|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2011 Җәмгыять
Эш эзләү галәмәтләре2 нче курсны тәмамлагач, уйланып калдым: озакламый миңа 20 яшь тула, ә мин һаман әти-әни җилкәсендә "утырам"! Бу хәлне кичекмәстән үзгәртергә кирәк иде, шуңа күрә җәйгә эшкә урнашырга булдым. Беренче коймак
Эш эзләүне газетадагы һәм интернеттагы игъланнарны караштырудан башладым. Минем игътибарны курьер дигән вакансия җәлеп итте. Эш тәҗрибәсе кирәкми, диплом булуын да таләп итмиләр. Әйтерсең, мине генә көтеп торалар! Күрсәтелгән телефон номерына шалтыраттым. Ягымлы хатын-кыз тавышы кичке сәгать дүрткә офисларына әңгәмәгә чакырды.
Офис ишеген ачып кергәч, минем кебек эш эзләүчеләр шактый булуы ачыкланды. Бөтенебезгә анкета тутырырга куштылар. Үзен оешманың директоры дип таныштырган ир кеше ике төрле вакансия барлыгын әйтте: курьер һәм курьер-консультант. Гадәти курьер оешманың документларын төрле фирмаларга таратып йөрергә тиеш. Акчасын көн ахырында түлиләр, 850 сум. Ә консультант дигәне документларны өләшүдән тыш, оешманың эше турында сөйләргә, төрле кәгазьләр тутырырга тиеш. Акчасы да күбрәк – 1050 сум. Ризалаштым. Икенче көнне сәгать иртәнге 9да офиста булырга кирәк. Килгәндә анда инде 20гә якын кеше утыра иде. Бөтенесе диярлек студентлар. Аерым төркемнәргә бүлеп, җитәкче билгеләделәр. Көне буе аларның эшләрен карап, "һөнәрнең" асылына төшенергә тиеш идек. Әмма эшнең исеме җисеменә бөтенләй туры килмәгәне соңрак кына ачыкланды.
Нәрсә беләндер тутырылган зур-зур сумкаларны алып эшкә киттек. "Әллә шуның кадәр документ микән монда? Бик каты эшли болар. Билсез каласың бит моны йөртә-йөртә", – дип уйлап куйдым. Казанның бер сәүдә үзәгенә килгәч: "Менә карап торыгыз, хәзер мин сезгә ничек эшләргә икәнен күрсәтәм", – диде җитәкчебез. Һәм сумкадан төрле китаплар чыгарып, шуларны тәкъдим итә башлады! Кибеттән чыгуга "укытучыма" монда эшләргә теләмәгәнемне әйттем һәм китәргә булдым.
Тагын алдадылар!
Беренче коймак төерле була, дигән сүзләр белән үземне тынычландырырга тырыштым һәм яңадан белдерүләр карарга тотындым. "Промоутер вакансиясенә 18 яшьлек кыз кирәк" дигән игъланга күзем төште. Шалтыраткач, җавап биргән егет исемемне һәм телефон номерымны сорап, икенче көнне иртәнге сәгать 10да хәбәрләшербез, диде. Тик билгеләнгән вакыт килеп җиткәч бернинди шалтыратучы да булмады. Аптырагач, үзем белешергә булдым. "Иртәгә шалтыратырбыз", – дип җавап кайтардылар. Шундый ук хәл берничә көн рәттән кабатланды. Монда да алдадылар дип уйлап куйдым да, яңадан эш эзләргә керештем.
Бирәм дигән колына...
Хәзер инде бөтен белдерүләр миндә шик уята башлады. Гел алдарлар иде сыман. Әмма интернет сайтларының берсендә бик кызыклы тәкъдимне күреп, тагын бер талпынып карарга булдым. Башкалада эшли торган агентлык промоутер һәм интервьюер (социологик сораштырулар үткәрә торган кеше) вакансияләренә студентлар эзли икән. Агентлыкта мине бер апа каршы алды һәм сораулар язылган кәгазьләр тутырырга кушты. Бөтен сорауга җавап биргәч, анкетамны җитәкчегә бирделәр. Хәзер тагын "иртәгә хәбәрләшербез" диярләр инде болар дип уйлап куюым булды, яныма бер менеджер килеп утырды. Ул вакансияләрнең асылын аңлатты һәм хәзерге вакытта бара торган акцияләр турында сөйләде. Мин үземә ошаган вариантны сайлап, бүген үк эшкә керешә ала идем. Интервьюер вакансиясен сайладым. Эш тәртибе мондыйрак: акция вакытында мин зур сәүдә үзәге янында торып, кешеләргә анкетадагы сорауларны бирергә тиешмен. Иң мөһиме – җавап бирүчеләрдән телефон номерларын алып калырга кирәк. Ник дигәндә, анкеталарны тикшерү өчен Мәскәүгә җибәрәләр икән, анда, күрсәтелгән номерлар буенча шалтыратып, әлеге кешенең сораштыруда катнашканмы, юкмы икәнен сорыйлар. Шуңа күрә җавапны һавадан алып язып куеп булмый!
Шул көннән башлап эшли дә башладым. Әлбәттә, башта кыенрак иде. Чөнки бөтен кеше ашыга, берәүләр җавап бирергә теләми, икенчеләр бөтенләй сүгенеп китә. Тик араларында бик теләп, елмаеп җавап бирүчеләр дә табылды. Беренче эш көнендә мин 100гә якын анкета тутырдым. Хәзер инде 200-300не тутырган чакларым да бар.
Акчасы бик күп булмаса да, студент өчен җитәрлек. Параллель рәвештә ике акциядә эшләү мөмкинлеге дә бар. Ә баштарак кичергән уңышсызлыкларга мин рәхмәтле. Чөнки бу үзенә күрә бер тәҗрибә булды.
Ләйсән ГАЛИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|