поиск новостей
  • 20.05 "Җанкисәккәем" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 20.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 21.05 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 21.05 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
  • 28.05 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 29.05 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
03.12.2024 Медицина

Гастроэнтеролог Индира Гыймалтдинова: «Сару кайнау – җитди авыру билгесе булырга мөмкин»

Ашказаны-эчәк авырулары илдә иң еш очрый торган чирләр рәтендә дүртенче урында тора. Араларында иң киң таралганнары ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсыну (гастрит) белән ашказаны җәрәхәте (язва), ди белгечләр. Ул чирләр ни сәбәпле пәйда була да алардан ничек сакланырга? Табиб-гастроэнтеролог Индира Гыймалтдинова белән шул хакта сөйләштек.

 – Соңгы арада хроник гастрит, язвадан интеккән кешеләргә аеруча авыр – чирнең яңадан баш калкыткан көннәре. Ни өчен бу чирләр нәкъ менә яз-көз көчәя?

– Һава торышы кисәк үзгәргәндә, иммунитет какшый. Шул сәбәпле ашказаны-эчәклек тракты да сүлпәнрәк эшли башлый. Организм витаминнарга кытлык кичерә башлый. Көз көне еш күзәтелә торган депрессия, стресслар да еш кына ашказаны авыруларының баш калкытуына китерә.

– Гастрит белән язва бер-берсеннән ничек аерыла?

– Гастрит вакытында ашаганнан соң 3-4 сәгать үткәч, эч авырта. Язва булса,  ашаганнан соң ук авырта башлый ул. Гастрит вакытында ашказанында авырлык сизелә, чәнчү, кикерү, күңел болгану кебек билгеләр күзәтелә. Кеше косарга да мөмкин. Язва вакытында, гадәттә, күңел болгана, сару кайный. Косканнан соң кешенең хәле җиңеләя төшә. Гастриттан аермалы буларак, язва вакытында кешенең төнлә дә ашказаны авырта. Соңгы арада язва бернинди билгеләрсез генә дә уза башлады. Шуңа күрә ашказанын төгәл кайсы чир борчыганын белү өчен, ФГДС узарга мөмкин. Бу билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзлегеңнән генә дәваланырга тырышу – зур хата.

– Сару кайнаса, чаң сугарга кирәкме?

– Әллә нигә бер сару кайнаса, зыян юк. Ә инде ул даими борчыса, табибка күренергә кирәк. Сару кайнау иң беренче чиратта гастрит, язва кебек авыруларның билгесе булырга мөмкин. Ашкайнату системасы әгзалары эшчәнлеге бозылганда (ГЭРБ) да сару кайный. Ашказанында бүсер булган, үт куыгы ялкынсынган (холецистит) кеше дә сару кайнаудан интегә. Сару кайнаганда ютәл, хәлсезлек, аппетит югалу, күңел болгану, тир бүленеп чыгу кебек билгеләр күзәтелсә, күкрәк турысында авырту сизелсә, аеруча игътибарлы булырга кирәк.

– Ашказаны авыртудан интеккән кеше нәрсәләрдән баш тартырга тиеш?

–  Иң беренче чиратта, рационда үт суы бүленеп чыгуны көчәйтүче ризыклар (тозлы, кыздырылган, ачы, ысланган ашамлык, соус, тәмләткечләр, әче җиләк-җимеш) булмаска тиеш. Газлы су, камыр ризыклары, торт һәм кремлы пирожныйлардан да баш тартырга кирәк. Көненә 5–6 тапкыр аз-азлап ашау зарур. Бу чорда парда яисә тогмалап пешерелгән ризыклар ашарга рөхсәт ителә. Ачы булмаган сөт ризыклары ашасаң да зыяны юк. Кичәге ипи дә ашказанына авырлык китермәячәк. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне чи килеш ашарга киңәш ителми. Ашаган очракта да кабыгын әрчү хәерле. Язва, гастрит борчыган чорда банан ашаудан да яхшысы юк. Андый чакта ашказанына кесәл дә җиңеллек өстәячәк. Бу чорда тавык, күркә ите кебек диетик итләргә өстенлек бирү яхшырак. Аларны фарш рәвешендә кулланырга киңәш ителә. Җиңел эшкәртелә торган солы, карабодай боткалары да файдага булачак.

Табиб киңәшләре

* Иң беренче чиратта, исерткеч эчемлекләр эчү, тәмәке тарту кебек начар гадәтләрне ташларга кирәк.

* Дөрес туклану да мөһим. Ризыкны көн дә билгеле бер вакытта ашарга кирәк.

* Рационда ашказанының лайлалы тышчасын ярсытучы ризыклар булмаска тиеш. Кыздырылган, артык кайнар һәм артык салкын ризык ашауны чикләргә кирәк.

* Табиб белән киңәшләшмичә, ялкынсынуга каршы дарулар эчәргә дә ярамый.

* Шәхси гигиена таләпләрен үтәү дә зарур.

 

Динә ГЫЙЛАҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.12.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы