поиск новостей
Көн мәзәге
  • Тәҗрибәле ир-ат пляжда ак тәнле хатын-кыз белән таныша. Чөнки аның әле бөтен ялы алда.  

Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
03.12.2024 Хатлар

Теге кыз егетне күрсә, качачак бит!

Күршем улы өчен борчыла. Тулы гәүдәле, төс-биткә әллә ни искитәрлек түгел, оялчан, кызлар белән аралашмый. Яшьтәшләре белән беркая чыкмый. 30 яшьтә үзе, беркайчан да хатын-кызлар белән мөнәсәбәтләр корганы юк.

Дөрес, югары хезмәт хакы ала торган эштә эшли. Өч бүлмәле фатир сатып алган, ә моннан ни файда — ашханә бүлмәсендә пиццадан калган тартмалар, йокы бүлмәсендә — идәндә матрас җәелгән, бүлмәсендә — әллә нинди кыйбатлы компьютер, телевизор, техникалар һәм космик корабтагы кебек кәнәфи. Шушы кәнәфиенә утыра да, һәрвакыт телефонында яки компьютерында нидер уйный. 

Ни гаҗәп, күршемнең улы гашыйк була. Уендагы кызга. Аларның анда ниндидер бер җәмгыять диярсең, бергә уйныйлар һәм аралашалар. Теге кыз белән виртуаль аралашалар. Фотосын карасаң, шәп кыз, тач модель инде менә, Эдуардтан 12 яшькә яшьрәк.
 
Ахмак та түгел. Каядыр айти белгеч булып эшли икән. Эдуард белән ник аралаша диң син? Инде менә соңгы яңалык — Лиана аның янына, башка шәһәрдән үзе свиданиегә килә икән! Ниһаять, Эдуард урыныннан кузгалган. Бүлмәләрдәге обойларны алыштырган, җиһаз сатып алган. Эдуардның әнисе, күршем коткыга бирелде, теге кыз Эдуардны күрсә, качачак бит. Бер-ике атна күршемне очраттым, хәл-әхвәлләрен сораштым. "Лиана үз кимчелекләре булган гади кыз булып чыкты. Эдуард белән килештеләр. Уртак сыйфатлары да бик күп икән". Инде менә 2 ел үтте. Яшиләр туйга әзерләнә, мине дә чакырдылар. Бәхетләре булсын, менә сиңа интернет мәхәббәт. 
 
 
Фото: ru.freepik.com
 

Римма, Чаллы
Шәһри Казан
№ --- | 03.12.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы