|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2024 Мәдәният
Динә Закирова: "Камал театрыннан китәргә туры килде"Татарстанның атказанган артисты, скрипкачы Динә Закирова белән әңгәмәдән өзек: — Камал театрында Фуат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге оркестрда эшли идең. Аннан ник китәргә булдың, Динә?
— Җәйге ялдан соң Камал театрына эшкә чыкмадым. Анда консерваториядә II курста укыганда, 2007 елда эшли башладым. Быел җәй бик каты авырдым, ковид идеме икән ул... Өч ай больничныйда булдым. Шул вакытта китәргә дип карар кабул иткән идем. Әле ковид өстенә бил ычкынды, аннары кулларда — артрит. Әлбәттә, өстенлекне гомер-гомергә Камал театрына, оркестрга бирә идем. Фуат абый Әбүбәкеров белән эшләгән чор кадерле миңа. Хәзер җитәкчебез башка, оркестрның вазыйфалары да үзгәрде. Аерым концертлар да куеп йөриләр. Әзерлекләре искиткеч. Бик көчле яшь музыкантлар килде. Миңа көн саен алай йөрү авыр була башлады. Көненә 9 сәгать скрипкада уйнарга туры килә иде. Бу аркага да, кулларга да зур йогынты ясады. Табиб: “Болай булмый, “нагрузка”ңны кимет”, — диде...
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|