поиск новостей
  • 16.05 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 16.05 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 16.05 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 17.05 "Килмешәк" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 17.05 "Өйләнәм.tat" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 17.05 "Әлифба: хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
  • 17.05 "Ханума" Кариев театры, 10.30, 16+
  • 18.05 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 18.05 "Мәхәббәт бакчасы" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 18.05 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 20.00, 12+
  • 19.05 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Җанкисәккәем" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 20.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 21.05 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 21.05 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
12.12.2024 Мәдәният

Бөек кеше

Берсендә Юрий Никулин иртән иртүк җәяү эшенә китә һәм коточкыч фаҗига шаһите була: җәяүлеләр аркылы чыга торган юлда бер яшь хатын-кызны һәм аның алты яшьлек улын машина таптатып китә.

Әни кеше шундук җан бирә, ә улына бернинди дә зыян килми – ул соңгы вакытта әнисе кулыннан ычкынып өлгерә. 

Юрий Владимирович беренче эш итеп, кечкенә малай әнисенең канга баткан гәүдәсен күрмәсен өчен, өстендәге пиджәген салып, хатынның гәүдәсен каплый.
 
Тиз арада милиция, ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитә һәм авыз ачып бу һәлакәтне тамаша кылып карап торучы халык җыела. Алар барысы да аһ-уһ килешәләр, авария турында сөйләшәләр. Шулай килеп чыга – юл кырыенда елап чүгәләп утыручы малай гына ничектер бернинди дә игътибарсыз кала. 
 
Моны күреп, Никулин халык өеме арасыннан чыга да (милиция танылган актерны күреп аны туктатып тормый, бары тик честь биреп кенә кала), малай янәшәсенә барып утыра. Ул аны булдыра алганча тынычландыра, бал корты рәсеме төшерелгән галстугын муеныннан салып бүләк итә һәм аннары таксига утыртып, малай әйткән адрес буенча өенә – әбисенә кайтарырга китә. 
 
Ул көнне Никулинның япон делегациясе белән җитди очрашуы билгеләнгән була. Юрий Владимирович әлбәттә инде бу очрашуга соңга кала. Сәгать ярымга соңга кала ул, өстәвенә кабинетка пинжәксез (бу костюмны шундый протокол очрашу чаралары өчен махсус сатып алган була), галстуксыз һәм терсәккә кадәр җиңнәре сызганылган күлмәктән килеп керә. Япон делегациясе җитәкчесе Ито Кобаяси һәм аның коллегалары Никулинның тышкы кыяфәтен һәм соңга калуын үзләрен мыскыл итүгә, протоколны бозуга саныйлар һәм дәррәү торып кабинеттан да, цирк бинасыннан да чыгып китәләр.
 
Ито Кобаяси цирк директорының соңга калу сәбәбен бары тик биш ел узгач кына белә. Никулинны Япониягә чакыралар, аны алып килү өчен компаниянең самолетын җибәрәләр. Токиодагы офиста Юрий Владимировичны башларын иеп җитмеш япон кешесе каршы ала, алар барысы да пинжәксез, галстуксыз һәм җиңнәре терсәккә кадәр сызганган ак күлмәктән була. 
 
Фото: cdn.culture.ru

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 12.12.2024
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы