|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2024 Милләт
![]() “Татарча белми бит ул” диде 2 яшьлек оныгы белән русча сөйләшүен аклап“...Бүген төнлә болынга бик мул булып чык төшкән икән, әле дә кибеп беткәне юк. Үләннәр юеш, ямь-яшел, чәчәкләрдә энҗе бөртегедәй түгәрәк тамчылар җемелди, Түреш өстендә ефәктәй юка гына ак томан тибрәнә. Көн тымызык, эссе-бөркү. Бөтен әйләнәдә тын гына, әмма өзлексез бер хәрәкәт сизелә. Үлән сабакларында ниндидер бөҗәкләр әрле-бирле ашыгып йөриләр, кайбер чәчәкләргә күбәләкләр ябышып сеңгәннәр дә, аерылырга теләмичә, бары канатларын гына җилпеп куялар, ә кайбер зуррак чәчәкләр эченнән төклетуралар, тузанга баткан йонлач тәпиләрен көчкә сөйрәп, ава-түнә чыгалар. Ләкин шулай да бу тын хәрәкәттә, колак салыбрак тыңласаң, тонык кына гүләү, нечкә генә безелдәү өзлексез ишетелеп тора. ...Барам, туктыйм, колак салып торам. Тагын кузгалып китәм, тагын туктыйм. Үлән арасында мәш килгән хисапсыз кортларга, бөҗәкләргә озак кына карап торам. Аннары күтәрелеп, ерактагы күксел киңлекләргә бер гаҗәпләнеп карыйм, йа дөнья, нинди киң, нинди иркен син!..”
Матур, әйеме? Әле генә укыган өзекне әйтәм. Күренеше дә ямьле, тасвирланышы да бик матур. Әмирхан Еники иҗатыннан шул ул, аның “Җиз кыңгырау” хикәясеннән. Ә.Еники үз әсәрләрендә тормыштагы, табигатьтәге гади генә күренешләрне дә шулкадәр тәмле тел белән тасвирлаган, укыганда шул әсәргә, дөресрәге, андагы тормышка кереп чумасың...
Ә сүз тәме, сүз көче мине кечкенәдән үк сокландыра. Әле үзем сигезенче класста укыганда “Яшь ленинчы” газетасында бер шигырем басылган иде. “Изге сүзләр” дип атаган бу язмамны хәзер укып карагач, анда ниндидер шигъри үзенчәлек кебек нәрсәләр сизелмәсә дә, мәктәп укучысының туган теленә мөнәсәбәтен шундый формага салып бирергә омтылышы белән кадерле ул. Хәер, ул вакытта әлеге газетаның нинди саллы басма булганын, анда эшләүчеләрнең нинди көчле каләм осталары икәнен искә алсак, шулар күзе аша үткән минем шигырь дә ярыйсы бер нәрсә булгандыр. Сүзләрнең әчесе дә, тәмлесе дә, куркынычлары да булуы турында уйланганмын. “Яшь ленинчы”ның 1983 елның 23 апрелендә чыккан саныннан кисеп алынган бу шигырь миндә сакланган да әле (хәзерге акылым булса, кисмичә, тулаем газетасы белән саклаган булыр идем).
...Шундый кешеләр була: алар белән гел сөйләшәсе, сөйләгәннәрен гел тыңлыйсы килеп тора. Тәмле итеп сөйли һәм сөйләшә беләләр. Үзенә күрә бер сәләт. Теләсә кайсы телдә сөйләм шул телнең үз сүзләре белән, төзек җөмләләр белән сөйләшкәндә матур яңгырый. Күреп-белеп һәм ишетеп торабыз бит: рус телендә дә хәзер “...ну это”, “...как бы”, “это самое...” кебек сүзләрне җөмләнең әллә ничә урынына кыстырып, урынлы-урынсыз алынмалар кулланып, өзек-өтек җөмләләр белән сөйләүчеләр күп. Хәер, безгә үз туган телебез, аның матурлыгы һәм төзеклеге кыйммәтрәк, сүзне шул турыда дәвам итик.
Ә телебез бик бай. Ул байлыкны югалтмыйча саклау, киләчәк буыннарга тапшыру безнең үзебездән тора. Менә балалар мәйданчыгы янындагы эскәмиядә бер ханым утыра, ара-тирә комлыкта уйнаучы яшь ярым-ике яшьләр тирәсендәге кызга эндәшкәләп ала: “Кызым, пить не хочешь? Может домой пойдём уже, кызым?..” Мин мондый сөйләшүләргә битараф кала алмыйм инде. Яннарына килеп, сүз башладым: “Оныгыгыздыр инде, ике яшь тирәседер, әйеме?” Шушы айда икесе тула икән. “Нишләп татарча сөйләшмисез соң оныгыгыз белән?” – дип сорыйм тагын. Мин әби-бабай һәм онык, ата-ана һәм бала арасында татарча сөйләшү шул “кызым(-ка), улым(-ка), әтика, даваника...” кебек сүзләрдән артмаган сөйләмне ишеткәч, гел шулай “бәйләнеп” алам бит. Ә монда җавап – искиткеч! Бу бала татарча белми икән. Җавап шундый булды: “Татарча белми бит ул”. Әле ике яше тулмаган, теле ачылып кына килә торган бала! Мин сүзсез калып бераз торгач: “Ә нинди телләр белә соң?” – дип сорадым. “Менә русча сөйләшергә маташабыз инде”, – диде кызның әбисе, горурланып. “Маташасыз шул. Шулай да “кызым” сүзен өйрәткәнсез әле. Бик кыен булмадымы соң?” Туганнан бирле шулай эндәшкәч, анысын аңлый икән бала. Минем сораудагы иронияне сизмичә генә, ханым шулай аңлатып бирде. Ә нигә туганнан бирле гел татарча сөйләшмәскә, нигә баланың телен ана телендә ачылудан мәхрүм итәргә?! Беркем дә тыймый бит. Татар телен саклау турында күпме лаф орсак та, дәүләтне, хөкүмәтне, мәктәпләрне күпме гаепләсәк тә, шушы гап-гади хакыйкатьне һәр татар кешесе аңламый торып, әллә ни үзгәреш өмет итеп булмый...
Тагын Әмирхан Еникигә мөрәҗәгать итик. Узган гасыр ахырында аның белән үткәрелгән бер интервью укыган идем. Әдипнең: “Бездә милли иммунитет бик зәгыйфь булып чыкты. Татар җиңел генә урыслаша да, үзбәкләшә дә, башкортлаша да ала икән”, – дигән сүзләрен язып та алганмын. Иммунитет нык булсын өчен, кечкенәдән чыныгырга кирәген беләбез. Ә күпчелек очракта чәчәк салу (вакцина) да таләп ителә. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китик, без бәләкәй чакларда әле нәкъ шулай сөйләшәләр иде: “Иртәгә балаларга чәчәк салалар икән”, “Чәчәк салдырырга бардым әле...” һ.б. Өлкәннәр хәтерлидер. Бу процессның тарихы белән кызыксынып карасак, шулай әйтүнең дөрес икәнен аңлап була. Ә хәзер инде “вакцина ясаттым... (салдырдым, куйдырдым)” дип сөйләшәбез, татарчабыз шулай үзгәрә... Бераз читкәрәк киттем. Милли иммунитетны ныгыту өчен кирәкле нәрсәләр дә кешегә кечкенәдән кертелсә генә нәтиҗәле, чит йогынтыларга бирешмәслек булачак. Вакцина ролен бу очракта туган телдә яңгыраган бишек җырлары, әкиятләр, такмак-такмазалар, татарча ачылган тел башкара. Менә бу турыда әти-әни, әби-бабай кайгыртырга тиеш инде.
Милли иммунитет турында сөйләшкәч, сабан туе темасына да кагылып алыйк әле. Сабан туйлары гөрләп узды. Хәер, узды дип әйтү бик дөрес түгел. Дәвам итәләр, әле тегендә, әле монда сабан туе булганлыгы турында хәбәрләрне ишетеп, укып торабыз. Хәтта елның теләсә кайсы вакытында да ишетергә мөмкин. Шулкадәр ваклыйлар хәзер бу сүзне дә, бәйрәмнең үзен дә. Сүзнең язылышы турында кайсыдыр мәкаләләремдә әйтеп киткән идем инде. Сабан туе дигән бу тезмә сүзне, русчадан күчереп (!), “сабантуй” дигән кушма формага әйләндереп куйдылар. Хәзер татарча басмаларның күпчелеге шулай яза. Үзебезнең сүзне бүтән телдән күчерәбез, бозып. Милли иммунитетның зәгыйфьлегенә бер мисал инде бу. Бәйрәм исеменең аңлатмасын русчага “праздник плуга” дип тәрҗемә итүнең дөрес түгеллегенә борчылып язучылар да шактый булды. Сабан сүзенең мәгънәсе шактый зур аның. “Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың” дигән мәкальне генә искә төшерик. Язгы кыр эшләре турында сүз бара бит. Сабан тургае дигән кош та бар әле. Эш коралы (плуг) хөрмәтенә түгел, басу-кырлар өстендә сайрый торган кош булганга, аны шулай атаганнар. Сабан туе дә басу-кырлар белән бәйле язгы бәйрәм бит ул. Язгы кыр эшләрен башлар алдыннан, уңышлы эшләр, мул, бәрәкәтле уңышлар теләп, авылларда үткәрелә торган бәйрәм булган. Авыл кешесенең бәйрәме ул. Ә хәзер русча сөйләп, ярышларны татар һәм бүтән халыкларның җыр-биюләре белән аралаштырып, театральләштергән зур тамашалар уздырыла. Кайда, кайчан һәм нинди бәйрәм үткәрмәсеннәр, аны сабан туе дип атау да еш очрый хәзер. Балалар сабан туе, театр сабан туе, җырчылар сабан туе, кышкы сабан туе һ.б. Соң, җәмәгать, сабан туе булгач, сабаны, ягъни иген кыры һәм игенчесе дә булырга тиештер бит инде аның. Сабан туе дип аталган тамаша-бәйрәмнең түрендә йөрүче кайберәүләргә карата басуда үсә торган бодайны арыштан аера беләме икән дигәнрәк сораулар да туа. Ваклыйбыз шул, бәйрәмне дә, сүзне дә. Сабан туе сүзен теләсә нинди күңел ачу бәйрәме белән тәңгәлләштерү барамы? Ишеткәнегез бардыр, илдәш-ватандашларыбыз телендә “вчера у нас был небольшой сабантуйчик” дип сөйләшкәннәрен... Ваклыйбыз һәм вакланабыз.
Әмма шул ук вакытта “татар теле кухня теле булырга тиеш түгел” дип сөйлибез. Хәтта кухняда да татарча сөйләшмәгән килеш. Баланың телен туган телдә ачарга теләмибез, ә менә ниндидер... Юк, эрелек түгел, мескенлек икән бу. Мин-минлекле бер мескенлек.
Ә сездә хәлләр ничек соң, хөрмәтле укучым? Балалар, оныклар татарча беләме? Бәлеш, өчпочмак, гөбәдия кебек милли ризыкларыбызны ашап чәй эчкәндә кухнягызда татар теленә урын бармы? Әгәр сез минем бу язманы газета битеннән укыйсыз икән, бардыр дип уйлыйм. Ә инде интернет сәхифәмә куелган урыннан гына укысагыз, икеләнәм... Татарча газета-журналларга язылучыларда өмет бар әле. Әмма әзәеп бара инде андыйлар, бик әзәя...
Без бүген Әмирхан Еники фикерләренә дә таяндык. Күңелем һәм акылым төпле фикер, тәмле тел, матур сүз эзләгәндә, еш кына шушы олуг язучы китапларына тотынам. Әйдәгез, тагын бер бик матур өзек укып алыйк әле. Без бит татарча укып фикерне аңлый, телнең матурлыгын күрә, сүзләрнең аһәңен тоя, буыннар бәйләнешен сизә алабыз. Ә оныгының, баласының телен туган телендә ачтыра белмәгән милләттәшләребез бу бәхеттән мәхрүм. Кызганыч...
Өзек Ә.Еникинең “Туган туфрак” хикәясеннән:
“ – Кузгалдык, бахбай!
Йомры гына туры ат кырын-кырын борылды да, юлга төшеп, вак адымнар белән юыртып китте. Клараның гомерендә беренче мәртәбә диярлек ямь-яшел сусыл печән салган тарантаска утырып, атта баруы иде. Бик рәхәт булып тоелды аңа бу нәрсә. Җир якын, үләннәр якын, аттан тир һәм каеш исе килә, юк, бу әтисен йөрткән “Волга”дан поэтичныйрак иде. Әллә каян гына килеп бабасының: “Бар иде лә бәнем атларым, җигеп кенә чыга идем чаптарын”, – дип җырлавы исенә төшеп куйды. Әйе, бабасы мәрхүм дә кайчандыр бу юллардан, менә шулай чапкан печән өстенә утырып, авыз эченнән генә җырлый-җырлый юырттырып узгандыр... Әлбәттә, узгандыр...”
Гөлфәния НӘҖМИЕВА |
Иң күп укылган
|