|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
05.12.2024 Медицина
Билгесез вирус тарала башлаган: 140 кеше үлгәнРоссиядә Конго Демократик Республикасында 140тан артыграк кешенең үлеменә китергән билгесез вирусның таралу куркынычына әзерләнәләр. Бу хакта “Татар-информ” Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза. Ведомство мәгълүматлары буенча, илебездә вируска каршы көрәшү өчен лаборатория, шулай ук әзерлекле белгечләр штаты булдырылган. Моннан тыш чик аша узу пунктларында “Периметр” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы даими эшли. Ул санитария-эпидемиологик вазгыятьне күзәтеп тора. Вирус Конгоның Кванго провинциясендә ачыкланган. Билгеләре гриппныкына охшаш: тән температурасы бик югары күтәрелә һәм баш авырта.
--- |
Иң күп укылган
|