|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
04.12.2024 Җәмгыять
Авариядән соң, Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы баш конструкторы вафат булдыЯшел Үзән проект-конструкторлык бюросы баш конструкторы Виктор Кашкин бүген төнлә хастаханәдә вафат булды. Бу хакта Яшел Үзән районы администрациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә. Виктор Кашкин Казанда ашыгыч ярдәм машинасы белән җиңел машина бәрелешкән юл-транспорт һәлакәтеннән соң реанимациядә булган. Исегезгә төшерик, авария узган якшәмбедә Маршал Чуйков һәм Фатыйх Әмирхан урамнары киселешендә булды. Ашыгыч ярдәм машинасының Яшел Үзәннән 7нче шәһәр хастаханәгә пациент алып барган чагы була. Бәрелешү нәтиҗәсендә ашыгыч ярдәм машинасы әйләнеп каплана.
Исегезгә төшерик, 22 ноябрьдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросының 75 еллыгы уңаеннан оешма хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында Виктор Кашкинга РФ Дәүләт бүләге – «Дуслык» орденын тапшырганнар иде.
--- |
Иң күп укылган
|