|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2024 Тарих
![]() Ата-бабалары сөйләгән истәлекләр нәсел җебе булып оныклары йөрәгенә кереп калса гына өзелмиВафат булган кешене берәрсе хәтерләсә, ул әле исән, диләр. Ә инде гаилә тарихы да киләсе буыннарга барып җитсен дисәң, хатирәләрне сүзтезмәләргә төреп калдырсаң, тагын да яхшырак, аларны башкалар да укый ала, үткән заманнар да күңелләрдә тирәнрәк уелып кала. Бала үз гаиләсе тарихын, җиде буын ата-бабаларын белсә, гаиләдәге эшкә гайрәтле, сугышта батыр булган бабаларын хәтерләсә, үзе дә аларга охшарга тырышса, нәсел хатирәләре риваятьләргә әверелә. Ә инде үз гаиләң тарихына сакчыл карамасаң, соңгы вәкиле үлгәнче үк нәсел җебең өзелергә мөмкин.
Кызганычка, хәзерге заманда яшьләр нәсел шәҗәрәләре төзү белән әллә ни мавыкмыйлар. Әле яшьләр бу эшнең мөһимлеген аңлап бетермиләрдер. Шуңа күрә мин, Подбельск мәктәбе филиалы булып калган Мәчәләй авылы мәктәбе укытучысы Әлфия Миргалим кызы Таишева, балаларны генеалогия фәне белән таныштырырга кирәк дип, 6нчы сыйныф укучыларын хөрмәтле авылдашлары Галиулла Мәхмүтҗан улы Мамышев гаиләсе белән таныштырырга алып бардым.
Галиулла Мамышев 1941 елның 3 августында дөньяга килә. 1905 елгы әтисе Мәхмүтҗан сугышка кадәр умартачы булып эшләгән. 1941 елда, биш баласын һәм хатынын калдырып, сугышка киткән. Сталинград, Курск өчен сугышларда катнашкан, 1944 елда җәрәхәтләнеп, ике бармагын югалтып, туган авылына кайткан, башта умартачы, аннан төзүчеләр бригадасы бригадиры булып эшләгән, “Северный Ключ” совхозы эшчеләренә өйләр төзегән. 1965 елда пенсиягә чыккан.
Мәхмүтҗан Мамышев “1941 – 1945 Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм “Сталинград оборонасы өчен” медальләре белән бүләкләнә. Соңгы елларында бик каты авырып, 1977 елда вафат була.
Мәхмүтҗан Инсафетдиновичның улы Галиулла - әтисенең лаеклы дәвамчысы. Ул 1961 - 1964 елларда армия хезмәтен Төркмәнстан башкаласы Ашхабад тирәсендә үтә. Кыска вакытлы курсларны тәмамлагач, өч ел буе медсанчастьтә медбрат булып хезмәт итә.
В 1976 - 1987 елларда авыл Советы рәисе булып эшли. Бу чорда Мәчәләйдә Мәдәният йорты төзелә, Советская урамына асфальт түшәлә. Туксанынчы елларда Мулланур Вахитов исемендәге колхоз сөт, йомырка һәм йон тапшыру буенча планны үтәп киләләр.
Гаилә тормышында да бар да яхшы – тормыш иптәше Гөлсинә Гатаулла кызы белән менә дигән өч улларын үстереп, зур тормыш юлына чыгаралар. Гөлсинә ханым пенсиягә чыкканчы сыер савучы булып эшли. Галиулла ага 2012 елдан бирле Үзәк мәчет имамы булып дингә һәм халыкка хезмәт итә.
Галиулла Мәхмүтҗан улы 1965 елда ук, әле армиядән кайткан яшь кеше булуына карамастан, гаилә шәҗәрәсен төзи башлый. Менә очрашуга килгән укучыларны да ул генеалогия агачын төзү серләре белән таныштырды. Балалар аны бик кызыксынып тыңладылар, күпсанлы сораулар бирделәр. Бу эшкә сезне нәрсә этәрде, дигән сорауга хуҗа болай җавап бирде:
- Әтием тәкъдим итте. Без аның белән бергә сызымнар ясый, ата-бабаларыбызны искә төшерә башладык. Ул вафат булгач та, мин бу эшне ташламадым. Хәзер инде гаилә агачыбыз тагын да үсеп китте – башта бабаларымны, хәзер инде оныкларымны урнаштырам.
- Генеалогия агачын ясаганда нинди кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин?
- Заманалары башка иде бит, күп документлар югалган, фотосурәтләр төшерергә фотоаппаратлар юк иде, бик күп мөһим даталар истә калмаган.
- Бу эшне башлаганда алдыгызга нинди максатлар куйган идегез?
- Дәвамчыларыбыз ата-бабаларын онытырга тиеш түгел. Без генә түгел, оныкларыбыз да үз тамырларын белергә тиеш. Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк, шуны белегез.
- Үсеп килүче буын кешеләренә ниләр теләр идегез?
- Яхшы укыгыз. Илебезгә хәзер укымышлы, алга карап эш итүче кешеләр кирәк. Туганнарыгыз белән аралашыгыз, кем нәрсә белән яши, нәрсәләргә омтыла - болар барысы да тормыш барышында кемнең кем буласын күрсәтә. Илебезне саклагыз. Хәзер инде сез илебенең сакчылары булачаксыз.
Әлфия ТАИШЕВА |
Иң күп укылган
|