поиск новостей
Көн мәзәге
  • - Мәсәлән, юмор хисен алыйк.
    - Каян алыйк?
Бүген кемнәр туган
  • 10 Июль
  • Назилә Сафиуллина - журналист
  • Светлана Звонарева - журналист
  • Илгиз Шәйхразиев - җырчы
  • Зәки Зәйнуллин (1933-2021) - язучы
  • Вил Ганиев (1943-2005) - язучы
  • Камил Зәйнуллин - хирург
  • Виктор Крайников - рәссам
  • Халидә Гыйләҗева - рәссам
  • Айдар Җаббаров - режиссер
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
Архив
 
14.12.2024 Милләт

Самараның «Яктылык» мәктәбендә өлкә күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада уздырылды

Самара өлкәсенең татар авыллары һәм “Яктылык” татар мәктәбе укучылары ел саен татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында катнашып киләләр. Урыннарда җиңүчеләр регионара этапка үтәләр. Ә инде анда да беренче урыннарга чыккан укучылар Казанда үткәрелеп килүче Халыкара олимпиадада катнашу бәхетенә ирешәләр.

2020 елдан башлап, эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә бөтен дөньяда массакүләм чаралар онлайн форматта уздырыла башлаган иде. Әмма быел, «Яктылык» мәктәбе тәкъдиме буенча, Самара өлкәсенең «Мәгариф үсеше институты» өстәмә белем бирү үзәге бу чараны гадәти формата үткәрүне хуплаган һәм өлкә Мәгариф министрлыгы тиешле карарга кул куйган. Ә инде шәһәребезнең татар милли-мәдәни автономиясе олимпиаданы зур итеп, бөтен кануннарына да туры китереп, беренче мәртәбә Самарада үткәрүне үз өстенә алган. 

 
Чыннан да, чара бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. “Яктылык” мәктәбенә килгән катнашучыларны һәм укучыларны милли киемнәргә киенгән көләч йөзле егетләр һәм кызлар «Хәерле иртә! Хуш киләсез!» дип каршы алып, башта чишенү бүлмәсенә, аннан билгеләнгән сыйныфларга озатып тордылар. Барысы да җыелып беткәч, сынаулар башланганчы, кунакларны иртәнге аш белән сыйладылар. Аннан соң укучыларның бер өлеше һәм аларны озата килгән остазлары олимпиаданың язма эшләрен үтәргә, ә икенче өлеше шигърият бәйгесендә катнашырга таралыштылар. 
 
Татар теле һәм әдәбияты буенча беренче өлкә олимпиадасын ачып җибәрү тантанасында Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илназ Шәкүров катнаштылар. Мөхтәрәм кунакларыбыз әлеге чараның туган телебезне саклауда, популярлаштыруда һәм үстерүдә бик мөһим роль уйнавын, ана теленең тормышта кирәк булачагын гаиләдә аңлату мөһимлеген ассызыклап үттеләр, бәйгечеләргә уңышлар теләделәр.
 
 
Алдарак әйтеп киткәнемчә, олимпиада «Нәфис сүз» дип аталган әдәби һәм язма өлештән торды. Әдәби бүлектә Самараның «Яктылык», Южный город бистәсе мәктәпләреннән, Камышлы, Иске Ярмәк, Яңа Усман, Денис авылларыннан килгән 57 бала, ә язма өлештә 33 9 - 11нче сыйныф укучысы көч сынашты. Олимпиада эшләрен тикшерүче татар теле укытучыларына да, әдәби бәйгене бәяләүче жюри әгъзаларына да җиңүчеләрне билгеләве җиңел булмады. Чөнки катнашучылар сынауларга зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр иде. Нәтиҗәләргә килгәндә, шигърият бәйгесенең 5 – 8нче сыйныф укучылары арасында узган турында  «Яктылык»ның 5нче сыйныф укучысы Элина Сафина җиңүче дип табылды, ә 6нчы сыйныф укучылары Мәдинә Хәбибуллина һәм Сафия Хәсәншина призер булдылар. Денис авылы мәктәбеннән Альбина Ногмановага, «Яктылык» укучылары Әминә Абдюковага, Илназ Хәлимуллинга, Әлмир Гыйлаҗевка, Лев Лазюкка «Приз зрительских симпатий» бүләге  тапшырылды. 9 – 11нче сыйныф укучылары арасыннан әдәби конкурс җиңүчесе итеп Иске Ярмәк мәктәбе укучысы Анна Дмит
риева танылды. Камышлыдан килгән Нияз Минһаҗев, «Яктылык» укучылары Линара Гыйльметдинова һәм Илнур Сөләйманов «Приз зрительских симпатий» бүләгенә лаек булдылар. 
 
Игътибар иткәнсездер инде, иң-иңнәр исемлегендә рус исем-фамилияләр дә очрый. Катнаш никахтан туган яисә асрамага алынган балаларның татар телен шундый югары дәрәҗәдә белүләре куандыра, әлбәттә. Афәрин! Ә менә чын татар гаиләсендә үсеп килүче балаларның туган телләрен белергә теләмәүләре башка сыймый. Әйе, үз телләрен белергә теләмәүчеләр, кызганычка, шактый күп. 
 
Олимпиаданың язма өлешенә килгәндә, 8нче сыйныфлар арасында «Яктылык»тан Алия Миңнебаева – беренче, Елизавета Лазюк – икенче, Камилә Сөләйманова, Ойшахон Сөннәтбаева һәм Данис Хәйруллин өченче урыннарны яуладылар. 
 
9нчы сыйныфларда «Яктылык» укучылары Наилә Рахмаева – беренче, Әминә Хәерова – икенче, Денис авылыннан Дилә Бикмөхәммәтова һәм Яңа Усман мәктәбеннән Айсинә Гыйниятова өченче урынны бүлештеләр. «Яктылык» мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Алсу Садыйкова – беренче урын, Камышлыдан Эльвира Кашапова – икенче һәм «Яктылык» мәктәбе укучысы Камилә Газизова өченче урынга лаек булдылар. 11нче сыйныфлар арасында беренче һәм икенче урыннарны «Яктылык» укучылары Линара Гыйльметдинова һәм Илнур Сөләйманов алдылар, ә Камышлы кызы Элина Шәрәфетдинова өченче урынга чыкты. 
 
Бөтен катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә җиңүчеләргә һәм «Приз зри-тельских симпатий» ияләренә, дипломнар белән бүләкләрдән тыш, акчалата приз да каралган иде. 
 
Бәйге булгач, җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә, шатлыклар да, күз яшьләре дә була инде ул. Шулай да, татар теле буенча олимпиадада җиңелдем дип, туган телебезне өйрәнүдән баш тартмаска киңәш итәр идем. Киресенчә, киләсе елларда узачак бәйгеләрдә уңышлы катнашу өчен тагын да тырышыбрак әзерләнергә кирәк. Мондый матур, кирәкле чара алдагы елларда да шулай ук күләмле һәм матур узар, дип уйлыйм. Чөнки, Илназ Илгизәрович сүзләренчә, быел татар теле буенча өлкә олимпиадасы узу хәбәрен бик күпләр шатланып кабул иткәннәр, хәтта олы яшьтәге милләттәшләребез дә пенсияләреннән өлеш чыгарганнар. Гомумән, олимпиаданы уздыруда катнашкан һәрбер активистка, «Яктылык» мәктәбе администрациясенә, укытучыларына, чарага килгән өлкә мәктәпләренә, туган телебез сагында торырга әзер булган һәрбер милләттәшебезгә бик зур рәхмәт! Киләсе елга да олимпиадада очрашырбыз, дип ышанып калабыз.  
 
 
Хәмзә Мортазин фотосурәтләре
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 14.12.2024
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы