15.07.2011 Экология
Хәсән бабай коесын бергә яңартыйк
Сулар алган саен чүпләр чыга,
Кое буралары черегән.
Ә җанымда минем шуңа борчу бүген,
Гуя бозлар анда эрегән.
Үзгәрәчәк бар да, черекләрдән
Арындырып кына куюдан.
Көмеш сулар эчертәсем килә
Әбиләргә шушы коедан.
Коеларны чүпли, коеларны,
Күңелләрдә җанның череге,
Чистартасын кемнәр уйлап торган -
Мәрхәмәттә җанның иреге!
Коелары иске Иске Авылының,
Әллә кошлар төшеп эрегән,
Ә сулары... Суы кемеш кебек,
Буралары гына черегән!!!
Бу шигырь бик күпләрне битараф калдырмас дип уйлыйм. Нурлат районында Иске Авыл дип исем бирелгән авыл бар. “Иде” дип әйтергә тел әйләнми. Авылда бик күптәннән әби- бабайлар гына яши. Яшьләр юк. Чөнки анда беркайчан да юл булмады, әле дә әби-бабайлар үзләре кышка утын әзерләп утын яга, кибет юк һ.б. Кайчандыр анда ферма да булган, мәчете дә бар иде (ул ике тапкыр янды инде), ләкин ни генә булмасын, олыгайган көндә авыл картларының авылдан китәселәре килми шул. Бәхеткә каршы, юллары бар, балалар кайтып хәл белеп китәләр. Авылда, әлбәттә, өйләргә су кертелмәгән. Әбиләр иске коелардан су ташый. Заманында Хәсән бабай коесы бар иде, иң тәмле су шунда иде... Суы кемеш кебек иде, ераклардан киләләр иде шуннан су аларга, дип өзгәләнеп искә алалар. Бәлки, мине ишетүчеләр Коены реставрацияләүдә ярдәм итәрләр? Бер рәхмәт мең бәладән саклар диләр. Ярдәм кулы сузучыларга алдан ук рәхмәтебезне белдерәбез!
Рәмзия Галәметдинова,
тел: 89196447332