|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2024 Авыл
![]() Комбайннар парадыБашлангыч класслардан ук җәен колхозда төрле эштә эшләп йөргән малайлар бераз үсә төшкәч техника тирәсендә кайнашырга тырышалар. Олылар трактор ремонтлаганда алар янында ачкычлар биреп торган булып, шунда буталанып йөрсәләр дә күңелләре була аларның. Әгәр дә шулвакыт бераз майга да буялып кайтсалар, алардан да бәхетле кеше юк инде. Тора-бара тракторның үзен үк булмаса да, тагылма коралларын, чәчкечләрне ремонтлаганда ярдәм итеп, әле аңа хезмәт көне дә язылса, димәк инде син үзеңне механизаторлар бригадасына кердем дип исәплә. Ә малайларның иң кызыкканы һәм колхозда иң абруйлы эш – комбайнчы ярдәмчесе булып эшләү. Чөнки кечкенәдән үк комбайннарның басуга чыгып киткәннәрен күреп үскән малай бу һөнәргә берничек тә битараф кала алмый. Карап торуга ук искиткеч зур бу техника иләмсез үкереп гараж капкасыннан килеп чыга да, бераз баргач, уңга борылып иген басуы ягына юл ала. “СК-4” дип аталган кабинасыз комбайнда брезент тарттырылган түбә астында руль артында комбайнчы үзе утыра. Сул ягындагы махсус утыргычта аның ярдәмчесе, авылча әйткәндә, “памушник” урын алган. Аның менә шулай биек утыргычта аякларын салындырып утырган килеш кырыйдан үтеп китүенә без кызыгып үләбез инде. Әйтерсең лә гади комбайн түгел, ә тәҗрибәле очучы белән аның штурманы утырган зур гына лайнер үтеп китте. Беренче комбайн артыннан – икенчесе, аннан өченчесе узып китәләр һәм монда да шундый ук хәл.
Бераздан колхозга кабиналы беренче “Нива” комбайны кайтты һәм аны алдынгы комбайнчы Идрисов Әҗвәт абыйга бирделәр. Аңа “памушник” булырга теләүчеләр авыл яшьләре арасында күп иде. Тик техникасы яңа төрле бит, моңа кадәр күрелмәгән, шуңа күрә булыр-булмас малайларны монда якын да китерерлек түгел. Ә унган-булган, нык гәүдәле егетләр арасында минем Наил абыйга тиңнәр юк. Әҗвәт абый белән бик дус эшләделәр алар. Берничә елдан Наил абый үзе дә комбайнны бик оста йөртә иде инде. Хәтта Әҗвәт абый күпмедер вакыт больницада ятканда аның урынына берүзе дә эшләп торды. Тора-бара “Нива” комбайннары колхозга күпләп кайта башлады һәм сан ягыннан “СК-4”ларны да узып киттеләр. Соңгысын безнең авылда исеме белән атаучы юк инде хәзер, “чүрәкәй” дип кенә йөртәләр. Колхоз председателе Илсөяр абый көлә: “СК-4”га бу исемне үзе “Нива” комбайнына утыргач Ленар абый гына кушты инде, “Колос”ка утырса “Нива”га да берәр исем уйлап табачак әле ул”, – ди. “Колос” дигәне әле илебездә чыгып кына килә торган яңа төрле комбайн, колхозда түгел, районда да юк әле ул, аны журнал битләрендә генә күрергә була.
Наил абый армиядә ике ел Германиядә хезмәт итеп кайтты да, кабаттан колхозда эшли башлады. Нәкъ шул ук елны безнең колхозга да “Колос” комбайннары кайта икән дигән хәбәр таралды. Без малай-шалайлар гараж тирәсендә буталып йөргәч, бөтен яңалыкны да беренче белеп торабыз. Менә авылның иң тәҗрибәле комбайнчыларын “Колос” комбайннарын алып кайтырга дип җибәргәннәр икән, димәк иртәгәдән дә калмыйча аларны монда каршы аласы булачак. Мондый җаваплы эшне бездән башка башкарып чыга алмауларын исәпкә алып, икенче көнне иртәдән үк гаражда инде без. Көткәндә вакыт әкрен уза бит ул, шуңа күрә һич тик торган юк, берәр электрод тапсак, аны чарда очлап без ясыйбыз, яисә тимерче алачыгыннан чыгып киткән арада, күмердә тимер кыздырып, шуны сандалга салып чүкибез. Иң кызыгы шул, бу вакытта олырак абзыйларның безне ачуланганнарын, яисә берәр сүз әйткәннәрен хәтерләмим. Шуңа да авыл малайлары кечкенәдән үк тимер-томыр белән эш итәргә өйрәнеп үсәләр. Ләкин бүген дөньяңны онытып, артыгын мавыгырга ярамый, яңа төрле комбайннарны каршы аласы бар бит.
Җәйге озын көн кичкә авышып килгәндә генә “Колослар” кайта!” дигән хәбәр ишетелде һәм без барыбыз да йөгерешеп олы юл ягына чыгып бастык. Чынлап та, Мүк куагы борылышыннан беренче “Колос” комбайны күренде, аның артыннан икенчесе, өченчесе һәм тагын икәү. Барысы бергә бишәү бит болар, безнең колхозга гына да берьюлы биш комбайн кайткан! Алар гараж капкасыннан үтеп түргә уздылар да, бер рәткә тезелеп бастылар. Ачык кызыл төстәге бу “Колос” комбайннары шулкадәр зур күренәләр, алар янында башкалары хәтта бераз кечерәеп калгандай булды. Боларның кыяфәтләре дә үзенчәлекле, башкаларның кабиналары бер якта, сугылган ашлыкны җыя торган бункеры икенче якта булса, “Колос”ның кабинасы уртада, ә бункерлары шуның ике ягына урнашкан. Менә шулай симметрик булгангадыр, кыяфәте бик тә дәрәҗәле моның, сокланып карап торырлык кына.
Безнең “Чапаев” исемендәге колхоз ике авылны берләштерә, хуҗалыкның үзәге Әсәй һәм шуңа тагын Митрәй авылы кушылган. Бу “Колос” комбайннарының да өчесе безнең авылда кала, икесе Митрәйгә китә икән. Әсәйдәге комбайннарның берсендә данлыклы комбайнчы Тимерхан абый эшләячәк, икенчесен шулай ук дәрәҗәле кеше Тулпар абыйга биргәннәр. Аларның былтыргы “памушниклары” хәзер инде армиядә хезмәт итәләр, димәк яңа ярдәмчеләр кирәк булачак. Менә яшьтәшләр арасында кемгәдер бәхет елмаячак инде, яңа төрле комбайнда эшләү бөтен кешегә дә эләкми бит ул. Минем Наил абыйның да быел комбайнчы булып эшләргә дәрте бар, аңа да берәр комбайн тиештер инде. Колхозда бит ике авылга утыз ике комбайн чутлана, беренче елны өр-яңасы булмасын ди, шунда “чүрәкәй” булса да эләгеп куйса ярап торыр иде әле. Беркөнне Наил абый гадәттәгечә әбәдкә кайтты да, бакчадагы суны ачып, шунда гына юына башлады. Мин дә бакчага кереп, аңа уңайлы булсын дип шланганы тоттым да, су агызып торам. Наил абый юынып бетергәч: “Булды, энекәш, “Колос”ны алдым мин”, – диде дә, “миңа помощник булып барасыңмы?” – дип өстәде. Минем күзләрнең очкынланып китүеннән үк ризалыгымны күреп, җавап көтеп тормады, өйгә кереп китте.
Моңа кадәр колхозда сәнәк күтәреп “бүген барсам да ярый, бармасам да” дип йөрүләр бетте хәзер, көн дә таңнан гаражга килеп комбайннар ремонтлыйбыз. Без бит хәзер үзебез комбайнчы ярдәмчеләре, икенче төрле әйткәндә, “памушниклар”. Ә аның вазыйфалары без кечкенәдән үк кызыгып торганча теге утыргычка утырып йөрү генә түгел икән. Иң беренче чиратта комбайннарны төзекләндереп, сафка бастырып куярга кирәк, җәйге урып-җыю башлангач ватылып җәфаланырлык булмасын. Анда басуда болай итеп ремонтлап ята алмыйсың, ул вакытта һәр минуты да кадерле булачак. Аның турында хәтта яңа гына укырга өйрәнгән кечкенә балалар да беләләр, чөнки бөтен җирдә дә – клубның иң биек стенасыннан башлап, гараж өстенә дә комбайнчы рәсеме ясалган зур-зур плакатлар эленгән һәм шундыйрак эчтәлектәге сүзләр язылган. Менә шуңа да комбайнчыларның абруйлары зур һәм эшләре дә нык җаваплы. Ни дисәң дә, үстергәндә бик күпләрнең хезмәте кергән уңышны дәүләткә тапшыру өчен җыеп алу бурычы аңа йөкләнгән. Ә бу вакытта игеннең бер генә бөртеге дә югалмаска тиеш, комбайннарны җиренә җиткереп әзерләп кую шуның өчен дә кирәк. Тиздән район үзәгеннән килеп комбайннарга техник күзәтү дә уздырачаклар, тик бу башка елдагыча гаражда гына булмаячак, ә тантаналы шартларда үтәчәк икән.
Комбайннар парады моңа кадәр Сабан туе үткәрү урыны булган Мүк куагында узачак. Без инде иртә таң белән комбайннарны шунда илтеп бер рәткә тезеп куйдык. Һәрбер комбайнның үз урыны: “Нива”лар бер җирдә тезелеп баскан, яхшы ат сыман елкылдап торган кып-кызыл төстәге “Колос”лар бишесе бергә тора. Алардан бераз гына үтеп “чүрәкәй”ләр тезелеп китә. Төсләре инде шактый гына уңган булса да, колхоз кырларын болардан да күп ураучы, игенне болардан да күбрәк суктыручы юк әлбәттә. Һәрбер комбайн бер мең центнер ашлык суктырган саен аның бункерына трафарет белән бер йолдыз төшерәләр. Бер елда алты-җиде мең, хәтта аннан да күбрәк суктыручылар була, шуның санынча йолдызлар ел саен өстәлеп бара. Тора-бара бункердагы йолдызлар саны шактый гына күбәеп китеп, ул комбайн ас-очучы Покрышкинның истребителенә охшап кала. Мондагы һәрбер комбайнның үз язмышы һәм үз казанышлары, шуңа да алар авылның малай-шалайларын кызыктырып, бик горур басып торалар.
Бүгенге чараны зур бәйрәм итеп оештырганнар, кибетләр дә килгән, бөтен авылны яңгыратып музыка да уйнап тора, артистларга чыгыш ясар өчен сәхнәсе дә бар. Бәйрәм күңелле булгач, халык та күп җыелган, чын Сабан туеннан ким бер җире дә юк. Менә комбайннарга техник карау башланды, район үзәгеннән килгән инспектор һәм аңа ияргән кешеләр комбайннарны берәм-берәм карый башладылар. Никадәр тырышып әзерләсәк тә, менмәгән җирләре, кермәгән тишекләре юк бу тикшерүчеләрнең. Берәр гаеп-кыек тапсалар: “Алай гына мулла кызында да була инде”, – дип, Наил абый шаяртып куя. Инспекторның да кәефе әйбәт, шаяртуны да яхшы аңлый, шуңа да безнең әзерлекне “бишле” билгесе белән бәяләде. Безнеке ярар инде, анда искерәк комбайннарның әле бер әйберсе җитми, әле фарасының сыңар уты янмый. Мансурдан да кызыгы юк инде, “Сигналың бармы?” – дип сораганнар иде, “Бар!” – диде дә, биектәге кабинага йөгереп менеп, ян тәрәзәне ачып башын тыкты һәм әче итеп сызгырып җибәрде. Тикшерүчеләр аның тапкырлыгыннан көлә-көлә, башка җирен ныклап карап та тормадылар. Әле монысы башлангычы гына, комбайннарны чып-чынлап ашлык та суктырып карыйлар икән, анысы ничек буладыр тагын.
Җаен тапканнар бит монысының да, ашлыгы сугылган бер өем салам янына бодай белән тулы капчыклар китереп куйганнар. Җир өстенә җәелгән зур гына брезентка комбайн йөреп керә дә, аның алдагы эшләп торган жаткасына шул салам белән берничә капчык бодай салалар. Әлеге бодай комбайн аша үтеп югалтуларсыз бункерга кадәр барып җитәргә тиеш икән. Әле комбайн эшен бетереп чыгып киткәч, брезентка коелып калган бодай бөртекләрен җыеп, шундагы кибетчеләрнең үлчәүләрендә граммлап үлчиләр. Шундый бик кырыс шартлар монда, әзерлексез булсаң хурга да калырсың. Наил абый комбайны белән теге урынга баскач та: “Әйдәгез мин сезгә шушы коры саламнан бер бункер бодай сугып бирәм”, – дип шаяртты. Аннан соң безгә дә башкалар сыман комбайнның эшкә яраклыгын күрсәтергә туры килде. Коелган бодай, шунда бергә төшкән вак балчык кисәкләрен дә кертеп, бик аз күләмдә булып чыкты. Шулай итеп әзерлек “бишле” булды, монда да әлегә алда барабыз, болай булса беренче урынны алырга да күп калмый. Премияләр яхшы быел – беренче урынга йөз илле сум, икенче урынга – йөз, ә өченчегә ничә сум икәнен кызыксынып та тору юк әлегә, алда барабыз бит ни дисәң дә.
Әле ярышның тагын бер шактый гына катлаулы өлеше бар, ул дә булса комбайннарны “прямой”га көйләү. Бу язманы укучыларның барысы да авыл хуҗалыгы техникалары буенча белгечләр түгеллеген исәпкә алып, аның нәрсә икәнен кыскача гына аңлатып китәм. Комбайнның алдагы киң генә соскыга охшап торган әйберсе жатка дип атала һәм ул ике төргә бүленә. Аның берсе игенне урып пакосларга салыр өчен кулланыла, ә икенче төрлесе шул пакостагы игенне җыеп алып, комбайнның бөртекләрне саламыннан аерып алу өлешенә озату өчен кирәк. Әле бу соңгы әйтеп киткән жатка да тагын ике төрле итеп җыела: игенне пакостан ала торган һәм үсеп утырганын турыдан-туры урып суктыра торган. Нәкъ менә без белгән табышмактагыча, “ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә” була инде анысы. Төяп җибәрү дигәннән, сугылган иген бөртекләре комбайнның өстәге бункерына җыела һәм шуннан шнек дип аталган озын торба аркылы машинага бушатыла.
Бүгенге ярышка килгәндә, алда әйтеп кителгәнчә, жатканы үзгәртеп көйлисе бар безнең хәзер. Әйберләре әзер һәм төзек булганда НВП дәресендә Калашников автоматын сүтеп җыйгандагы сыман бик тиз башкарабыз без аны. Ләкин җыя бшлагач кына мотовилага бара торган 15ле чылбыр бераз кыскарак булып чыкты. Әле без шуңа өстәмә звенолар ялгап маташып та, вакыт буенча беренче урынны алдык! Барлык ярышларда да күрсәткечләр яхшы, җир тетрәү яисә су басулар кебек тегенди-мондый гадәттән тыш хәлләр булмаганда, димәк беренче урын безнеке дигән сүз. Бу әлбәттә арифметик яктан чутлаганда, икенче яктан караганда, бу урынны әле яңа гына эшли башлаган яшь комбайнчыларга бирәсе килүчеләр оештыручылар арасында күп булырмы икән соң. Кыскасы, болай чутладылар, тегеләй исәпләделәр, кәгазьгә нидер сыздылар һәм боздылар да, безгә призлы икенче урынны биреп куйдылар. Беренче урынга инде күп еллар комбайнда эшләгән бик тә хөрмәтле авылдашыбызны лаеклы дип таптылар һәм аны йөз илле сум акча белән бүләкләделәр. Бу гаделсезлектән минем болай да кечкенә булмаган иренем аска таба салынып төшсә дә, Наил абый ни өчендер бик шат иде. “Энекәш, син әлегә барысын да аңлап бетермисең, менә сиңа акча, менә матай, Искәндәр таллыгына барыгыз да, премияне юарга урын әзерләгез”, – дип, миңа бүләккә бирелгән акчаларның бер өлешен тоттырды.
Теге комбайннар парадындагы бәйрәм әле башлангычы гына булган икән, менә Искәндәр таллыгындагысы чып-чын Сабан туе булды ичмасам. Авыл яшьләре арасында монда килмичә калган берәр кеше булдымы икән. Ярар инде, таллык иркен, урын барыбызга да җитәрлек, рәхәтләнеп ял итеп калсыннар. Иртәгәдән колхозда уборка башлана, көзге арышны сугарга чыгып китәбез. Димәк иртә таңнан башлап төн уртасына кадәр безне авылда бүтән күрә алмыйсыз. Җәйге челләдә, рәхимсез кояш астында борыннарга тузан тулып, билчән мамыгы белән башак кылчыгыннан тәннәребез кычытып, ял көннәренең ни икәнен дә белмичә яшь гомерләр басуда үтәчәк әле безнең. Көзгә кергәч җәйге челләне иртәнге суыклар, бозланып каткан пакослар, карлы яңгырлар алыштыра. Ничек кенә булмасын, басудагы соңгы бөртек ашлык амбарга кермичә авылда уборка бетү юк. Шулай да яшьлек барыбер дә үзенекен итә инде ул, эше авыр булса да, ул вакыттагы кызыклы хәлләрне дә, маҗаралы вакыйгаларны да күрә белергә генә кирәк. Ә аларны искә төшерә башласаң гына да берничә китапка җитәрлек. Димәк бүгенге язманы тәмамлаганда да, моның әле дәвамы булачак дип өстәп куярга кирәктер.
Марат ИСХАКОВ. Азнакай, Әсәй авылы |
Иң күп укылган
|