поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
29.11.2024 Хатлар

Дөнья безнеке түгел, үкенечләр генә безнеке...

Кызым кавышу-аерылышу, ир-хатын, килен-каенана тормышына, гаилә яшәешенә багышланган газета алып кайткан иде. Укый башлауга, сәер генә мәкаләгә юлыктым. Бер ханым яза: әни гаиләбезне тарката ди. Яхшы гына йорт җиткереп кергән, ире дә тырыш-булдыклы, балалар үстерүче тату-тыныч гаилә булган болар.

Ирнең әти-әнисе янында сеңелкәше үзенең кыз баласы белән яшәгән. Ләкин бер ел элек ирнең әтисе үлеп киткәч, әнисе, үз йортын калдырып, болар янына килгән. Менә шуннан соң гаиләдә матур гына барган тормыш үзгәргән инде. Әби йортта хуҗа шикелле үз законнарын, үз тәртипләрен урнаштырырга тотынган. Бу хәл балаларга да, иргә дә ошамый башлаган. Инде хатын: “Миңа нишләргә, каенана-әнигә дә сүз әйтә алмыйм, иремне дә югалтудан, гаиләмнең таркалуыннан куркам”, -- ди. Сез нишләр идегез дип, газета укучылардан киңәш сорый. 

 
Әйе, бик авыр хәлдә калган бу ханым. “Әти-әни бар булсын, авызы-борыны юк булсын” дисәләр дә, әнигә дә авыр сүз әйтеп булмый. “Ир бирмәк – җан бирмәк” дигәне дә бар бит әле аның. Ирләр бик озак түзмиләр алар. Адәм баласына борчу-мәшәкатьсез торырга димәгән бугай инде. Аллаһ ярдәме, үз көче белән булдырган тормышына берәү дә кешене хуҗа итәргә теләми. “Кунак булсаң, тыйнак бул” дигәннәр бит әле. Бардыр тыныч кына риза булып яшәүчеләр дә. Ләкин аны булдыруы бик авыр шул.  
 
Килен кешенең язуына караганда, ул әни әле карт кешегә охшамаган. Өе булгач, анда иптәшкә кызы, оныгы да булгач, үз өендә яшәсә дә яхшы булыр иде дә. Кызың синеке булса да кияү синеке түгел инде. Алар бер гаилә, бер киңәш, бер тормыш анда, кеше сүзе керми, әни сүзе дә дөрес түгел, аларның үз яшәү рәвешләре, үз табышлары, тәртип тә аларча. Кызны кешегә биргәч, безнең закон көчен югалта, аңа без хуҗа түгел, алар үзләре хуҗа.
 
Мин үзем дә кызым белән кияү йортында яшим. Малайлар, киленнәр дә бар, ике матурым да бар, малай белән кыз. Дөрес, балалылары аерым фатирда яшиләр. Шулай да әти-әни яныннан ерак китмиләр инде. Бабаем үлгәнгә 18 ел. Яшь чакта бик әлләкем булмаса да, бабай булгач бергә хәйран рәхәт иде. Нишлисең, гаражга чыккан җирендә үлеп китте. Менә шуннан соң башланды инде “рәхәт” көннәр. 16 елын фатирда үзем генә яшәдем. “Әй, рәхәт иде!” – дип әйтә алмыйм, “ялгызлыкны яуга бирсен” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Әле дә ярый күршеләр әйбәт булды. Балалар бездә тор дисәләр дә, әй, геройланып: “Хә-ә-зер, анда нишлим мин, үз өемдә дә бик яхшы әле, сезне борчып йөрергә, сез бит көн буе эштә, анда да ялгыз, монда да ялгыз”, -- дип шәбәя идем. Имеш, аларны борчымыйм. Картайгач, чирләгәч, герой булып булмый икән. Әле шул ялгыз килеш тә операция дә кичердем. Авыртуның беткәне юк инде аның. Әле йөри, яши идем, тырыша идем балаларны борчымаска, кичтән әйбәт кенә яттым, ә төнлә инде аларга барып егылганымны сизми дә калдым. 
 
Тормышым елап утырырлык түгел, сүз әйтүче юк, әйтсәң, өйрәтсәң, тыңлаучы юк, үзләре өйрәтәләр. Без яшәгәндә тормыш та, гореф-гадәтләр дә башка иде. Хәзер яңа гасыр, яңа тормыш, без дигәнчә түгел. Ярар, анысы әһәмиятле түгел, тормышымнан, яшәвемнән зарланмыйм, Аллаһка шөкер. Тик... Тик менә үз өемне сагынам. Сагынам – вәссәлам! Нишләр идем инде мин анда, өйдә бер ялгызым? Күршеләр дә гел сине саклап тора алмас, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөрер идем, нишлим дип. Ярый авыр чакта балам – кызым бар, инде Аллаһ Тәгалә аларны тигезлектән, сәламәтлектән аермасын. 
 
Балаларны үстергәндә төрле чак була, ялгыш юлга басмасыннар дип күздән югалтмаска тырышасың, усалланып, әрләгән чаклар да була. Шул гадәт гомергә бара, безнең өчен алар һаман бала, аларны һаман күздән ычкындырмаска, белгәнебезне аңлатырга тырышабыз, балаларыбызның инде үзләре әби-бабай булганнарын онытабыз. Кайчакта кирәк булмаган нәрсәләргә өйрәтеп тә куябыз, ә бу инде балаларыбызга ошамый, яратмыйлар, ә безнең хәтер кала, тыңламыйлар, сөйләшмиләр дибез. Ә без үзебез дә яшь чакта өйрәткәнне, тикшергәнне яратмый идек бит. Әйе-әйе, яратмый идек өйрәткәнне, зур үстек, үзебез күп белә идек, күп белдек, сөртенеп егылдык, авыз-борыннар канады, еладык. Елап ятып кына булмый шул, торасы, яшисе булды. Без егылып борын канатканда әни-әбиләребез елады, үз борчу-мәшәкатьләрен оныттылар, безнең өчен кайгырдылар. Алар безне кайгырткан кадәр хөрмәтли алмадык, үз мәшәкатьләребезне хәл итеп йөрдек. Ялгышканмын, иң башта хөрмәт әни белән әбиемә тиеш булган. Өч көнлек дөнья малына алданып, дөнья куган булганбыз, ә нәрсә оттык соң? Күз яшьләре, үкенечләр калды, дөнья безнеке түгел, үкенечләр генә безнеке. Хәсән Туфан язганча: “Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте... Кайсыгызның кулы җылы -- бәйлисе бар йөрәкне”.
 
Үз өемдә яшәгәндә дә, хәзер дә гомерлек күршем булган, икенче кызым урынына булган Васильева Нина Исхаковна турында да язып үтәм әле. Әти-әниләре исән чакта ук күршеләр идек. Тоня апа белән Исхак абый – удмуртлар иде. Әни шикелле иделәр, мунча якса да, коймак пешсә дә, балалар калдырып торасы булса да, өйдә буран булса да аларда була идем инде. Алар киткәч, Нина үз канаты астына алды. Хәзер дә без бергә. Минем бабай китте, Нинаның да әти-әнисе китте. Без ике ятим гел бергә булдык. Нина, әйдә, гөмбәгә барыйк, әйдә, чишмәгә суга барыйк, әйдә, каен җиләге пешкән, әйдә, тауга меник, җиләк пешкәндер, әйдә, ярминкәгә чыгабыз, әйдә, РДКда кичке уен була, барыйк! Китәбез -- бармыйбыз, булды-җитте дими. 2010 елның үзегез беләсез инде нинди кызу, коры килгәнен. Нинам балалар бакчасында каравыл тора. Кич китәм аның янына, әйдә, мин ишегалдында гына йоклыйм дим. Ничә еллар үз әнисе кебек мине үзеннән калдырмады. Хәзер дә, Нина телефон эшләми, газ миче сүнде, җылытмый дисәм, Нина беренче каттан безнең өченче каттагы фатирга менә, гаебен тапса үзе рәтли, тапмаса, мастер Андрейны тиз генә чакырып ала. 18 ел буена шулай булышып яшәде. Ник балаларың килми диярсез, алар икенче, яңа районда, алар килгәнче Нина рәтләп куя. Балаларның бит кайсы эштә, йә машина өйдә түгел. Шулай яшәдек Нина белән. Хәзер дә миңа ярдәм итә ул. Сер сөйләсәң, кешегә сөйләми, зарлансаң, хәзер сүз табып тынычландыра. Фатирны карарга, түләү түләргә киләм дә, киткәндә: “Мин киттем, мама”, -- дим. Әйберем күп булса, озатып куя. Менә шундый күршем бар минем. Борчылсак, мин – аны, ул мине тынычландырып, бер-беребезне юатышабыз. Аңа рәхмәтем чиксез, нинди рәхмәт әйтсәм дә аз булыр. Балалары да бик яхшы, бер кызы врачлыкка укып чыгып врач булып эшли, бер оныгы инженер. Аллаһ Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын аларны. 
 
Йортыбызда яшәүчеләр дә бик әйбәт кешеләр, тавыш-гауга чыгарып, эчеп-сугышып йөрүчеләр юк, эшлиләр, коммуналь түләүләрен дә түләп баралар, бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәттә, мин әби кеше аларның барысына да әби. Бәхетле булып, мул тормышта гомер итсеннәр. Мин бик рәхмәтле күршеләремә.

Люция ГОМӘРОВА, Кукмара
Татарстан яшьләре
№ --- | 29.11.2024
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе