|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2024 Медицина
Игезәк бәби табарга җыенган анага анестезия урынына ялгыш башка препарат кулланганнарХәзер табиблар аның хәлен яхшырту өчен мөмкин булганның барын да эшли. Ульяновск хастаханәсе табиблары изге апостол Андрей Первозванный хастаханәсендә бала табарга җыенган хатын-кыз организмына анестезия урынына ялгыш башка препарат керткән. Хәзер медиклар аның хәлен яхшырту өчен мөмкин булганның барын да эшли, ди хәбәр итә “ТАСС”. Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, игезәк бала тудырган хатын-кызны Ульяновск өлкә клиник хастаханәсенә күчергәннәр. Министрлык әлеге очрак буенча тикшерү үткәрә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә хәбәр ителгән.
--- |
Иң күп укылган
|