|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2024 Киңәш-табыш
Елга бер тапкыр нәрсәләрдән котылырга кирәк?Күпләр хезмәт итүдән туктаган әйберләрне чыгарып ташларга батырчылык итми. Вакыт үтү белән теләсә нинди йорт иске әйберләр складына әверелә. Психологлар моны үзгәрешләр алдыннан була торган курку хисе белән аңлата. Күпләр йорттагыларга күптән инде хезмәт итүдән туктаган әйберләрне ташларга батырчылык итми. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә кагыла. Алар алдагы көннәрдә үзләренә кирәк булмаячак әйберләрне җыялар да, җыялар... Бу җәһәттән яшьләр белән эшләр җиңелрәк тора. Ләкин аларның да күбесе кирәкмәгән әйберләр белән хушлашырга теләмиләр. Моны бер генә нәрсә белән аңлатып була – “бәлки, кирәге чыгар” дип уйлый алар.
Шулай итеп, кирәкмәгән әйберләрдән торган чүплек зурайганнан зурая бара. Мондый чүп-чарның бер өлеше гаражга, келәткә, дачага күчә, ләкин ташланмый. Барлык куркуларны һәм хорафатларны җиңәргә һәм иске әйберләрдән котылырга кирәк. Җыелып ятмасын өчен, елына бер тапкыр нәрсәләрдән котылырга кирәклеген төгәл аңларга кирәк. Шулай итеп, нәрсәләрдән котыла башлыйбыз:
- иң беренче чиратта, төрле дарулар, яраклылык вакыты чыккан мазьлар.Алар инде кирәк түгел, ләкин киштәдә яки ящикта күп урын алып торалар. Боларның барысын да, бер секунд та уйлап тормыйча, чүп-чар савытына озатырга кирәк.
- аннары кибетләрдән пакетларга ияреп кайткан төрле чекларны, квитанцияләрне, открыткаларны, язуларны, актуальлеген югалткан күптәнге документларны карагыз. Болар барысы да ниндидер ящикта яки тартмада бөтенләй кирәксез чүп-чар булып ятарга мөмкин. Озакка сузмагыз – котылыгыз. - шуннан соң иске гәзит-журналлар, хушбуйдан бушаган савытларга чират җитә. - күптән ватылган йозак ачкычларын, тузган аяк киемнәрен, ватык чынаякларны, тәлинкәләрне саклаудан да файда юк. Ике дә уйлап тормый, чүп савытына салыгыз. Болар инде кирәк булмаячак. Шуңа күрә үкенмичә генә саубуллашу яхшырак. - Чатнаган һәм ярылган саба һәрвакыт ызгыш-талаш китереп чыгара. Ташлагыз. Йортыгыз чиста-пөхтә, уңайлы, күңелгә рәхәтлек бирә торган күркәм йорт булсын!
Руфина ТАҖИЕВА |
Иң күп укылган
|