|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2024 Шоу-бизнес
Сиринә Зәйнетдинова: «Бәлки мин үзем вакытымны ычкындырганмындыр?..»Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинованың соңгы вакытта тормышында да, иҗатында зур үзгәрешләр күзәтелә. Әле шушы көннәрдә генә ул сәхнәгә, иҗатка бәйле кызыклы фикерләрен социаль челтәрләргә урнаштырган. «Сәхнә… Ничә еллар мин шул сәхнәдә. Ә сәхнәгә менәргә миңа соң түгелме? Әйе, соңгы 2 елда бик төпләп, үземнең иҗатымны күтәрергә тырышам. Озын юлларга гастрольләргә чыгып китәм. Зур концертлар белән төрле төбәкләрдә булам. Ә миңа соң түгелме шулай йөрергә, бәлки мин үзем вакытымны ычкындырганмындыр? Юк, минем кадерлеләрем! Сәхнәгә менәргә беркайчан да соң түгел! Син 18дә булсаң да, 50не узсаң да СОҢ ТҮГЕЛ! Һәрнәрсәнең үз вакыты. Әгәр дә син сәнгать тормышында янып яшисең икән, ул берыбер берәр кайчан бәреп чыгачак. Мин җыр юлы белән атлыйм. Мин сәнгать, иҗат белән яшим. Бөтен күңелемне, эчке халәтемне җырларыма салам. Җыр юлына басарга беркайчан да соң түгел», – дигән ул.
--- |
Иң күп укылган
|