|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2011 Җәмгыять
Тимер-томырлы яшьлекБүлмәдәшем Ләйсән “неформаллар” өчен тимер-томыр сата торган кибеттә эшли. Бер көнне аның эшләгән җиренә сугылып чыктым. Ләйсән янында ярты сәгать басып торган арада ниләр генә күрмәдем һәм ниләр генә ишетмәдем. Тәннәренә әллә ничәшәр тишек тишеп бетергән адәмнәр белән дөнья тулган диярсең. Кибеткә әле берсе, әле икенчесе кереп кенә тора. Мин шаккаттым. Без тимер кисәге генә итеп караган һәр “шөреп”нең без белмәгән, берсеннән берсе сәер исемнәре бар икән бит. Колакка сәер яңгырашлы сүзләрне гомеремдә беренче ишетүем. Кайберләрен әйткәндә телләрең сынарлык! Ләйсән исә елга якын шул өлкәдә эшләгәч, инде ул исемнәрне ятлап бетергән.
Моннан биш-алты еллар элек кызлар арасында түгәрәк формадагы алкалар бик популярлашып киткән иде. Мин үзем дә алар белән “авырып” алдым. Зурысы да, кечкенәсе дә, сары төстәгесе дә, ялтыравыклысы да бар иде. Шул алкаларны кисәм, әби: “Үгез борынына кигезә торган нәрсә кебек бит бу, сал!”— дип сүгә иде үземне. Яшүсмерлек чорыннан чыккач, андый алкаларны үзем дә кими башладым. Анжела исемле иптәш кызым "металлалом"га тагын да баерак иде. “Колакка да, кулга да шундый 15-20 беләзек тага идем дә, әй китә идем, шалдыр-шолдыр клубка”, — дип көлеп искә ала хәзер. Бүгенге яшьләр безне дә арттырып җибәрделәр. Колакларына җиде-сигез тишек тишәләр. Без сәерсенеп караган “тишек тәнле” яшьләр телендә колакка тага торган түгәрәк алка "тоннель" дип атала икән. (Монысын миңа Ләйсән аңлатты). Ул тимер кисәген алка дип әйтергә тел әйләнми инде анысы. Менә шул "тоннель"ләр зурлыклары буенча 16 миллиметрдан алып, 34 миллиметрга кадәр булалар икән. Аларны зурлыкларына карап, 16 лы, 22 ле, 34 ле дип йөртәләр икән. Ә колактагы тишекне зурайтыр өчен “расстяжка” тигән “чөй” тыгып куялар. Аның зурлыгын күрсәгез сез! Ул 34 ле "тоннель"не кертер өчен колакның тишеге хайран гына зурлыкта булырга кирәк шул. Ул "тоннель"не асып та йөрисе бар бит әле, чыдаган колакларына рәхмәт.
Яшьләр арасында борынга тага торган тимер кисәкләре киң таралган, аларны "смайлик" яки "омега" дип йөртәләр икән. Кашларын тиштергән яшьләр исә "банан" дигән алка тагалар. Боларына күз күнекте инде. Ә менә телләрен яисә иреннәрен тиштергән кешеләрне һич тә аңлый алмый. Сөйләшкәндә, ашаганда ничек комачауламый икән ул аларга?! Телгә тага торган алка "штанга" һәм "монро" дип, иренгә тага торганы "лабретта" дип атала икән.
Хәзер яшьләр шул кадәр азды, әхлак дигән нәрсәне онытты ки, хәтта җенси органнарына да тимер тагып куя башладылар. Кемдер ипи белән майга акча җиткерә алмый интегә, кемдер мелаллоломга йөзәрләгән сум акча чыгарып сала. Хәер, 15-17 яшьлек бу балалар (бала дисәң хәтере калыр), үзләре эшләп, тир түгеп тапкан акчаларын туздырмыйлар бит. Атасының иртән биштә торып эшкә чабуын, анасының икешәр смена тир түгүен аңлый торган булса, акчаны саклап тотарга өйрәнер иде бәлки.
Ләйсән эшли торган киоскта алкалардан тыш төрле беләзекләр, футболка, муенса ише әйберләр, сумкалар да саталар. Һәр көн саен иптәш кызым ким дигәндә өч меңлек товар сата, кайбер көннәрдә җиде меңгә җиткәне дә бар. Ихтыяҗ булгач, товарны да кибет хуҗалары ике атна саен төрләндереп, баетып кына тора. Шундый шырдый-бырдый сатып та Казанда акча эшләп була икән! Иренннәрен, кендекләрен, борыннарын тиштереп торучылар булганда нишләп эшләмәскә ди әле.
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|