлары стеналарына кабул итүчеләр исемлеге эленгән көннәрдә әлеге танышым белән кабат очраштык. Икенче агым белән биология фәненнән БДИ тапшырып, медицина көллиятенә кергән икән. Тегеләренә баллары җитмәгән.  

 

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары арасындагы танышларымның күбесе кая укырга керәчәкләрен төгәл белми. Документлар тапшырганда исә дуслары, туганнары киңәшен тотканнар, яисә бүтән вариантлар булмаганлыктан, билгеле бер уку йортына тукталганнар. «Теләп алмаган һөнәр буенча ничек эшләргә җыенасыз», – дигән соравыма: «Башта укып карыйк әле, аннары күз күрер, бәлки ошап та китәр, йә бүтән эш табылыр», – дип җавап бирделәр.

 

Мәгариф һәм фән министрлыгы абитуриентларны ел саен нинди дә булса яңалык белән «сөендерми» калмый. Быел кыш көне кайбер факультетларга кабул итү имтиханнары үзгәрде. Өч көн буе уку йортлары бусагасын таптаганнан соң, әле ярый котылганмын, дип уйлап куйдым. Алда тагын нинди «күчтәнәчләр» әзерләнәдер бит. «Бәлки» белән эш йөртүче студентларның кайчан да булса үз белгечлекләре буенча хезмәт күрсәтәчәкләре турында уйламаска тырышып, абитуриентларга уңышлар һәм сабырлык кына телисе кала...


Фәнзилә МОСТАФИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»