|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2024 Хатлар
Туганнар...Беркөнне телефонымда актарынып утырганда, мессенджерда бер сурәт “пәйда булды”: урта яшьләрдән олырак, бик заманча киенгән ир бер кулы белән пальмага сөялеп тора. Озак кына уйлап та кем икәнен искә төшерә алмагач, тоттым да, үзенә чылтыраттым. Баксаң, бу ир миннән ун яшькә яшь туганнан туган энекәш икән. Ул заманында медицина институтын бетереп, теш врачы белгечлеге алгач, хәрби хезмәткә китте. Аннары отставкага чыгып, хатыны туып-үскән шәһәргә кайтып яши башлады. Сеңелесен, апасын ияртеп, безгә дә бер-ике мәртәбә кунакка кайтып китте. Сакал үстерүе, шәригать кушканча яшәве белән шулчак бераз гаҗәпләндергән иде. Мин табынга куйган хәмергә күз дә төшермәде ул. Соңгы тапкыр кайтып китүеннән соң ике атна да үтмәстән, хәбер килеп иреште: әлеге энекәш бүтән диндәге, кечкенә кызы булган хатынга өйләнгән һәм алар бергә стоматология клиникасы ачканнар. Әлбәттә инде, ул сакалын кырган һәм бүтән тормыш кыйммәтләренә нигезләнеп яши башлаган. Туганнан туганымны шуннан соң егерме ике ел күргәнем булмады. Аның турында сирәк кенә хәбәрләшеп торган сеңелкәштән генә ишеткәләдем. Инде менә үзем чылтыраткач, аңардан пальма янында кайсы илдә фотога төшүен сорадым. “Белмим, хәтерләмим, без чит илгә елына дүртәр мәртәбә чыгып керәбез”, – диде ул. Латин Америкасында да булганнар икән. Әлеге фотосын җибәрү сәбәбе шунда, аларга бүтән шәһәрдән кунакка туганнан туган сеңелкәшебез кайтачак икән һәм ул аны сеңелкәш белән миңа алып килеп кунак итәргә уйлап тора икән. Алар килсәләр, без, әлбәттә инде, йөзебезгә кызыллык килмәслек итеп, әйбәтләп кунак итеп җибәрербез. Шулай да әлеге сөйләшүдән соң минем күңелдә бераз күләгәле хатирәләр яңарды.
Безнең әти белән әни әйтеп бетермәслек киң күңелле кешеләр, туганнар белән дә, чит кешеләр белән дә тыгыз аралашып яшәргә яраталар иде. Җәй көне безнең өйнең кунаклардан бушаганы булмады. Без юньләп белмәгән ерак туганнар да кайтып, айлар буе торып китәләр иде. Хәтерлим әле, әти үзенең исәпсез-хисапсыз дусларының чираттагыларын алып килгәч, табынга куярга әйбер булмагандыр инде, әни кабымлыкка яшел помидор турап куйган иде. Шөкер, ул заманнар һәм ул кешеләр үтеп китте, икенче чор килде. Хәзер кунакка бару түләүле. Шәхсән үземнең күршегә кергәндә дә буш кул белән кергәнем юк. Узган ел дүрт яшьлек оныгым Дианадан: “Син кайсыбызны күбрәк яратасың: минеме, әллә мин биргән бүләкнеме?” – дип сораган идем, әле алдарга өйрәнмәгән бала: “Син алып килгән бүләкне күбрәк яратам”, – дип әйтте. Мин үземнең фикерләремдә, әлбәттә инде, кунак һичшиксез бүләк белән килергә тиеш дип сүзгә басым ясамыйм. Гади итеп әйткәндә, замана кыланмышлары турында язам.
Егерме ике ел буе югалып торган туган, баеп китеп, бәлки үзен инде болытлар өстендә дип хис итеп, фото җибәреп, безнең белән аралашу теләге барлыгын белдерүне үзенә күрә бик зур эш эшләдем дип саныйдыр. Ләкин алай булса, бик ялгыша. Хосусый милекчеләрдә эшләгәндә мин ул яңа байларны бик күп күрдем. Тәрбияле, ихтирамга лаеклыларын да, әлләни ис китмәслекләрен дә очратырга туры килде. Мин өч сыйфатка ия кешене хөрмәт итәм. Ул ихлас, культуралы һәм нәрсәгәдер сәләтле булырга тиеш. Ә бай яки ярлы булуы бернинди дә әһәмияткә ия түгел. Аннары, мин ике мең уналтынчы елда йөрәккә шунт кую операциясе ясаткач, дарулар күп эчкәнлектән укшып, идәндә дүртаяклап мүкәләп йөргәндә, бу энекәшкә хәл белешергә була иде. Шуны да искәртәм, үзен һәрвакытта да тыйнак итеп күрсәткән татар колагына әлеге сүзләр катырак яңгырыйдыр, ләкин мин дә беркем алдында да бу дөньяда һәрвакыт яхшы гына булачакмын дигән вәгъдә бирмәдем.
Миннән биш яшькә кече икенче бер туганның, сөйләшергә өйрәнгәч үк, көчле якны яклап, салпы якка салам кыстыру гадәте барлыкка килде. Башы юньләп эшләмәсә дә, ул кичке институтны тәмамлап чыга алды. Яхшы гына җиргә урнашып, шунда начальник урынбасары булып эшләп йөрде. Бер елны мин аннан бер ярдәмсез булган таныш хатынның кызын эшкә урнаштыруын үтендем. Әллә булдыра алмады, әллә теләмәде – гозеремне үтәмәде. Шөкер, икенче җирдән ярдәм иттеләр. Хәзер ул кыз бүлек мөдире һәм өч малай әнисе.
Пенсиягә вакытында куып чыгарылгач, ул туган миңа еш чылтырата башлады. Беләм: берәр әйбер сораячак, шуңа трубканы алган юк. Ләкин беркөнне сәүдә үзәгендә йөзгә-йөз очраштык. “Әйдә әле, синең машина белән балыкка барыйк әле, бензин бәясенең яртысын түләрмен”, – диде ул. “Джибың бар бит, шуның белән бар”, – мин әйтәм. “Джип тигез юлда йөрер өчен генә яралган, ә анда юллар сикәлтәле”, – дигән иде, мин: “Алайса гадирәк машина ал, акчаң күп, әнә нинди коттеджларда торасың”, – дигәч, гел мескенләнеп кеше өстеннән яшәргә күнеккән бәндә миңа рәнҗеп киткән булды. Һәрвакыт, һәр җәмгыять моделенә яраклаша белү – андыйларның ипие һәм һөнәре.
Беркөнне мунчага барырга әзерләнеп йөри идем, ишеккә звонок бирделәр. Ачсам, сеңелкәшнең ире олы апаның кунакка кайткан улын миңа кунакка алып килгән икән. Аркасына зур гына рюкзак аскан әлеге энекәш белән танышып исәнләштек. Мин аңардан тормышы турында сораштыра башладым. Кырык өч яшь икән үзенә, гаиләсе юк, Санкт-Петербургта ике бүлмәле фатир арендалап яши икән. Телефон аша бизнесменнәрга төрледән-төрле консультация-киңәшләр бирәм ди. Күпме акча эшләвен сорагач: “Бер айда кырык мең булса, икенче айда дүрт йөз мең сум булырга да мөмкин”, – диде. “Мин Питерга барсам, кунакханәдә урыннар булмаса, сиңа мөрәҗәгать итәргә ярыймы?” – дип тә сорадым әле. “Әгәр дә инде урыннар беркайда да булмаса, чылтыратырга ярый”, – диде. Аннан биштәрен сүтеп, нәрсәдер эзләргә тотынды. Минем эчкә җылы кереп китте: әллә инде шуннан кадәр кайтып, абзасына берәр “чәкүшкә” алып кайтканмы, дим. Алайса, авылда яшәгәндә безгә кайткан бетмәс-төкәнмәс туганнар ике кулларын селтәп яки бер килограмм мендәр конфет алып кайтып, атналар буе сыйланып китәләр иде. Энекәш тә шул традицияне бозмады: эзли-эзли тирләп бетеп, миңа кош теле кадәрле визиткасын табып алып бирде.
Совет заманында эшлексез, әмма елгыр бәндәләр иллә дә күп иде, алар күбрәк партия һәм профсоюз тирәсендә йөриләр иде. Андыйлар хәзер дә аз түгел. Тузан йотмыйча, биртелмичә генә эшләргә яралган халык хәзер күбесенчә дин белән бизнес тирәсендә йөри. Бу энекәш тә шуларның берсе дигән нәтиҗәгә килдем. Операциядән соң юньле физик формага килә алмаган вакытымда шул ук бизнес белән шөгыльләнүче бер таныш эшмәкәр, ким дигәндә, биш мәртәбә чылтыратты. Корбан гаетенә сарык суйган икән, шуннан миңа да өлеш чыккан. Соңгы мәртәбә чылтыраткач: “Йә итеңне алып кил, йә бүтән чылтыратма”, – дидем. Шуннан ул миңа башта целлофанга, аннан газетага, аның өстеннән изолента белән урап чыккан, хатын-кыз учының яртысы кадәр ит кисәге алып килде. Үзенә кирәк вакытта мәчет тирәсендә йөрештергән бер бәндә: “Корбан итен шулай итеп бирәләр дә инде”, – диде. Шулай да, мин булсам, бер утырып ашарлык корбан ите алып килә алмаганда, кешегә килеп тә йөрмәс, бишәр-алтышар тапкыр чылтыратмас та идем.
Сүз иреге бирелгән вакытларда бер язучы, имештер, патша вакытында татар байлары милләтнең укымышлыларын Сорбонналарда укытканнар дип лаф орды. Ләкин мин бик күп китап актардым, анда андый юмарт байларны да, Париж университеты Сорбоннада укыган шәкертләрне дә таба алмадым. Элеккеге татар байларының кайберләре шәригать законнарының бер ишләрен үтәп яшәгәннәр, кайбер очракта, заводларында эшләтер өчен, үз акчаларына һөнәргә өйрәткәннәр, мәчеткә акча биргәннәр, әлбәттә инде, яңа, яшь хатыннар алганнар. Хәзер, әле капитализм оешып кына килгәндә, беренче дәвер байларыннан зуррак күләмле хәйриячелек көтү ялгышлык булыр иде. Шулай да аларның гүзәл затларның иң гүзәлләрен үз канат асларына алмыйча калганнары юк. Хосусый милекчеләрдә эшләп йөргәндә бер гүзәл затка балкон тышларга туры килде. Үзе сөйләвенчә, сөяркәсе аңарга ике бүлмәле квартира алган, анда барлык мебельне урнаштырган, чит ил машинасы алып биргән. Кеш (соболь) мехыннан тегелгән тун, шундый ук бүрек бүләк иткән. Һәм бу чибәркәй шул затлы киемнәрен киеп, социаль яклау бүлегенә барган булган. “Чиратта торучылар миңа шулкадәр нәфрәтләнеп карадылар, шундый уңышсыз кешеләр арасында озак тора алмадым, кайтып киттем”, – диде ул. Әлбәттә инде, классик әйтмешли, бу дөньяны коткарырлык чибәрлеге булганда ул бервакытта да ач та калмас, акчасыз да булмас.
Үземә килгәндә, югарыда язылган туганнар мәсьәләсендә бер генә теләк бар иде, берәрсе белән очрашып, әйбәтләп сыйланып, мәтрүшкә катыш дүләнәле чәйләр эчеп, мунча керергә. Ләкин өчесе арасында да мунча керерлеге һәм сөйләшеп утырырлыгы да юк. Һәм моның әлләни үкенече дә юк.
Марат МӨХӘММӘТШИН. Чаллы |
Иң күп укылган
|