поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең мәктәптә ике тәрәзә бар иде. Тимер читлеге булганы – терроризмга каршы. Тимер читлеге булмаганы – янгын куркынычсызлыгы өчен.

Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
Архив
 
04.12.2024 Шоу-бизнес

"Кайбер туганнарыбыз да белми калды. Алсу бала тапты дигәч, кайсы Алсу ул, дигәннәр"

Алып баручы, пародияләр остасы Алсу Фаракшина икенче тапкыр әни булуы турындагы сөенечле хәбәр белән уртаклашкан иде. Без дә аның сөенечен уртаклашып, хәбәргә чыктык.

– Бала табуыгыз бар кешене шаккаттырды. Ни өчен яшердегез? 
– Бу бит шәхси тормыш, аның турында кычкырып йөрмиләр. Әлбәттә, хайп ясап, социаль челтәрләргә урнаштырып була иде. Әмма ул бик интим әйбер. Кешегә дә кызыклы әйбер түгелдер. Барыбер яшебез дә бар. Чит күзләрдән дә сакланасы килде. Хәтта кайбер туганнарыбыз да белми калды. “Алсу бала тапты!” – дигәч, бер туган апам: “Кайсы Алсу ул?” - дип сорап куйган. Дуслар да, күршеләр дә белмәде. Эшләгәндә зуррак размердагы кием-салым кияргә тырыштым. 
 
– Бу юлы йөклелек вакыты ничек узды? Кыенлыклар булмадымы? 
– Йөклелек вакыты бик тиз узып китте. Әле генә балабыз булачагын белгән идем, ә хәзер инде кулымда сабыебыз. Йөклелек вакыты кыенлыкларсыз гына узмый инде, әмма ул хакта ачылып сөйлисе килми. Бәлки, соңрак сөйләрмен. Тулаем алганда, барысы да яхшы. 
 
– Сабыйга нинди исем кушасыз? 
– Кызыбыз Рамина исемле булды. 
 
– Бала тудыру йортына ирегез илтеп куйдымы? 
– Әйе, ирем төнге 11дә илтеп куйды.
 
– Хәзер үзегезне сабый тәрбияләүгә багышлыйсыздыр. Берникадәр чыгышлардан туктап торасызмы?
– Өйдә утыра торган кеше түгел инде мин. Августка кадәр бәйрәмнәр алып бардым, мәҗлесләрдә эшләдем. Хәзер дэ эшсез утыра алмамдыр. Әлегә күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль. Котлаулар җиткергән һәркемгә рәхмәт әйтәм!

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 04.12.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы