|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2008 Сәясәт
РОССИЯ ТӨРКИЯ МИСАЛЫН КАБАТЛЫЙКичә Россия парламенты, Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген тануын сорап, Президентка мөрәҗәгать итте. Дәүләт Думасы да, Федерация Советы да бу документны бертавыштан кабул итте. Дмитрий Медведев әлеге үтенечкә уңай җавап биргән очракта, РФ гаскәрләре шушы республикаларда калу өчен законлы сәбәп табачак. Аларның мөстәкыйльлеген танырга ашыкмаса да, парламентның бу карары Көнбатыш илләренә басым ясау өчен бик уңайлы коралга әверелергә мөмкин. Федераль Җыен бүтән илләргә һәм парламентларга да "Грузиянең Көньяк Осетиягә кораллы һөҗүме" уңаеннан мөрәҗәгать кабул итте, әмма Венесуэла, Төньяк Корея кебек илләрдән кала Россиягә кушылучылар бүтән булмаска да мөмкин. Хәер, Абхазия белән Көньяк Осетиянең моңа исе китмәс. Иң мөһиме: Россия аларның мөстәкыйль ил булуын раслагач, алар Мәскәү белән куркынычсызлык мәсьәләләренә караган халыкара дәрәҗәдәге килешүләр төзи алачак. Икенче төрле әйткәндә, Россия бу җирләргә үз хәрбиләрен кертеп, тынычлык урнаштыручы гаскәрләргә генә хас булган чикләүләрдән азат булачак.
"Коммерсант" газетасы язуынча, мондый берьяклы "тану"дан соң, Грузия халыкара судка мөрәҗәгать иткән очракта, Россиянең җиңелүгә дучар булачагы шик тудырмый. Мәскәүнең хаклы булуына төп дәлил – Грузия җитәкчелегенең соңгы сугыш вакытында осетиннарны максатчан рәвештә күпләп үтерүе. Саакашвилины геноцид сәясәтен алып баруда гаепләүләр юкка түгел иде бит. Косовоның аерылып чыгуына да төп сәбәп булып сербларның андагы халыкка каршы геноцид алып баруы торды.
Хәер, бу көньяк республикаларның мөстәкыйль тормыш белән яши башлау мөмкинлеге Косовода түгел, ә Кипрда 1974-1983 елда булган хәлләргә охшаган. Төркия утрауның төньяк өлешендә яшәгән төрекләрне яклау сылтавы белән, анда үз гаскәрләрен керткән. Истанбулдан кала Төньяк Кипрның бәйсезлеген бүтән бер дәүләт тә расламаган, шуңа да карамастан, андагы яңа хакимият белән килешүләр төзеп, Төркия утрауда үз гаскәрләрен тота башлаган. Дөнья җәмәгатьчелеге әлеге хәлләрне оккупация дип атаса да, төрекләр аннан китәргә җыенмый.
Дмитрий Медведев Абхазия белән Көньяк Осетиянең суверенлыгын танымаган очракта да, андый мөмкинлек Көнбатыш илләре белән сөйләшүләрдә үзенә күрә бер шантаж коралына әвереләчәк. Аларны күндәм итү дә шул рәвешле мөмкин булыр. Бу хакта Вячеслав Никонов, Алексей Малашенко кебек сәясәт белгечләре әйтә.
Хәер, Россия җитәкчелеге алар белән килешмәскә охшаган. Грузия белән каршылыкка кергәч, Медведев-Путин тәвәккәл икәнлекләрен күрсәтергә тырышты һәм бу низагны хәрби бәрелешләргә җиткерүдән курыкмады. Димәк, бу республикаларның статусын хәл итү мәсьәләсендә дә ике төрле фикер-ләүгә урын калдырмыйча, җитәк-челәр аны ахырына җиткерергә тиеш. 14 августта Багапш һәм Кокойты белән очрашканда да, Дмитрий Медведев, әлеге республикалар үзләренә нинди статус сайласа, Россия аларга ярдәм генә итәчәк, дип ышандырган иде. Медведевның уңай җавап бирәчәген белмәсәләр, республикалар халкы митингка чыгып, РФ парламенты чираттан тыш утырышлар оештырып, президентка мондый үтенеч белән мөрәҗәгатьләр кабул итеп азапланмас иде.
--- |
Иң күп укылган
|