|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2024 Мәдәният
Багдадта Татарстан киносы көннәре узачак30нчы ноябрьдән 3нче декабрьгә кадәр Иракның башкаласы Багдадта Татарстан киносы көннәре узачак. Әлеге чара Казанның “Алтын минбар” кинофестиваленең һәм Иракның мәдәният министрлыгының, Багдад кинофестиваленең хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә барлыкка килде. Татарстан киносы көннәрендә Багдад тамашачыларына «Тарлан», «Ибн– Фадлан», «Хәлимә» нәфис фильмнары, «Мой народ. Татары. Код успеха» дигән документаль фильм һәм «Әлдермеәтән Әлмәндәр» мультфильмы күрсәтеләчәк. Шулай ук «Ибн – Фадлан» фильмның режиссеры Айназ Мөхәммәтҗанов һәм «Тарлан» фильмының продюсеры, «Татаркино»ның директоры Миләүшә Айтуганова белән иҗади очрашулар да булачак.
--- |
Иң күп укылган
|