|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
12.12.2024 Криминал
Дүрт ел дәвамында үлгән инвалид баласы өчен акча алып ятканБер хатын үлгән кызы өчен түләүләр алып яткан. Башкортстанның Ишембай районара прокуратурасы “түләүләр алганда мошенниклык” маддәсе буенча 45 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Прокуратурада хәбәр итүләренчә, 2013 елдан башлап хатын инвалид дип танылган кызы өчен пенсия һәм аны карау буенча башка социаль түләүләр алучы булган. 2020 елда баласы үлүенә карамастан, ана бу хакта Пенсия һәм социаль страховка фонды бүлегенә бу хакта хәбәр итмәгән һәм акча алуны дәвам иткән.
2020 елның май аеннан алып 2024 елның мартына кадәр хатынның банк исәбенә 1,5 миллион сумга якын акча күчкән. Бу акчаны ул үз мәнфәгатьләрендә кулланган.
Гаепләнүче үз гаебен таныган һәм дәүләткә салынган зыянны каплаган. Җинаять эше ары таба карау өчен Ишембай шәһәр судына юнәлтелгән.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|