поиск новостей
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 12 Февраль
  • Шаһинур Мостафин (1948-2020) - язучы
  • Рафаил Хәкимов - дәүләт эшлеклесе
  • Галия Измайлова (1923-2010) - балет биючесе
  • Рамилә Сәхабетдинова - журналист
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
05.12.2024 Дин

«Рактан дәвалангач хатынның башыннан яулыгы төште, итәге кыскарды, намаз укудан туктады»

Тормыш җитеш булып, бер кайгы-хәсрәтсез, рәхәт яшәгән чагында, күпләребез Аллаһны зекер итәргә, Аны мактарга, Аның әмерләрен үтәп, Ул тыйган гамәлләрдән тыелырга икәнен уйлап та карамый. Әгәр дә инде кайгы ишек кагып, дус-ишләр, туганнар читләшсә, ярдәм өмет итеп, тизрәк Аллаһка ялвара башлыйбыз.

Гаиләле бер танышым тормышында да шуңа охшаш хәл булган. Нишләргә дә белмәгәч, ахыр чиктә, киңәшләшергә дип килгән бу. «Хәләл җефетемдә онкология ачыклангач, бик нык дингә тартыла башлады, – дип сөйли башлады танышым. – Итәкләре озынайды, башына яулык япты, догалар ятлап, тиз арада намазга да басты. Аллаһка ялвара-ялвара, дога кыла-кыла, «шифа бир, дәвала мине» дип сорады. Аллаһның рәхмәте киң шул, хатынымга операцияләр ясалып, күпмедер вакыт дәваланганнан соң, табиблар аны «тормышыңа бернәрсә дә янамый, барысы да яхшы, рәхәтләнеп яшә» дип шатландырды. Ул вакыттагы куануларны белсәгез иде. Әмма иң аянычлысы шуннан соң башланды. Иң элек хатынның башыннан яулыгы төште, озын күлмәген элеккесенә алмаштырды, ә иң куркынычы – намаз укудан туктады. Аллаһы Тәгаләдән оят. «Аңа шөкер итүебезне тагын да арттырырга, күбрәк гыйбадәт кылырга кирәк», – дип җайлап кына әйтеп карадым…»
 
Әйе, чыннан да, адәм балалары бик шөкерсез шул. Аллаһы Тәгалә бу хакта Коръәндә дә әйткән бит: «Әйт: «Ул – бар итүче, сезгә ишетү куәте, күзләр һәм йөрәкләр бирүче. Сез бик аз шөкер кыласыз» («Мөлек» сүрәсе, 23 нче аять).
 
Ни кызганыч, тормышта мондый мисаллар адым саен диярлек очрый. Рәхәт чагында, тормышыбыз ал да гөл булганда безгә дин дә, Аллаһ та кирәк түгел.
 
Беркем дә чишә алмаслык проблемага юлыкса, башын иеп мәчеткә, хәзрәткә киләләр һәм: «Дога кылыгыз әле, нәрсә генә эшләп карамадык, шифа табып булмый», – диләр. Ә бит догага җавап килсен, Аллаһ безне танысын, ишетсен өчен, үзебезгә рәхәт чагында Аны танып, Аңа итагать итеп яши өйрәнергә кирәк шул.

Раил хәзрәт ФӘЙЗРАХМАНОВ вәгазеннән
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.12.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы