|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2024 Әдәбият
Милләтпәрвәр, шагыйрь, эгоист. Равил Фәйзуллин белән свиданиеЭх, яратам да инде свиданиеләргә йөрергә. Җегете дә нинди бит әле. Җегет дип инде… Равил абый Фәйзуллин турында әйтүем. Сөбханаллаһ, 81 яшендә дә егетләр кебек… Равил абыйның эш кабинеты безнең редакция күршесендә генә. Узып киткәндә, һәрвакыт елмаеп исәнләшә. Берәр комплимент әйтеп көне буена кәефне күтәреп куя. Беләм инде, минем белән генә шаярып сөйләшми, бөтен кызларның йөрәген эретә ул. Равил абый белән әңгәмә язып бастырырга инде күптән хыяллана идем. Беренчедән, ул – шигърияттә үз стилен уйлап тапкан авангардист әдип, икенчедән, иң яшьли Тукай премиясе алган язучыларның берсе, өченчедән, 22 яшендә үк СССР язучылар союзына кергән шагыйрь. Ул вакытта Равил абый илкүләм иң яшь әгъза булган. Кыскасы, бик кызыклы шәхес.
Менә шуңа күрә, инде ярты ел чамасы әңгәмә бастырыйк дип аптыратам үзен. Тотып кына булмый бит... Юкса, алай тиз дә йөгерми кебек. Бу юлы аның эшкә килүен бүлмәсе янында махсус сагалап тордым. Кеше өзелмәде.
3-4 сәгать көттем. Минем көтеп торганны белде дә, үзе безгә кереп: «Әйдә алайса, киттек», – диде. Менә шулай бер дә көтмәгән җирдән язучының Аккош күлендәге җәйге йортына китеп бардык. Равил абыйдагы авантюризм рухы шул инде ул.
Аккош күле иҗат йорты Казанның читендә урнашкан. Заманында монда байтак язучылар, шагыйрьләр, композиторлар иҗат иткән. Хәзер дә Равил Фәйзуллинның күршесендә генә Ринат Харис, Зиннур Мансуров, Зиннур Хөснияр һәм башка әдипләр тора. Равил абыйның йорты артык зур булмаса да, бар яктан килешле – бакчасы, мунчасы, утын белән ягыла торган миче, парнигында кыярлары бар. Иң кирәклесе – өйнең икенче катында эшли торган бүлмәсе. Бүлмәдәге эш өстәлендә кулъязмалар, «Казан утлары»ның һәм башка журналларның подшивкалары, китаплар тезелеп тора.
Хәзер Равил абый үз архивын тәртипкә китерә. Шунда ук басмага яңа язмалар да әзерли. Үзе кайчандыр шаһит булган вакыйгалар, танышлыклар, төрле хәлләр турында уйлана һәм яза. Хәзер инде шигырьләрне сирәгрәк яза. «Шигырь язу – яшьләр эше», – ди.
– 70 не узгач, һәр көн Ходай бүләге, – ди Равил абый. Тормыштан рәхәтлек алып, шатланып, тыныч яшәргә генә кала. Чыннан да, аның янында үзеңне тыныч хис итәсең. Аккош күлендәге өендә вакыт туктап калган кебек.
Безне Равил абыйның кече улы Газиз каршы алды. Университетта магистратурада укый, шул ук вакытта эшли дә икән. Равил абыйга охшаган, әмма шигырь генә язмый. Яшь аермасы шактый булуына карамастан (Газиз Равил абыйга 58 булганда туа), аралашуларында якынлык һәм ихласлык сизелә. Кайчак икәү бергә әтисенең китапларын укыйлар: теләсә кайсы битен ачып шигырьләре турында фикер алышалар икән.
1990 елларда Равил Фәйзуллин Татарстан Республикасының Югары Советы депутаты булган. Шунысы кызык, 30 август, Татарстан суверенитеты кабул ителгән көнне, аңа беренче булып чыгыш ясарга сүз бирәләр.
- Ул вакытта халык якты өметләр белән яшәде. Үзебезнең җиребезгә, малыбызга хуҗа булабыз дип уйладык.
Минәйтәм, ни өчен ул вакытта сәясәт темасына шигырьләр язмадыгыз, дим. Равил абый: «Шигърият – саф сәнгать, аны сәясәт белән «каралыйсы» килмәгәндер», – дип җавап бирде. Ә улы Газиз, Равил абыйның «Саклыйк республиканы!» шигырен искә төшерде. Язган икән! Гомумән, Равил абыйның шигырьләрен актара торсаң, ниндие генә юк… Эчтәлек ягыннан да, форма ягыннан да төрлечә язып караган. Экспериментлардан курыкмаган.
Кирәк безгә
Тәкъдир шундый: бик аздан
да олы шатлык таба алырга,
сөенергә кирәк безгә
Олимп уты ягар чакта,
сүнеп барган
учагыңа тын өрергә кирәк
безгә.
Заманга иш булыйм дисәң –
кем бер янса –
ун яшьнәргә ,
ун янарга кирәк
безгә исә.
ТОРМЫШ дигән халыкара
сабантуйда
батыр булып
калалырга
кирәк безгә!
Равил Фәйзуллин шагыйрь булырга теләвен бик иртә аңлаган. 1954 елда, мәктәптә укыганда, кулъязма китап чыгарган. Китапта үзенең тырышып укыячагын һәм шагыйрь булачагын язган. Бу идея хыял гына түгел, үзенә күрә максат-план булган. Укытучылары да, гаиләсе дә аның кызыксынуын хуплап торган. Әдәбият теориясе белән таныштырган.
Бераз үсә төшкәч, сугыштан соңгы еллар, шәхес культы заманасы чорында татар шигъриятенең мөшкел хәлдә булуын күреп, бунтарь шагыйрь нәрсәне дә булса үзгәртергә теләгән.
- Сугыштан соңгы елларда татар поэзиясенең торышы без яшьләрне канәгатьләндерми иде. Ничектер яңарту, үстерү теләге көчле иде…
Студент чорындагы шигъри экспериментлар, күрәсең, шулай тугандыр. Бервакыт яшь шагыйрьләр Равил Фәйзуллинга охшатып язарга тырыша башлый, ә өлкән буын шагыйрьләре аларны тәнкыйтьли бирә. «Ничек шул тәнкыйть сүзләренә игътибар итмичә, иҗатыгызны дәвам итәргә көч таптыгыз?» – дип сорагач, Равил абый болай ди:
– Иҗат кешесе ул иң зур эгоист инде. Үзенең күңелен ача, бушата да, имеш, аны башкалар да аңларга тиеш. Әле медаль да бирергә тиешләр. Мин шундый эгоистларның иң яхшысы булганмындыр, күрәсең. Үземнән соң эз калдырырга, эшчәнлегемә игътибар иттерергә теләдем. Әмма үземә ясалма авторитетлар булдырмаска тырыштым. Үз көч-кодрәтенә ныклы ышанычы булмаса, кеше иҗат та итә алмас иде.
Үз-үзеңә таян!
Башың имә , җилләр
иссәләр дә каян!
Киләчәккә карап,
үткәнеңә таян!
Көнләүчеләр гүя
астан чаккан чаян…
Тезеңә бәрсәләр,
кулларыңа таян!
Язмыш ханым усал,
кайчак юри шаян…
Үсү юлларында
иманыңа таян!
Намуслыга кыен, –
Һәркем өчен гаян…
Чит шәфкатен көтмә ,
йөрәгеңә таян!
1981.
Чыннан да, Равил абыйның шигырьләре шыр рефлексия – тормышның теләсә кайсы ситуациясенә туры килерлекләре бар. Миңа ошаган берьюллыкларыннан берсе: «Яшьлек – кесә тулы елан мөгезе».
Шулай да, минемчә, иң күп язганы – мәхәббәт темасы. Тукай премиясен дә шигырьләр китабы өчен алган Равил абый. Шул китапның эчтәлегендә мәхәббәт төрләрен хәтта темалап бүлекчәләргә дә бүлгән. Равил абыйдан шул уңайдан гашыйклык турында сөйләвен сорадым.
– Сөйли алам, бу бик деликат тема, тәҗрибәм бар – берничә мәртәбә рәсми никахта булырга туры килде. Рәсми булмаган гашыйклыклар да булды анысы. Яшь чакта гашыйк була идем дә, җаным-тәнем белән каплана торган идем: шундук, әйдә киттек, язылышырга дип, ЗАГСка чакыра идем. Иң кызыгы, чыгалар иде! Самимилек тә булгандыр инде. Әмма һәммәсе ихлас булды, чын күңелдән булды... Бервакыт кемдер: «Кайсы хатының иң яхшысы булды соң?» – дип сорады. Минәйтәм, алар барысы да миннән яхшы иде. Чыннан да шулайдыр ул.
Равил абыйдан: «Тормыштагы берәр нәрсәгә үкенәсезме?» – дип сорыйм. Бераз уйлап торгач, «Юк,– дип җавап бирә ул.
– Үкенү әллә ни зур файда китерә торган хис түгел. Шулай да вакытны бушкарак үткәргән көннәр булды. Үткәннәрне кайтарып булмый, вакытның кадерен белергә кирәк».
Шулай ук Равил абый үзе аралашкан язучылар, әдипләр турында бик яратып сөйли. Соңгы берничә буын язучыларны үзе күреп белә. Кем турында сорасаң да, алар белән бәйле берәр кызыклы яки гыйбрәтле вакыйга сөйли ала.
Равил абый: «Яшьләр белән олы буын арасында буыннар чылбыры өзелмәсен иде», – ди. Бу гомуми сүзләр генә түгел. Чөнки аралашканда ул яшьләрне аңлый, тыңлый, алар белән уртак тел таба белә. Миңа шунсы ошады: фикерләрен ачыктан-ачык сөйли, нәрсәнедер белмәсә, «белмим» дип әйтергә курыкмый, өстәвенә шаян һәм кызыксынучан. Кыскасы, җаны-тәне белән яшь ул.
Җәен Равил абый көн саен урман уртасында ышыкта урнашкан тирән күл янындагы кече тирән күлгә коенырга төшә. Интернет карталарда атамасы юк ул күлнең, аны үзара Фәйзуллин күле дип йөртә башладык инде. Күлле булмаслык та түгел. Аның нинди йөзүче булганын байтак кеше белә.
Шулай бервакыт ул Казансу буйлап, Компрессорныйдан хәзерге Киров дамбасы күперенә кадәр йөзгән. Берсендә кемдер: «Әй, агымга ияреп йөзеп төшүнең нәрсәсе бар»,–диюенә үчегеп, кирегә дә йөзеп килә башлаган, имеш. Менә шул суларда мин дә йөзеп кайттым, җәмәгать. Дөресен генә әйткәндә, эшләп түгел, ял итеп кайттым. Алай болай Равил абый тагын су коенырга чакырса дип, эшкә коену костюмы белән белән тастымал алып килеп куясы булыр әле.
фото: Фирүзә Вәлиева
Зөләйха КАМАЛОВА |
Иң күп укылган
|