поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - кинорежиссер
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
04.12.2024 Мәдәният

Фирдүс Гыймалтдинов: «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруы эчкерсезлек, гадилек белән җәлеп итә (ФОТО)

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов фикеренчә, «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруы халыкны эчкерсезлеге, гадилеге белән җәлеп итә. Бу хакта ул «Татар-информ»да «Гармунтуй» гала-концертын оештыруга багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

«Шунысы да игътибарга лаек: безнең телевизион үлчәү бар, тапшыруның күрсәткече югары, халык аны яратып карый. Тапшыруда катнашучыларның берсе дә профессиональ артист түгел. Үзем дә тапшыруларны карап барам. Кулында гармун уйнаткан һәр кеше үзенең ихласлыгын, күңел чисталыгын саклап калган, аларның һәммәсе дә нур сибеп тора тора. Сере шундадыр. Интернетта да караулар саны бик күп», – диде ул.

Аның әйтүенчә, «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруы телевизион формат буларак яңалык түгел. «Телевидение, журналистикада форматлар күптән уйлап чыгарылган. Ләкин шулай да, Айзилә Батырханова белән Наил Сәгъдиев шушы проектны тәкъдим иткәч, ул миңа кызыклы, шул ук вакытта катлаулы булып тоелды. Чөнки «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе яңалыклар форматында эшли. Ә әлеге тапшыру проекты төшерү, монтаж, әзерләү ягыннан бөтенләй башка жанрга карый», – дип аңлатты.

Быел тапшыруның икенче сезоны тәмам булган. «Беренче сезонны башлаганда: «Әйдәгез, дүрт тапшыру эшләп карыйк әле», – дип тәкъдим иттем. Нәтиҗәдә, ул дүрт тапкырга күбрәк эшләнде. Бик күп кайтавазлар, мөрәҗәгатьләр килә башлады. «Безгә дә килегез, безне дә күрсәтегез», – дип, районнардан мөрәҗәгатьләр булды», – диде Фирдүс Гыймалтдинов.

«Оештыру ягыннан, авторларыбызга рәхмәтлемен. Тапшыруның идеологы, фанаты – Наил Сәгъдиев. Сабыйларча бирелеп эшләүче кеше. Аның энтузиазмыннан башка әлеге тапшыруны оештыра алмас идек. Шуңа күрә тапшыруны Казан дәүләт мәдәният институты белән берлектә эшлибез. Телевизион өлкәдә калыпка салып баручы – Айзилә Батырханова», – диде «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры.

Ул Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә рәхмәт әйтте. «Проект Марат Әхмәтовка да ошады һәм ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Юл, финанс чыгымнарын комиссия ярдәмендә каплап барабыз, менә инде икенче сезон чыгарылышны эшлибез», – дип өстәде.

«Чит төбәкләрдән дә мөрәҗәгать итүчеләр күп. Интернет аша карап, «безгә килегез» дип, үзләре чыга. Әлбәттә, бу күңелле күренеш. Шуңа күрә икенче ел рәттән әлеге проектны бергәләп оештырабыз, район хакимияте башлыклары да бик теләп кабул итә. Аларның кайберләре гармунда матур итеп уйный белә. Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиеваның да гармуннар коллекциясе бар, ул да гармунда матур итеп уйный белә: балачактан гармунда уйнап үскән һәм милли моңнарыбызны бик яхшы белә», – диде Фирдүс Гыймалтдинов.

* 2023 елның июнь аеннан «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты «Уйнагыз, гармуннар!» телевизион тапшырулар циклын гамәлгә куя. Шул уңайдан, 16 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында «Гармунтуй» дип исемләнгән йомгаклау гала-концерты була. Аның максаты – гармун моңын, аның тавышын телевизор экраннары аша яңгырату, онытылып барган көйләрне кабат искә төшерү, үзешчән гармунчылар белән таныштыру.

* Ел ярым вакыт аралыгында иң халыкчан тапшыруның иҗат төркеме Татарстанның 11 районында булып өлгерде. Актаныш, Саба, Сарман, Апас, Мөслим, Нурлат, Кукмара, Питрәч, Баулы, Түбән Кама, Арча районнары, Мәскәү һәм Екатеринбург шәһәрләре, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләре, Пермь краенда яшәүче үзешчән татар гармунчылары белән таныштырды.

Зилә Мөбәрәкшина.

Татар-информ


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы