|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2024 Җәмгыять
Менә сиңа ышпион!Хәзер социаль челтәрләрдә дә, газеталарда да төрле куркыныч хәбәрләр бирелеп тора. Имеш, шикле ят кешеләр балаларны үзләренә чакырып алалар да, машинага утыртып алып китәләр икән. Шундый машиналарның Мөслим районы территориясендә йөрүе турында да хәбәрләр килде васаптагы группаларга. Телефон мошенниклары, балалар өчен тәкъдим ителгән куркыныч уеннар турында әйтеп тә торасы дә түгел инде. Ата-аналар, укытучылар өчен, киң җәмәгатьчелек өчен дә борчылырлык хәлләр бу... Мондый хикмәтләр узган гасырның 80нче еллар урталарында башланган иде кебек. Горбачевның властька килгән вакытлары. Халык аңына хәбәрдарлык (гласность) төшенчәсе, телгә наркомания, токсикомания кебек сүзләр үтеп керә башлады...
Бервакыт, ак халат кигән кешеләр, без врачлар, балаларга прививка ясыйбыз дип мәктәпләргә керәләр дә, наркотиклар кадап чыгып китәләр икән дигән хәбәр таралды безнең якларда. Ызандаш булганга микән, элек тә, хәзер дә андый хәбәрләр безнең Мөслимгә, Башкортстан ягыннан кереп, чыбыксыз телефон аша Актаныш яки Азнакай яклап килеп җитүчән. Бу юлы да шулай булды. Имеш Урәзмәт, Бүләр якларында күренгәннәр икән инде ак халатлы кешеләр!
Минем әле күптән түгел генә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары (завуч) булып эшли башлаган вакытым. Директор хуҗалык эшләре артыннан каядыр китте ул көнне. Бервакыт мәктәпкә ак халат кигән ике хатын-кыз килеп керде. “Без врачлар, балаларның сәламәтлеген тикшерергә килдек”, –диләр. Кылт итеп теге каһәр хәбәр искә килеп төште бит! Яшь булсам да шуны беләм: врачлар белән авылның медигы булырга тиеш. Ә ул юк! “Кая безнең медик?” – дим. “Ул йомыш белән генә китте, озакламый килә”, – ди болар. “Ул килгәч керерсез. Мин сезне аннан башка кертә алмыйм.Кая документларыгыз?” – дим бик батыраеп. Икесе дә мин күргән, мин белгән кешеләр түгел. Җаваплылык, ике йөзгә якын баланың язмышы минем өстә бит! Минем болай сөйләшүем тегеләргә ошамады, билгеле. Пыр тузып чыгып киттеләр. Бераздан үзебезнең медик кыз белән килеп керделәр.Чыннан да, болар үзебезнең район врачлары булып чыкты. Яшьрәге, бик таләпчән тавыш белән сөйләшкәне, районга әле күптән түгел генә эшкә кайткан балалар врачы, икенчесе аның ярдәмчесе икән. Бездән чыгып киткәч, балалар врачы дигәнебез телефон аша бөтен районны аякка бастырган: баш врачка да, роно мөдиренә дә шалтыратып, врачларны мәктәпкә кертмичә ишек төбеннән борып җибәрүче бер “упертый завуч” турында хәбәр иткән.
Икенче көнне районда мәктәп профсоюз комитеты рәисләре җыелышы булган. Шунда роно мөдире дә чыгыш ясап, сүз уңаенда: “Менә кичә Түбән Табын урта мәктәбенә, шпионнар дип белеп, район врачларын кертмәгәннәр әле”, – дип көлдереп тә алган. Шунда утыручыларның күбесе: “Бик дөрес эшләгәннәр. Әле күбебез бу турыда уйлап та карамаган булыр иде. Үз эшенә бик җаваплы карый торган завуч икән”, – дип, минем гамәлне хуплауларын белдергәннәр. Моны, җыелыштан кайткач, үзебезнең профкомыбыз сөйләде.
Ул вакытта мәктәпләрдә бернинди сак хезмәткәрләре дә юк, ишек төбендә дежур техничка утырырга тиеш булса да, алар да даими утырмый иде, йә су алырга, йә буш класс бүлмәсен юарга кереп китәләр. Заманы икенче иде бит.
Бу хәл яшь врачның да күңелендә калган икән. Больницага балалар бүлегенә баргаларга туры килеп тора. Мине күргәч: “Сез шул авыл мәктәбеннән бит әле”, – дип искәрмә биреп куя иде. Әйе, яшь вакытлар – максималист чаклар, икебездә дә максимализмның ташып торган чагы. Хәзер шундый хәл кабатланса, нишләр идек микән дип уйлыйм.
Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА, Мөслим, Тегермәнлек |
Иң күп укылган
|