поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, шундый матур песи! Кушаматы ничек моның?
    – Тима.
    – Тимофеймы?
    – Тимерһади.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Октябрь
  • • Раил Садриев - мәдәният хезмәткәре
  • • Фәнис Зыялы - шагыйрь
  • • Ирек Хафизов - актер
  • • Фидаил Зарипов - җырчы
  • • Роза Хәмидуллина - шагыйрә
  • • Владимир Корчагин (1924-2012) - язучы
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
01.12.2024 Икътисад

Татарстанда кыяр, йомырка һәм каймак кыйммәтләнде

Татарстанда бер атнада, 18-24 ноябрьдә, яшелчәләрнең бер өлеше кинәт кыйммәтләнде. Кыярның бер килограммы бәясе 11 процентка — 154,54 сумга кадәр артты. Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булганча, бу узган атнага караганда 15 сумга күбрәк, дип яза "Татар-информ".

Моннан тыш, бәрәңге 9,75 процентка — бер килограммы өчен 40,47 сумга кадәр кыйммәтләнде. Помидор бәясе 8,89 процентка — бер килограммы өчен 180,98 сумга кадәр артты. Башлы суган 7,93 процентка — 40,75 сумга кадәр, ак күчәнле кәбестә 5,75 процентка — 34,58 сумга кадәр кыйммәтләнде. 

Башка категорияләрдәге продуктларның да бәясе артты. Мисал өчен, тоз 1,04 процентка, тавык йомыркасы 1,43 процентка, каймак 2,43 процентка, майлылыгы 2,5-3,2 процент булган пастеризацияләнгән һәм стерильләштерелгән сөт 2,77 һәм 1,68 процентка кыйммәтләнде.
 
Шул ук вакытта азык-төлек продуктларының бер өлеше, киресенчә, арзанайды. Мәсәлән, пешерелгән колбаса бәясе 1,61 процентка, балалар туклануы өчен җиләк-җимеш консервалары бәясе 1,85 процентка кимеде. Алма, кишер, карабодай ярмасы, бодай оны, балалар туклануы өчен ит консервалары, ярым ысланган колбаса һәм башкаларның бәясе 1 процент чикләрендә үзгәрде.

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.12.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы